ТУГАНАЙЛАР – КРЯШЕНЫ


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Новости и СМИ


Керәшеннәр: җола, иман, без ❤️

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Новости и СМИ
Статистика

Укытучы - ул...

Хөрмәтле укытучыларыбыз фикерләрен карточкалардан укыйк әле🖼


«Өйгә кичке 8–9 да гына кайтырга туры килә. Әти-әнигә, иремә мине аңлаганнары өчен рәхмәт. Аларның ярдәме белән барысы да җиңел бирелә, күп нәрсәгә өлгерәм. Яшь вакытта йөгереп, эшләп калырга кирәк, энергия җитәрлек»

Укытучы һөнәрен сайлаган яшьләребез белән таныштырып үтәргә булдык🙌

«Яшь мөгаллим» значогы иясе Анита Давыдова Кайбыч районындагы Иске Тәрбит авылында укыта📖

Язманы укырга: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/anita-davydova-ukytucylyk-iulyna-iana-gyna-aiak-baskan-ias-belgec


🇷🇺Депутат Государственной Думы Анатолий ИВАНОВ рассказал о своих родителях-учителях❤️

Анатолий Петрович поделился в социальных сетях архивными фотографиями из семейного альбома и рассказал историю своих родителей — Петра Ивановича и Феодосии Максимовны, которые всю жизнь посвятили народному образованию в деревне Уткино.

ЧИТАТЬ СТАТЬЮ: https://tuganaylar.ru/news/novosti/deputat-gosudarstvennoi-dumy-anatolii-ivanov-rasskazal-o-svoix-roditelia-uciteliax



Репост из: Интертат: иң популяр татарча медиа
Проектта нинди максатлар һәм ярдәм чаралары каралган? Тулырак: https://intertat.tatar/news/marat-abbarov-at-urcetune-usteru-buenca-proektny-takdim-itkan-5881072

Интертат МАХта


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
🍁5 октябрь — Халыкара укытучылар көне.

Шушы матур бәйрәм уңаеннан без Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында туып-үскән, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы, бик күп китаплар авторы Николай Валентинович Максимов белән очраштык.

Видеоны сезгә тәкъдим итәбез🥰

🎥 Алиса Ахметшина


📍Зәйнең ⛪️Изге Макарий чиркәве тирәсендә өмә үтте

Өмәгә чыгучылар шактый күп булды һәм алар зур эш башкарды🙌

💬«Изге Макарий чиркәве территориясен җыештыруда актив катнашкан барлык кардәшләребезгә зур рәхмәт. Уртак тырышлык белән чәчәк түтәлләрен тәртипкә китердек, коелган яфракларны җыйдык. Бергәләп чәй дә эчтек, тәмле коймаклар һәм бәлешләр өчен зур рәхмәт. Кояш та елмайды, күңелләргә дә җылылык керде. Ходай барыбызга да ныклы сәламәтлек һәм имин күк йөзе насыйп итсен!» — дип яздылар зәйлеләр.



Репост из: Интертат: иң популяр татарча медиа
Өстәвенә, аларның икесе бер сәгатькә кыскартылган булачак. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/trexdnevnaya-rabocaya-nedelya-s-dvumya-korotkimi-dnyami-budet-v-noyabre-v-tatarstane-5930164

Интертат МАХта


«Туганайлар»ны укып, халкыма хөрмәтем тагын да арта»❤️

Чистай районының Чуаш Ялтаны урта мәктәбендә аш-су остасы булып эшләүче Наталья Колесникова – «Туганайлар» 🗞️ газетасының даими укучысы.

Ул газетаның һәр санын көтеп ала һәм андагы яңалыклар белән кызыксынып таныша.

✍«Туганайлар“ — безнең өчен керәшеннәрнең тормышын, бай мәдәниятен һәм элгәреге дини йолаларын саклап калучы һәм яктыртучы бердәнбер газета. Аның битләрендә төрле төбәкләрдә яшәүче карендәшләребезнең язмышы, уңышлары турында укыйбыз, бер-беребез белән танышабыз, аралашабыз. Бу газета мине үз тамырларыма тагын да якынайта, халкыма булган хөрмәтемне арттыра», — ди Наталья Николаевна.

Ул үзенең якташларын һәм барлык керәшеннәрне "Туганайлар"га язылырга чакыра. Чөнки үз тарихыңны, йола-гадәтләреңне белү һәм аларны киләчәк буыннарга тапшыру — һәрберебезнең изге бурычы.

353 1 13

💫Укытучы Валентина Мартынова: «Укыту — тирән психологик һәм тәрбияви процесс»📚

🍁5 октябрь — Халыкара укытучылар көне. Бәйрәм уңаеннан, укытучылыкка гомерен багышлаган Валентина Мартынова укучылар белән эшләүнең нечкәлекләре турында сөйләде💬

ЯЗМАНЫ УКЫРГА: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/ukytucy-valentina-martynova-ukytu-tiran-psixologik-ham-tarbiiavi-process


🌿Зәй районының 🏡Якты Күл авылы волонтерлары да махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка челтәрләре әзерләү буенча үз эшләрен дәвам итәләр💚

🪢 Үрү процессы вакытны күп таләп итә торган хезмәт, сабырлык һәм төгәллек кирәк, чөнки челтәр сыйфатына хәрбиләрнең алдынгы линиядәге куркынычсызлыгы турыдан-туры бәйле.
Хәзерге вакытта команда инде 651 сетка үргән. Соңгысы 6×10 метр зурлыгында, бу эре объектларны нәтиҗәле маскировкаларга мөмкинлек бирә. Һәр төен, әзер продукциянең һәр метры — уртак эшкә өлеш кертү һәм СВО үткәрү зонасында булган егетләргә ярдәм итү.

— Безнең маскировка челтәрләре яхшы ышык булсын һәм ир-егетләребезне дошман күзеннән яшәрсен дип телибез. Иң мөһиме — яу кырындагы ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайта күрсен, — диләр волонтерлар.


⛪️Кич, йокы алдыннан урынга ятканда әйтәсе иман.

Эй Алла Христосъ, кюзляремя жактыны кюрсят, жоклаганда yлмясям эйе, дошманым аны жиnдем диб кыуанмасын ыйы. Шoкoр Атага, Улга, Святый Тынга.

Эй Алла, Син минем жанымны саклаучы бул, мин кюб тозаклар арасында жoрoймен, алардан мине коткар. Эй Кеше сoйoyче, изгелекле, мине сакла. Aле дя, aр чакта да, гумердян гумергя. Аминь.

Алланын Арыу пяриштялярдян дя иn кадерле Анасын кюnел белян дя, тел белян дя туктаусыз данныйык. Ул Алланы тыудырган диб, чыннаб Yз эчендя Алланы тянняндереб Тыудырган шул, безнен жаннарыбыз oчoн дя туктаусыз инялеб торадыр.

Аннары үзеңнең качыңны үбәргә кирәк. Ята торган урныңа башыңнан аягыңа чаклы кач кылып, шулай төрле якка да кач кылып, тере итүче кадерле Качка шушы иманны укы.

Алла торсон, Анын дошманнары таралышыб бетсенняр, Аны кюрялмый торганнар Анын жoзoннян качсыннар: тoтoн таркалыб беткян шикелле таркалыб бетсенняр: утта балауыз эрегян шикелле. Алланы сoйoyчелярдян yзляреня Кач билгесе кылыб, кыуанышыб, эй Ходайнын Терелек биря торган иn кадерле Качы, сoйoн, Сиnа кадакланган Ходайыбыз Iисусъ Христоснын кыуаты белян Син женнярне кыуасыn. Ул тамукка тoшoб шайтаннын кoчoн бетереб, Син кадерле Качны безгя aр-бер дошманны кыуарга биргян диб aйтеyчелярдян женняр качсыннар. Эй Ходайнын Терелек биря торган иn кадерле Качы, Алланы тыудырган Башкарыучы Кыз белян, бар изгеляр белян бергя миnа гумергя булышыб тор. Аминь.


Бүген - Укытучылар көне!📚🍁❤

💫Хөрмәтле педагогик хезмәт ветераннарын, укытучыларны, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләрен чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз!

Сез – безнең үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр, үгет-нәсихәтегез тормышта дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын.

Барыгызга да сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иҗади эзләнүләр, югары максатларга ирешүегезне, тырыш укучылар телибез!💐


«Туганайлар» газетасы чыга башлауга бүген - 24 ел!🎉

🖍 2002 елның 5 октябрендә Чаллы шәһәрендә «Туганайлар» исемле культура-агарту керәшен газетасының беренче саны дөнья күрде. 2013 елда газета республикакүләм басма матбугаты статусын алып, Казан шәһәрендә басыла башлады.

Айга ике мәртәбә «Туганайлар»ны туганнарча кочак җәеп каршы алучы, карендәшләр!❤️ Уртак бәйрәмебез белән котлыйбыз!

«Туганайлар»да хезмәт куйган Һәрбер журналистка зур рәхмәт әйтеп, «Туганайлар»га мул тормышлы, якты, озын гомер телибез!

Дөньялар тыныч, барыбыз да исән-сау булып, киләчәктә дә «Туганайлар» газетасы битләрендә керәшен тарихын бергәләп барлыйк, бергәләп языйк!✨

☀«Туганайлар» газетасы алга таба да үзенең төп миссиясен төгәл үтәп, укучыларын яңадан-яңа кызыклы язмалар белән куандырыр дип ышандырабыз.

Алга таба да сез - керәшен җанлы тугры укучыларыбыз безнең белән бергә булырсыз дип ышанабыз🙌

❤ Һәр керәшен җортына «Туганайлар» килсен! ❤

📸Фотоларда — «Туганайлар» редакциясендә төрле елларда эшләгән журналистлар.

489 5 27

«Иске йолаларны искә алыйк»🎶❤️

Яңа Чишмә районының Ленино авылы мәният йорты залындагы бер өстәл артына өлкән буын кешеләре җыелды. Мондый очрашулар көндәлек тормышны төрләндерергә ярдәм итә. Чара дәвамында мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан өлкән буын вәкилләренә җылы котлау сүзләре яңгырады. Көндәлек мәшәкатьләр белән йөргәндә, күңел ачып сөйләшергә һәрвакыт вакыт җитми. Ә бу көнне кунаклар үткәннәрне искә алдылар, тормышларындагы иң якты мизгелләр турында сөйләгәннәр, хатирәләре белән уртаклашканнар🙌

«Барлык катнашучылар да викториналарда һәм конкурсларда актив катнашты. Чара традицион чәй эчү белән тәмамланды. Чәй өстәле артында өлкәннәр рәхәтләнеп иске җыруларны искә алдылар һәм гармун моңнарына кушылып җырладылар. Кичке утырулар бик җанлы узды һәм һәркем күтәренке кәеф алды», – дип яздылар 🏤мәдәният йорты хезмәткәрләре.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Түбән Каманың «Җиз кыңгырау» яшьләр коллективы✨

🎥Алина Кондратьева видеосы


Ретро фото📸

Әлеге фотоны Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы клубы хезмәткәрләре җибәрде✉️

Фотода 🌾Керәшен Сәрдәсе авылы халкы өмәдә.

💬«Барысы да – Керәшен Сәрдәсе кешеләре. Бу фото мәктәп төзелгән вакытта төшерелгән булырга тиеш. Музей фондыннан алынды», – дип хәбәр итте Айдар Маннапов.


Авыл халкы 🍂«Көзге игелек атнасы»нда активлык күрсәтте🙌

Асылда, бу Россиядә ел саен уздырыла торган ирекле акция (бигрәк тә Татарстанда)💚

Аның ✅идеясе — волонтёрлар, мәктәпләр, китапханәләр, социаль хезмәтләр һәм битараф булмаган гражданнар төрле изге эшләрне оештыралар.

23 сентябрьдә 📍Зәйнең Якты Күл авылы мәдәният йорты коллективы «Көзге игелек атнасы» кысаларында уза торган «Обелиск» акциясенә кушылды.

«Безнең хезмәткәрләр бик мөһим эшкә — һәйкәл янында тәртип урнаштыруга вакыт бирергә булдылар. Коелган яфракларны җыйдык, юлларны себердек һәм территорияне тәртипкә китердек. Безнең өчен бу Ватаныбызны яклаган кешеләргә хөрмәт күрсәтү. Уртак тырышлык белән безнең авылның чистарып калуын күрү дә күңелле»,

– ди алар.

💬 «Көзге игелек атнасы»ннан 📍Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылы да читтә калмаган.

«Быел ел явымлы булды, үләннәр мулдан үсте. Чишмә буйлары карап торуны тәлап итә. Ел да бу изге эштә Альберт Яковлев белән Ирина Мифтахетдинова үз өлешләрен кертәләр. Бөтен авылдашлар исеменнән аларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез»,

– дип яздылар Мәлкәннән.


Мөслимнең Керәшен Шураны «Тормышка 10 000 адым» һәм «Татарстан кроссы«на кушылды🙌

Бу хакта тулырак: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/kerasen-surany-tormyska-10-000-adym-ham-tatarstan-krossyna-kusyldy


#ШИГЪРИМИНУТЛАР

🍁🍁🍁
Сары сукмаклардан атлап️

Сары шәфәкъ, сары офык,
Саргылт кояш, сары ай...
Ничек көзләр сары төскә
Юмарт буладыр шулай.

Урамнарда–сары буран,
Юлымда сары келәм.
Сары сукмаклардан атлап,
Гомер көземә керәм.

Кырыс җилләр каеннарның
Толымнарын сүтәләр.
Оялып, тартынып кына
Күлмәк сала юкәләр.

Кемне алкышлый усаклар, –
Торналар көтүенме?
Исән-имин, гомеремнең
Көзләре җитүенме?

📖Никифор Тукмачев

📸: Алиса Ахметшина


⛪️Ник соң Алла безнең теләкне тиз ишетеп, үтенүебезне кабыл күрми икән?

Тулырак: https://tuganaylar.ru/news/belemnek/troisynnan-son-23nce-atnada-aitela-torgan-uget

Показано 20 последних публикаций.