Муслюмово | Мы муслюмовцы! Без мөслимлеләр!


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Новости и СМИ



Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Новости и СМИ
Статистика

Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны узган елга караганда кимрәк.

Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илназ Әхмәдиев хәбәр итте

Татарстанда 21-27 сентябрьдә ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән 25,7 процентка һәм эпидемия бусагасыннан 26,5 процентка түбәнрәк булган. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илназ Әхмәдиев хәбәр итте.

«Сентябрь башыннан Казанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар санының атна саен артуы теркәлгән. Соңгы ике атнада 12,8 мең очрак теркәлгән», - дип өстәде Әхмәдиев.

Аның сүзләренә караганда, авырулар саны арту өлкәннәр хисабына теркәлә. Шул ук вакытта 21 сентябрьдән аз гына кимү күзәтелә, бу үсешнең акрынаюын күрсәтергә мөмкин, әмма авыруның тотрыклы кимүенә түгел.

Ул шулай ук ел саен вакцинаның штамм составы яңартылу сәбәпле гриппка каршы прививка ясатырга тәкъдим ителүен искәртте. Прививка ясатырга теләүчеләрнең барысына да яшәү урыны буенча поликлиникага язылмыйча мөрәҗәгать итәргә мөмкин, вакцинация бушлай үткәрелә.

Фото – "Татар-информ".
#сәламәтлек


Репост из: Интертат: иң популяр татарча медиа
Эпидемиологлар Татарстанда грипп белән бәйле вазгыятькә бәя бирде. Белгечләр нәрсә фаразлый һәм нәрсәгә әзер булырга кирәк: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-2024-eldagy-dungyz-grippy-epidemiyase-kabatlanacak-dip-kotela-5930225


#авылым_тарихы
VII гасырда ук инде бирегә Көнбатыш Себер якларыннан күченеп килүчеләр була. Соңрак вак төркемнәр белән казан татарлары күченә башлый. ХIХ гасырда авылда дәүләт крестьяннары һәм крестьян-припущенниклар яши. Аларны башкорт, татар һәм типтәрләргә бүлгәннәр. Авылның исеме беренче күченүчеләрнең борынгы общинасы исеменнән (Кара Табын) алынган. Элек алар Башкортостан Республикасы территориясендә Урал елгасы буенда яшәгән.
Өлкәннәр сөйләве буенча XVIII гасырда җирле крестьяннар Пугачев восстаниесендә катнаша. Корбаннар күп була, әмма каберлекләр сакланмаган. Баш күтәрүчеләр, ә алар якын-тирә авыллардан да килә, күрше Тугаш авылында җыела. Әйләнә-тирәдәге авыл халкы бу канкоештан яшеренергә мәҗбүр була һәм авылларына баш күтәрүчеләр киткәч кенә кайта.
1870 елда Түбән Табын авылында 64 хуҗалыкта 360 кеше яши. Халык башлыча терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнә. Авылда мәчет һәм аның дини белем бирүче мәктәбе эшли. Октябрь революциясенә кадәр тагын бер мәчет төзелә. Ул ике катлы була. 1924 елдан 1961 елга кадәр Сталин исемендәге башлангыч мәктәп эшли. 1961 елда кирпечтән ике катлы яңа мәктәп бинасы төзелә. Бүген анда Түбән Табын сәламәтлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбе эшли.
1929 елда Түбән Табында күмәк хуҗалык оеша. Ул чорда авылда 145 хуҗалык исәпләнә, шуларның 74е колхозга керә. Колхоз рәисе итеп Вагыйз Газизов билгеләнә. Котдус Гыйлаҗев авыл советы рәисе була. Күмәк хуҗалыкка “Ык буе” исеме бирелә. 1930 елда беренче трактор кайта. Нурҗиһан Сафина һәм Гайшә Шәрифуллина беренче тракторчылар була. 1934 елдан 1939 елга кадәр авыл советы рәисе булып Хафиз Ганиев эшли.
Бөек Ватан сугышына авылдан 146 кеше китә, шуларның 87се яу кырында ятып кала яисә хәбәрсез югала.
1960-1980 еллар зур төзелеш чоры була. Хуҗалык белән Хәкимулла Шәйхрамов җитәкчелек итә. Терлекчелек комплекслары, мәдәният йортлары, тегермән, өсте ябулы ындыр табагы, янгын сүндерүчеләр депосы, хуҗалык идарәсе, кибетләр, мәктәпләр һәм торак йортлар төзелә. 90 нчы еллар башында авылга газ кертелә. Ул чорда колхоз белән Рафис Кадыйров җитәкчелек итә.
Түбән Табын авыл җирлегенә Түбән Табын, Югары Табын, Тугаш, Тамьян, Тегермәнлек, Краснояр авыллары керә.
Язмада туган як музее хезмәткәрләре әзерләгән материал файдаланылды.
Фото –"Мөслим-информ" архивыннан.


2027 елда Россиядә пенсияләр ике тапкыр, 1 февральдән һәм 1 апрельдән индексацияләнәчәк, дип белдерде Финанс министры Антон Силуанов Федерация Советында 2027-2029 елларга РФ Федераль бюджеты проекты параметрлары турындагы парламент тыңлауларында. Бу хакта РИА Новости яза.
«Киләсе елда иминият пенсияләре ике тапкыр индексацияләнәчәк: 1 февральдә 2026 ел өчен инфляция дәрәҗәсенә – без аны 6,8 процент күләмендә бәяләячәкбез – һәм 1 апрельдә пенсиянең иминият өлеше хезмәт хаклары үсеше темпы буенча өстәмә рәвештә 3,3 процентка артачак», – диде ул.
Картлык буенча пенсиянең уртача күләме киләсе ел ахырына 29 904 сум тәшкил итәчәк, дип өстәде Силуанов.
Фото: Татар-информ


Нәсимә Әхъяровна — республика конкурсында II урын яулады! 

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче Нәсимә Төхвәшина республика күләмендә уздырылган «Үз төбәгебез осталары» конкурсында катнашып, «Нәфис сүз» номинациясендә II урынга лаек булды! 

Сәхнәдә ул тәрбияче Алсу Рәхмәтуллина җитәкчелегендә татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлил иҗатына багышланган әдәби-музыкаль композиция тәкъдим иткән. Нәсимә Әхъяровнаның чыгышы жюри тарафыннан югары бәяләнгән. Җиңүче Диплом һәм кыйммәтле бүләк — сертификат белән бүләкләнгән. 

Әлеге уңыш Нәсимә Әхъяровна өчен аеруча кадерле. Ул гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, Әлмәт музыка училищесында хор белән җырлау фәнен укыткан.

 Укытучы, сәнгатькә гашыйк күңел һәм әле дә сәхнәдә! Нәсимә Әхъяровна мисалында яшьнең иҗатка, сәләткә һәм яңа җиңүләргә киртә түгеллеген күрәбез.

 Нәсимә Әхъяровнаны әлеге матур уңышы белән котлыйбыз!

Ә сезнеңчә, кешегә сәхнәгә чыгып үз талантын күрсәтергә нәрсә көч бирә?  Фикерләрегезне комментарийларда языгыз!

Фотолар – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.
#өлкән_буын #бәйгеләр


🌿 Бүген — Бөтендөнья яшәү урыннарын саклау көне.

Табигатьтә һәр урманның, болынның, елга-күлнең, хәтта кечкенә генә куаклыкның да үз урыны бар. Алар — кошлар, җәнлекләр һәм башка тереклек ияләренең яшәү мохите.

🐾 Әгәр табигатьтә бер урынны саклап калу мөмкинлеге булса, сез кайсын сайлар идегез? #сораштыру да катнашыгыз.


🧄 6 октябрь — Сарымсак яратучылар көне!

Сарымсак яратучылар, бүген сезнең көн! 

Сарымсакны кемдер ашка сала, кемдер ит ризыкларына куша, ә кемдер икмәккә генә ышкып та рәхәтләнеп ашый. Үзе кечкенә генә булса да, ризыкка үзенчәлекле тәм һәм хуш ис бирә. 

🧄 Сарымсак — татар аш-суында да еш кулланыла торган тәмләткеч. Аның белән әзерләнгән ризыклар тагын да тәмлерәк һәм хуш ислерәк була.

Ә сарымсакның исенә килгәндә... Аны яратучылар өчен бу ис — тәмле ризыкның иң яхшы билгесе! 

Ә сез сарымсакны ничек яратасыз?

 Сарымсаксыз ашны күз алдына да китерә алмыйм!
 Аз гына салсаң да, тәме җитә.
 Үзен яратам, ә исен — бик үк түгел!

🧄 Сезнең өчен сарымсаксыз булмый торган ризык кайсы? Комментарийларда языгыз! 
Фото – ясалма фәһем.


«Сәламәтлеккә 6000 адым» — хәрәкәт, күтәренке кәеф һәм бердәмлек! 

Мөслим районында укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен «Сәламәтлеккә 6000 адым» акциясе узды. Әлеге файдалы чараны район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина оештырды.

 "Катнашучылар бергәләп 6000 адым атлап үтте. Бу — сәламәтлекне ныгыту һәм көнне күтәренке кәеф белән башлау өчен менә дигән мөмкинлек!

 Аннан соң барысы бергә иртәнге күнегүләр ясады, энергия һәм яхшы кәеф туплады.

 Чара дәвамында катнашучыларның йөзеннән елмаю китмәде. Чиста һавада хәрәкәт итү, бергә аралашу һәм актив ял итү һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итте", – диелә район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматта.

 Мондый акцияләрнең файдасы сәламәтлек белән генә чикләнми. Бергәләп саф һавада йөрү — гаилә белән вакытны файдалы үткәрү, укучылар, ата-аналар һәм педагоглар арасындагы бәйләнешләрне ныгыту өчен дә яхшы мөмкинлек.

Ә сез көненә ничә адым атларга тырышасыз? 
Фотолар – район мәгариф идарәсеннән.
#сәламәтлек #Мөслим_мәгарифе


Район үзәк китапханәсендә Өлкәннәр көне уңаеннан "Кеше гомере – үзе бер китап" исемле китап укучылар конференциясе узды. Ул китапханәгә күптән түгел генә кайткан "Хәзерге заман татар хикәясе" исемле җыентык белән танышуга багышланды. Китап 2025 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән. Анда 30 татар язучысының кеше тормышының барлык фасылларын һәм чиксез күп борылышларын үз эченә алган 30 хикәясе урын алган. Антология тулы бер буынның, тулы бер чорның рухи көзгесе саналырга хаклы.

Чарада әлеге җыентыкта "Соңгы дәрес" исемле хикәясе (сүз уңаеннан, әлеге әсәрнең төп герое прототибы – Роза Низамова) урын алган халык язучысы Фоат Садриев, китап сөюче райондашларыбыз, мәктәп укучылары катнашты. 

Кичәдә Роза Низамова, Әлфия Измайлова, Клара Фатыйхова, Рәмилә Дәүләтова Рәмзия Габделхакованың "Яңгырдан соң", Ринат Мөхәммәдиевнең "Мөҗәһит абыйдан сәлам", Марсель Галиевнең "Китү", Фоат Садриевның "Соңгы дәрес" хикәяләре буенча чыгышлар ясадылар, китапханә хезмәткәрләре әсәрләрдән иң тәэсирле өзекләрне укыдылар. "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубы әгъзалары Мөнир Ситдыйков һәм Альберт Латыйпов чараны җырлар белән бизәде.

Гөлназ Җәлилова репортажы.




Мөслимдә ел башыннан исерек килеш рульгә утырган 13 шофер тоткарланды.
Тулырак: https://muslumirc.ru/news/sabak-bulsyn/moslimda-el-basynnan-iserek-kiles-rulga-utyrgan-13-sofer-totkarlandy


Кызыл чөгендер — тәмле генә түгел, файдалы да яшелчә. Аннан төрле салатлар әзерләргә мөмкин.

Бүген сезгә кызыл чөгендердән 3 гади, тәмле һәм витаминнарга бай салат рецептын тәкъдим итәбез. Һәрберсе — көндәлек табын өчен менә дигән! 

 Рецептларны карточкаларда карагыз!
Автор – Марсель Гарифуллин.
#карточки_МИ #карточки


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max


Район үзәк китапханәсендә "Кеше гомере - үзе бер китап" исемле әдәби кичә бара. Өлкәннәр декадасы уңаеннан китап укучылар конференциясе форматында оештырылган чарада халык язучысы Фоат Садриев, китап сөюче райондашларыбыз, мәктәп укучылары катнаша


Принято решение выплачивать до 20 млн рублей в год всем, кто подпишет контракт с Минобороны РФ в Татарстане! Это реальный способ для мужчины заработать большие деньги и полностью списать все долги и кредиты себе и своей семье. Минимум 3 млн рублей за первый месяц работы, социальные гарантии, полное обеспечение, бесплатное питание и качественное снаряжение. Возможность подписать контракт сроком на 1 год. Где работать выбирайте сами: от юга России до африканского континента. Или вообще удаленно оператором дрона вне зоны боевых действий. Приглашайте мужчин на службу по контракту из Татарстана - высокий заработок в копилку всей семьи. Записаться кандидатом в МАХ: https://max.ru/heroestatarstan_bot или оставить заявку по телефону 8 (800) 222-59-00 #КонтрактМинобороныРТ


Мөслим районы үзәк хастаханәсе ISO 9001:2015 стандартларына туры килүен раслады

Район үзәк хастаханәсе медицина ярдәме сыйфаты белән идарә итү өлкәсендәге критерийларга ISO 9001:2015 халыкара стандарты буенча туры килүен уңышлы раслады.

Тиешле сертификатны хастаханәнең баш табибы Дамир Сөләймановка тантаналы шартларда Казан инновацион университетының менеджмент һәм инженер бизнесы факультеты деканы, «ИПК Сыйфат» ҖЧҖ директоры Станислав Антонов тапшырды.

 «Бу — учреждениебез тарихында күптән көтелгән вакыйга. Аңа без бер ел гына түгел, берничә ел дәвамында әзерләндек. Әлеге сертификат — хастаханә коллективының уртак хезмәт нәтиҗәсе», — дип билгеләп үтте баш табиб Дамир Сөләйманов.

Станислав Антонов хастаханә коллективын уңышлы сертификация узулары белән котлап, алга таба да профессиональ эшчәнлекләрендә уңышлар теләде.

 Сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү юлында тагын бер мөһим адым!

Фото – район үзәк хастаханәсеннән.
#сәламәтлек


Татарстан Республикасы кадрлар резервында белем алучылар Мөслимдә стажировка үтә

Мөслим районында Татарстан Республикасы кадрлар резервында белем алучылар өчен өч көнлек стажировка башланды. Беренче көндә стажерлар районның мөһим социаль объектларында булып, җирле үзидарәнең төрле юнәлешләрдәге эшчәнлеген өйрәнде.

 Кунакларга төзекләндерү һәм яшелләндерү, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәният өлкәләрендә эшнең ничек оештырылуы турында сөйләделәр, районда гамәлгә ашырылучы уңай тәҗрибәләр белән таныштырдылар.

Мөслим районы өчен Татарстанның булачак идарә кадрларын стажировка мәйданы буларак кабул итү — зур мәртәбә.

Фотолар - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән, Рус Шуган төп мәктәбеннән.
#Мөслим #МөслимРайоны #КадрларРезервы #Татарстан #Стажировка


Хәерле иртә, дуслар!
Фото – Г.Җәлилова, ясалма фәһем.


Репост из: Интертат: иң популяр татарча медиа
Проектта нинди максатлар һәм ярдәм чаралары каралган? Тулырак: https://intertat.tatar/news/marat-abbarov-at-urcetune-usteru-buenca-proektny-takdim-itkan-5881072

Интертат МАХта


Чираттагы гуманитар ярдәмне җибәрергә без әзер!

Баланлы авылында махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм җыю дәвам итә.

"Һәр посылка, һәр кирәкле әйбер — егетләребезгә булган хөрмәтебезнең, кайгыртуыбызның һәм теләктәшлегебезнең бер билгесе.

 Чираттагы гуманитар йөкне туплап, озын юлга озатырга әзерләнәбез. Бердәм булганда, ярдәмебез дә көчлерәк!" – дип яза безгә Баланлы авылы мәдәният йорты директоры Фәния Хафизова.

Фото – Фәния Хафизовадан.
#игелек

Показано 20 последних публикаций.