Лейсан Каримова


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Блоги


Авыл укытучысының кечкенә шатлыклары һәм зур мәшәкатьләре.
https://clck.ru/3R7hAW - Связь со мной
https://max.ru/channel_leisankar - Ссылка на этот канал

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Блоги
Статистика

Бүген мин Башкортстанда туып, шушында яшәвемә аеруча сөенәм! ❤️💙💚

11 октябрь — Республика көне! 🎉
Шул уңайдан хәзер концертка ашыгам 😄🎶, башымда бер генә уй: понедельник ял бит! 😄

Менә шундый бәйрәмне мин аңлыйм:
концерт бар, кәеф бар, өстәвенә эшкә дә барырга кирәкми 😂


Күршеләр, сезгә зур сәлам! ❤️
Без бүген бәйрәм итәбез, сез безнең өчен сөенеп торыгыз яме! 😄


Иртәгә Зарема апаның юбилеена барабыз! 🎉❤️ Әни бүгеннән «боевой готовность»та 😂

Өстәлгә холодец ясаган - кекс формаларына салып катырып куйган 🤣


Әнидә шулай: гади ризык та бәйрәмчә күренергә тиеш 😄 Кыскасы, иртәгә юбилейга не просто холодец, ә VIP-холодец бара 🤣👏


Ниһаять, Тимурны парикмахерскаяга алып кердем! 😂✂️ Бу инде үзе кечкенә җиңү!

Ул чәч алдыра, ә мин көтеп утырганда МАК-карталарны актарып карадым 😄 Һәм миңа менә нәрсә чыкты: «Үткәнгә кайтып, стартны үзгәртеп булмый. Ләкин хәзер старт алып, финалны үзгәртергә мөмкин».


Хәтта карталар да миңа: «Лейсан, кешеләрне командага чакыр!» — дип тора кебек 🤣 Шуңа күрә кем күптән башларга кирәк дип уйлап йөри — менә сезгә знак! 😄 Минем беренче линиягә керү өчен сылтама: https://nlstar.com/ref/4SZhm2/

Тимур яңа прическа белән чыкты, ә мин — яңа партнёрлар көтеп утырам 😂❤️


Мине мәктәптә шушы төсләрдә күрсәгез, белеп торыгыз: мәктәптә бүген гади көн түгел 😂 Йә зур тикшерү, йә бәйрәм, йә бик мөһим кунаклар!

Бүген безнең гимназиядә медиа зональ форумы үтә 🎤📸Кунаклар күп булачак, шуңа бөтен коллектив — парад формада 😄


Кичә Тимурны мәктәптән әти алып кайтты, ә мин мәктәптә олимпиада үткәреп калдым 😄📚

Әтине буш кул белән җибәрмәдем 💪😀Коллаген, В9 һәм В12 витаминнары биреп җибәрдем 💊❤️ Миннән чыгып киткәндә әтинең кулында буш савыт яисә витамин була 🤣


Кичә дәрескә тагын карточкалар әзерләдем 😄📚

Иң мөһиме — балаларга кызык булсын!
Ә икенче иң мөһиме — принтерга Аллаһ ярдәм бирсен 😂👏 🖨️


Югалтсагыз — мин исән 😂

Кичә иртән тагын карабодай пешердем дә, эшкә чыгып киттем 😄 С - стабильность: карабодай, мәктәп, эш… һәм мин 😂


Ә эштә мине бер шәп яңалык көтә иде ❤️Коллегам 3 атна элек Биосеттинг алган иде. Ә кичә тагын бер коробка алды — бу юлы үзенә генә түгел, дус кызына да! 😍

😄 Кайбер продуктларга реклама кирәкми — кеше үзе яңадан заказ бирә!


Проблема көтелмәгән җирдән килеп чыкты! 😂 Люстрага карасам — бер генә лампочка янып утыра! 😳💡

Балаларны нигә үстерәбез дисез?
Кайчан да булса люстрага буе җитсен өчен! ❤️ Хәзер өйдә официально лампочка алыштыручы кеше бар! 👏


Укытучылар көне дәвам итә! 😄🎉

Бүген тагын ярты пакет бүләк күтәреп кайттым: чәй ☕️, шоколад 🍫, печенье 🍪, сабын 🧼, ручка 🖊️…

Укытучыга кирәк булган бөтен нәрсә бар 😂 Чәй — тынычланырга, шоколад — кәеф өчен, ручка — билгеләр куярга, ә сабын… көн ахырында бөтен стрессны юып төшерергә 😍👍


Укучыларымның әти-әниләренә зур рәхмәт! ❤️Игътибарыгыз, җылы сүзләрегез һәм күчтәнәчләрегез өчен зур рәхмәт! 🤗


Дуслар, сезне "Насыйп ярым" каналына чакырам! Монда ялгызлар үз ярларын табачак.Кавышу, гаилэ кора алу өчен бик уңайлы урын. Сезне монда "насыйп ярыгыз" көтэдер! Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!🔥

⬇️⬇️⬇️

https://max.ru/join/SfI_tCsmoZNe0xiL8t_Q2-KMXuzUsCDrbYCFL9o07BM


Бүген әниләргә буш кул белән түгел - Айгөлдән (+7 919 604-03-00 ) брускетталар алып килдем. 😋

Тиздән Коръән ашы үткәрәчәкбез… Сеңлемнең арабыздан китүенә 3 ел тулып килә. ❤️ Тәмләп карыйбыз да иң ошаган брускетталарны Коръән ашына заказ бирәчәкбез. 🤍


Хәзер карточкаларны әзерлим дә, укучыларны көтәм. Алар килер… тынычлык бетәр! 😂

Әлегә кабинетта тынычлык, мин һәм карточкалар гына. 🤝✂️


Һәр иртә яшәреп китү өмете белән коллаген со вкусом зелёного чая эчәм. 💚 Аның составында антиоксидантлар күп!

42 яшьтә инде могҗиза көтеп утырмыйсың — үзеңә дә бераз тырышырга кирәк! 🤣


Ә мәктәпкә перекуска NL-ның фисташкалы коктейлен алдым. 😋 Төшке ашка кадәр ачка үлмичә барып җитәргә кирәк бит! 😂


Бүген иртән кәеф өчен генә Галәмнән килгән посланиене ачып карарга булдым 😄 Өстен кырдым да… анда болай дип язылган:✍️😳

«Пусть твой ум всегда находит нестандартные решения!» 😄


Чыннан да, тормышта кайчак көч түгел, ә башны эшләтү коткара 😄 Проблеманың бер генә чишелеше юк. Кайчак бөтен кеше ишектән кергәндә, сиңа тәрәзә эзләргә туры килә 😂


Кичә идәннәр җылына башласын дип, краннарны ачып куйдым 😄🔥

Хәзер икенче мәсьәлә: бу 6 кранның кайсысы кайсы бүлмә өчен җавап бирә? 😂 Кар ява башлаганчы шуны да ачыклап бетерергә кирәк инде.

Күрүегезчә, бүген мунчада идәннән бигрәк минем баш күбрәк җылына 😅🔥


Мунчадагы җылы идән искә төшеп китте... 😂 Ә анда минем 6 кран! 😄 Кайсын ачарга, кайсын ябарга, кайсынабөтенләй тимәскә — ел саен бер үк башваткыч! 🤣

Узган ел өйрәнгән идем, быел тагын онытканмын! Озак баш ватканчы, ИИны ачтым да сорадым. Һәм ул миңа барысын да аңлатып бирде.


ИИ — бик акыллы нәрсә ул! Рецепт кирәкме, текстмы, дәресме, җылы идәнме — барысына да җавап табарга ярдәм итә 😂 Кыскасы, бүген мин укытучы түгел, мунча инженеры 🤣

ИИ булмаса, мин бу 6 кранга карап язга кадәр уйланып утырыр идем, мөгаен 😂

П.С. Дипсик белән кулланам


Бу баночканы сез миндә беренче тапкыр гына күрмисез инде 😄 BIOCLIC Detox Сеннол турында элек тә сөйләгәнем бар, үзем дә курс итеп кулланып карадым.

Әйдәгез, «детокс», «минус кг» һәм «организмны чистарта» дигән матур сүзләрсез, гади тел белән аңлатыйм 😃


Составында:

🍯 башкорт балы
🌿 сенна
🌱 кара тмин орлыгы
🫒 зәйтүн мае

Төп «эшче көч» — сенна. Ул йомшарткыч эффект бирергә мөмкин. Эффекты якынча 6–10 сәгатьтән башланырга мөмкин. Шуңа беренче тапкыр кулланганда иртән өч сәгатьлек киңәшмә планлаштырмагыз 😂🙈

Кич белән 0,5 чәй кашыгыннан башларга, кирәк булса әкренләп арттырырга, әмма 3 чәй кашыгыннан арттырмаска киңәш ителә.


Әйткәндәй, BIOCLIC Нефтекамскида эшли, аларның продукцияләре күпләргә таныш. Әгәр сезгә дә вакыт-вакыт эчәклеккә өстәмә ярдәм кирәк кебек тоелса — BIOCLIC Detox-сеннолына игътибар итегез 🌿

📲 Артикул WB: 443605826
Wildberries — BIOCLIC Detox-сеннол

https://www.wildberries.ru/catalog/443605826/detail.aspx?size=627696858

#сеннол #детокс #bioclic #сәламәтлек #ашкайнату #иммунитет #эчәклек #үзеңтурындакайгырту


Җиләк-җимешле кекс 🍰

Кирәк була:

* 4 йомырка
* 160 г шикәр
* 160 г он
* бер чеметем тоз
* 1 пакет разрыхлитель
* җиләк-җимеш:
карагат, кура җиләге, чия, алма — нәрсә бар, шуны салырга була 😄

Йомырканы шикәр белән яхшылап күпертергә. Тоз өстәргә. Аннары он белән разрыхлительне кушып, әкренләп массага кертергә.

Ахырдан җиләк-җимешне өстәп, сак кына болгатырга. Җиләк-җимешне күбрәк салсаң, тагын да тәмлерәк була 😋

Камырны формага салып, 180 °C ка кадәр кыздырылган духовкада якынча 30–40 минут пешерергә. Әзерлеген зубочистка белән тикшерергә.


Гади генә, әмма бик тәмле кекс килеп чыга ❤️


Чәйдән соң туры әти-әниләргә киттем — бүген бүләк иткән йөз илле мең кәнфитне таратырга 😂🍬

Әни бигрәк сөенде! Аннары үзенең төп киңәшен бирде: балаларга бишле генә куярга кирәк диде! 😂❤️


Кыскасы, кәнфитләрне өләштем, әнидән инструкция алдым. Иртәгә мәктәптә кем бишле ала — белеп торыгыз, анда әнинең дә өлеше бар! 😂


Бүген дәресләрдән соң коллегалар белән җыелып, бергәләп чәй эчеп алдык ☕😄

Өстәлдә торт, чәй, кәнфит… ә тема барыбер бер: балалар, дәресләр һәм мәктәп 🤦‍♀️ Укытучыны мәктәптән чыгарып була, ә мәктәпне укытучыдан — юк икән 😂

Показано 20 последних публикаций.