Балтаси.ру - городской портал!


Гео и язык канала: Россия, Русский
Категория: Новости и СМИ



Гео и язык канала
Россия, Русский
Категория
Новости и СМИ
Статистика

Белдерү!


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Таиф стабильно


🚨 В Татарстане 7 октября включат сирены — МЧС

В республике пройдет плановая проверка системы оповещения населения. Жителей просят сохранять спокойствие.
Предупредите близких


Беренче кар ❄️


Матур көз 🍁🍂


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Тимерязев исемендәге күмәк хуҗалыгы


7 октябрь 19.00
Балтачка Сәхия килә

Минзәлә театры Балтачка Фәнис Яруллинның "Сәхия" спектаклен алып килә. Спектакльне "Кеше китә - җыры кала", "Ай булмаса, йолдыз бар" сериаллары режиссеры Алексадр Далматов куйган. "Сәхия" спектакле язмышка каршы тора алучы хатын-кызлар турында.

Язучы Фәнис Яруллинның «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра» повестенә нигезләнгән драма (инсценировка авторы — Алсу Хәбибуллина) Сәхия язмышы аша бөтен бер чор – көчле хатын-кызлар язмышын чагылдыра.

1940нчы еллар. Әнисенең фаҗигале үлеменнән һәм әтисенең фронтка китүеннән соң, яшь Сәхия исән калу һәм гаиләсен яклау өчен үзенең хатын-кызлыгыннан ваз кичә. Ул үз өстенә ир-ат җаваплылыгы алырга, көч белән эш итәргә мәҗбүр була. Нәтиҗәдә, кыска итеп киселгән чәч, ир-ат киеме, авыр эш… Сәхия сугыш белән таланган авыл таянырдай көчле егет «Сәхи»гә әйләнә. Ул үткән юл – Татарстан авылыннан Себер нефть вышкаларына кадәр – үз-үзеннән качу, эзләнү, бәргәләнү. Әмма мәхәббәт аны асылына кайтырга, үткәннәрнең йомгагын сүтәргә, күптән онытылган яраларны актарырга һәм иске нигездә яңа йорт салыр өчен туган нигезгә юл тотарга мәҗбүр итә.

«Сәхи(я)» – үз-үзең булу хокукының нинди авырлык белән бирелүен аңларга мәҗбүр итә торган спектакль.


❄️ До -2 градусов опустится температура в Казани — МЧС

ГИБДД предупреждает о риске заносов, будьте осторожны!


3 октябрь көнне, ат чабышы сезоны ябылу уңаеннан, «Сабантуй» паркы янәшәсендәге болынлыкта, традицион ярышлар узачак.

Ярышлар – Хәрби батырлык һәм Хезмәт фидакарьлеге елы, Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм экстра класслы ат үрчетүче Габдрахман Әхмәт улы Ишморатовның якты истәлегенә багышланып, ике яшьлек атлар, чиста токымлы айгырлар һәм бияләр арасында, 1400 – 2000 метр аралыктагы дистанцияләрдә оештырыла.

Чабышта катнашырга теләк белдергән җайдакларның үзләре белән медицина справкасы, паспорт копиясе, саклагыч шлемнары булуы шарт! 14 яше тулмаган җайдакларга, бары тик әти-әнисенең рөхсәт кәгазе булган очракта гына, ярышларга катнашу рөхсәт ителә. Атлар – паспорты, ветеринар күзәтү узганлыгы хакында (1нче номерлы форма яки 4нче номерлы белешмә) белешмәсе булган очракта гына чабышта катнашу хокукы алачак.

Ярышларга теркәлү иртәнге сәгать 9.30 - 10.30.
Ат чабышларына старт 11.00 сәгатьтә бирелә.

Хөрмәтле райондашлар, сезне сезон ябылу уңаеннан оештырылган ат чабышларына чакырып калабыз. Ярышлар имин һәм күтәренке рухта узсын!


Районыбызда өлкәннәр декадасы кысаларында көзге ярминкә узачак

Көз – муллык-хөрлек белән сугарылган фасыл, нәкъ шушы чорда һәркем дә салкын чорларны кайгырта.
Шул уңайдан, 3 октябрь – шимбә көнне, район үзәгендә һәм Чепья авыл җирлегендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсен уздыру күздә тотыла.

Ярминкәдә, гадәттәгечә, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, җәмәгать туклануы предприятиеләре – сатып алучыларга, кулай бәядән, беренчел азык-төлек продукциясен тәкъдим итәчәкләр.

Районыбызда узган ярминкәләрдә киң ассортиментта тәкъдим ителүче барлык ризыклар табын күрке булырлык!
Ит-сөт продукциясе, казылыклар, май, сыр продуктлары, бал, камыр ризыклары, яшелчә, җиләк-җимешләрнең сыйфаты һәрчак сатып алучылар тарафыннан югары бәяләнә! Ярминкәдә шулай ук авыл хуҗалыгы культуралары, печән-салам да юнәлтергә мөмкин.

Көзге муллыкның үзе кебек бай ярминкәгә рәхим итегез! Табыннарыбызны район җитештерүчеләрнең ризыклары баетсын, ил-көннәр имин булсын.

❗Игътибар! Балтач бистәсендә узучы ярминкәнең урыны үзгәрде. Сатып алучыларны «Пәнҗешәмбе базары» урынына, элеккеге икмәк комбинаты ишегалдына чакырабыз.
Ярминкәләр ике җирлектә дә иртәнге сәгать 7 дә башланып китәчәк!


Хәерле көн!


Матур көз 🍁🍂


Россия стала десятой в мире по потреблению кофе, следует из данных профильной Международной организации.
 
Абсолютные лидеры — США и Бразилия. Следом расположились Германия, Япония, Индонезия, Италия, Франция, Китай и Вьетнам.
 
В России в среднем приходится 1,8 килограмма кофе на человека в год. При этом с 2020-го потребление сократилось на 1,7%.


📍Норма авылы


Все! Бетте җәй!

Заморозки в воздухе и на почве до -2˚ местами ожидаются в восточных и южных районах РТ ночью и утром 30.09.2026 г. Тел.эк.сл. 112


Хәерле көн 😍


И снова, здравствуйте


🇷🇺 Рустам Минниханов объявил 2027-й год в Татарстане годом Минтимера Шаймиева


🎉 Альберт Валиуллин концертына рәхим итегез! 🎉

Тирән фикергә ия матур җырлар, сез яраткан хитлар һәм кабатланмас моң!

📅 Кайчан: 16 октябрь.
📍 Кайда: Балтач РДК.

Сезне көтеп калабыз! Шушы кичне бергә уздырыйк!


Репост из: Мәгариф - Гаилә һәм мәктәп
Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
🇬🇧 Инглиз теле дәресе

Альбина Садыйкова
– 
Балтач районы Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы;

Показано 20 последних публикаций.