Журнал Сююмбикэ | Сөембикә журналы


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Книги



Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Книги
Статистика

Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
«Әтинең мине үчтеки иткәнен әле дә хәтерлим», - ди шагыйрә-язучы Илсөяр Иксанова.

Әтисе турында җылы хатирәләр, гаилә традицияләре, әтисе бакыйлыкка күчкәннән соң табылган папканың аны елатуы турында тиздән «Рәхмәт сиңа, әти...» подкастында.


Кызыксынган кешегә колмак чүпрәсенең рецептын тәкъдим итәбез

1 литр суга 1 уч кипкән колмак алып, сары төскә кергәнче кайнатасың. Комак төнәтмәсеннән боламык ясала: 1 касә онга шаулап торган кайнар колмак төнәтмәсе салып туглана. Ул куе каймак кебек куелыкта була. Колмак әчеткесе җылыда 24 сәгать буе тора. Аннары суыткычта сакларга мөмкин. Ипи пешергәндә чүпрә урынына 1 аш кашыгы шушы әчетке алына. Ипи камыры кичтән изелә, иртән басыла. Колмак чүпрәсе белән куелган камырга җылы кирәк.
Бу камырдан ипи генә түгел, өчпочмак, бәлешләр дә пешерергә мөмкин.




Бу минутларда «Әдәби кафе»да хезмәттәшебез, атаклы татар блогеры Фәгыйлә Шакированың «Урланган бәхет» китабы белән танышу кичәсе уза.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max


Рәшит Әхмәтҗанов

* * *
Әллә ни әйтсеннәр,
Яратам мин сине;
Ут булып үземә
Каратам мин сине.

Син илдә бер генә,
Син җирдә бер генә.
Син шуны белмисең
Үзең дә әлегә.

Таш юлдан, боз юлдан
Барырмын, барырмын.
Бердәнбер юлдашың
Булып мин калырмын.

Җавап бир син миңа,
Ирек бир йөрәккә.
Сөюнең юлларын
Урама киләпкә.

Ирек бир йөрәккә,
Дуласын – тынмасын.
Җавап бир йөрәккә –
Җырласын, еласын...

Фото: Анна Арахамия

#Хәерлеиртә


Кешене ничек танырга? Кешенең холкын һәм дөньяга мөнәсәбәтен аның тышкы кыяфәтеннән генә түгел, көндәлек гадәтләреннән дә чамалап була. Игътибар белән күзәтсәң, кешенең үз-үзен тотышы аның характеры, ышанычлылыгы һәм башкаларга мөнәсәбәте турында шактый күп мәгълүмат бирә. Бу хакта - безнең карточкаларда.


Редакцияның чын «люкс» тормышы😂😎
Сәгать кичке 7, яңа санны тапшырабыз.


Репост из: Интертат: иң популяр татарча медиа
Проектта нинди максатлар һәм ярдәм чаралары каралган? Тулырак: https://intertat.tatar/news/marat-abbarov-at-urcetune-usteru-buenca-proektny-takdim-itkan-5881072

Интертат МАХта


Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Хәл бу ки... Салих Сәйдәшев» спектакле. Спектакль композиторның шәхесе һәм иҗаты аша «Музыка нәрсә ул?» дигән фәлсәфи сорауга җавап эзли. Сәйдәш ролендә Салих Сәйдәшевнең ерак туганы Инсаф Һидиятуллин.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max



Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Хәл бу ки... Салих Сәйдәшев» спектакле. Спектакль композиторның шәхесе һәм иҗаты аша «Музыка нәрсә ул?» дигән фәлсәфи сорауга җавап эзли. Сәйдәш ролендә Салих Сәйдәшевнең ерак туганы Инсаф Һидиятуллин.


«Фәридә-Алсу» дуэты солисткасы Алсуның улы СВО зонасында авыр яраланган

Татарстанның халык артисты, җырчы Алсу Сөнгатуллинаның улы СВО зонасында каты яраланган. Бу хакта җырчы үзе хәбәр итте. Егет хәзер госпитальдә дәвалана.

- Безнең группаның аермасы шунда: безнең белән сугышчыларның туганнары һәрвакыт элемтәдә. Алсу бик тыйнак һәм итагатьле әни. Аның улы Айрат безнең белән, ул тизрәк терелсен, чөнки нык яраланганнан соң дәвалана. Алсу - Герой-Ана, ул сәхнәгә елмаеп чыга, аңа үз кичерешләрен тамашачыларыннан да яшерергә кирәк. Безнең барыбызга да сынауларны җиңәргә сабырлык һәм көч сорыйм. Егетләребезне көтәбез, - ди СВО зонасына гуманитар йөк җыярга һәм илтергә булышучы волонтер Мәүлия Сәлахова.


Репост из: Интертат: иң популяр татарча медиа
Өстәвенә, аларның икесе бер сәгатькә кыскартылган булачак. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/trexdnevnaya-rabocaya-nedelya-s-dvumya-korotkimi-dnyami-budet-v-noyabre-v-tatarstane-5930164

Интертат МАХта


Репост из: Рустам Минниханов
Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Кадерле укытучылар, бәйрәм белән котлыйм!
Сезнең хезмәтегез – чын горурлык!
 
Кыенлыклар килсә, әле дә ул:
«Бирешмә!» — ди гүя, эндәшә.
Күңелемдә шулай гомерем буе
Укытучым килә янәшә.

«Укытучыма», Резедә Вәлиева

От всей души поздравляю с праздником, дорогие учителя!
Спасибо за то, что даже спустя годы остаетесь рядом: ваши уроки продолжают вести по жизни.
Желаю счастья, крепкого здоровья и новых успехов!


Разил Вәлиев

Бергә узыйк Казан урамын
Мин сагынам назлы язларыңны...
Язларда мин хыял корамын.
Язларда мин мәхәббәтем эзләп,
Мең урадым Казан урамын.

Мин сагынам озын кышларыңны...
Күңелемә күчә бураның.
Бураннарда сине эзли-эзли
Мең урадым Казан урамын.

Мин яратам җылы җәйләреңне...
Мин җәйләрдән яңгыр сорадым.
Сагышларым яңгыр юмасмы дип,
Мең урадым Казан урамын.

Мин яратам моңлы көзләреңне...
Көзләрдән мин бәхет сорадым.
Икебезгә уртак бәхет эзләп,
Мең урадым Казан урамын.

Мин Казанда сине эзләп таптым,
Мин Казанда бәхет юрадым.
Бергә узыйк язмыш урамнарын,
Бергә узыйк Казан урамын!

Фото: Анна Арахамия

#Хәерлеиртә


Әлмәттә шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың тууына 100 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары үтте. Язучылар, артистлар, С. Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары, киң җәмәгатьчелек, Әлмәт халкы яраткан шагыйрәсен зурлап искә алды. Игътибарыгызга шул чарадан Саҗидә Сөләйманова һәм Әдип Маликовның оныгы Әскәр Маликов фото һәм видео тәкъдим итәбез.


«Җиңел акча булмый»: ни өчен Гөлназ Сәфәрова чаң суга һәм ата-аналарны уяу булырга чакыра

Укырга

Фото: Гөлназ Сәфәрованың социаль челтәр битеннән


Җырчы Алсуга Дәүләт Кремль сараенда Орден тапшырылды

Җырчы Алсу социаль челтәрдәге битендә аңа II дәрәҗәдәге Россия империясенең беренче мөфтие исемендәге Орден тапшырылуы турында сөйләде. Тантана Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең 10 еллыгына багышланган иде.

Җырчыны милли музыкаль мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә, татар халкының һәм Россия халыкларының рухи һәм мәдәни мирасын популярлаштыруга, шулай ук милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга керткән өлеше өчен билгеләп үттеләр.

«Минем өчен бу кичә аеруча истәлекле булды - миңа II дәрәҗә Россия империясенең беренче мөфтие исемендәге Орден тапшырдылар, - дип язган җырчы. - Бу зур дәрәҗә һәм бик кыйммәтле бүләк. Мин һәрвакыт үз тамырларым турында горурланып сөйлим һәм музыканың милләтенә һәм диненә карамастан кешеләрне берләштерә алуына ышанам».


❄️Беренче кар...

Сабада яшәүче укучыбыз Гөлнара Фәтрахманова җибәрә.

Показано 20 последних публикаций.