Әниләр мәчете 🕌


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Религия


🌙Җомга вәгазьләре, 📚Тәфсир дәресләре
📈Поддержать канал: https://max.ru/mechet_eniler/AaD3mMuGHAg
🕌Мәчеткә сәдака: https://max.ru/mechet_eniler/AZ1xylQkWtg

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Религия
Статистика



Үзегез тыңлагыз🔈
Якыннарыгызга җибәрергә онытмагыз🤲😊🕌Әниләр мәчете.
Языл:✅ ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler
ТГ https://t.me/mechet_eniler





🤲 #Җомга кичәсе мөбарәк булсын!
Йә Раббым,ошбу Җомга кичләрендә күңелләребезгә тынычлык, җаннарыбызга иминлек һәм йөрәкләребезгә сабырлык бир. Кайгыларыбызны — шатлыкка, авырлыкларыбызны — җиңеллеккә, борчуларыбызны — рәхәткә алыштыр. Күңелләребездәге изге теләкләребезне хәерлесе белән кабул кыл, өметләребезне акла, догаларыбызны җавапсыз калдырма. Һәрбер кайгыдан соң — сөенеч, һәрбер авырлыктан соң — җиңеллек, һәрбер ябык ишек урынына — хәерле бер ишек ач. Күптән көткән хәерле хәбәрләрең белән сөендер, көтмәгән җирләрдән рәхмәтеңне һәм нигъмәтләреңне ирештер.
Йә Аллаһ, без киләчәгебезнең серләрен белмибез, әмма аны Сиңа тапшырабыз. Син — иң хәерле Идарәче, иң ышанычлы Саклаучы. Без белмәгәнне Син беләсең, без күрә алмаганны Син күрәсен. Шуңа күрә киләчәгебезне без уйлаганнан да хәерлерәк, алдагы көннәребезне үткәннәребездән дә матуррак кыл. Ризыкларыбызга бәрәкәт, йортларыбызга иминлек, күңелләребезгә нур, гаиләләребезгә татулык һәм йөрәкләребезгә иман ныклыгы бир. Безне Үзеңнең рәхмәтеңнән, ярдәмеңнән һәм саклавыңнан аерма. Һәр адымыбызны хәерле ит, һәр юлыбызны уң ит, һәр теләгебезнең хәерлесен насыйп кыл. Я Раббым, без көткәннән дә хәерлерәген, сораганнан да файдалырагын, уйлаганнан да матуррагын насыйп ит. Безгә дә, якыннарыбызга да дөньяда һәм ахирәттә хәер-сәгадәт бир.
Әмин, йә Раббәл-галәмин! 🤲
➡️ Якыннарыңа җибәр.
🕌Әниләр мәчете.
Языл:
ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler
ТГ https://t.me/mechet_eniler

3.1k 11 121

Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
🚙Руль артына утырганда, ✅"БИСМИЛЛӘҺ..." әйтелә һәм шушы дога укыла:
"Сүбхәәнәлләзии сәххара ләнәә һәәзәә вә мәә күннәә ләһүү мүкъриниинә вә иннәә иләә раббинәә ләмүңкалибүүн".
Мәгънәсе: Бу утырып йөри торган нәрсәләрне безгә хезмәт иттергән Аллаһының даны бөектер. Ул бөтен җитешсезлекләрдән пакьтер, юкса, безнең боларга көч җитмәс иде. Һичшиксез, без – Раббыбызга кайтучыларбыз!»
✅Болай дога кылсак та була:
"Аллаһым! Синең исемеңне телгә алып юлга чыгам. Миңа биргән сәламәтлек һәм эш өчен Сиңа шөкер итәм. Сәфәрдә мине, машинамны, юлчыларны бәла-казалардан һәм бөтен куркынычлардан сакла, ярдәмеңнән ташлама. Без күпме генә гөнаһлы булсак та, Син безне гафу ит. Барачак җиребезгә сау-сәламәт җитүебезне насыйп ит. Балаларыбызны ата-анасыз калдырма. Әйләнеп кайтканда гаиләләребезне кайгы-хәсрәтсез күрергә насыйп ит. Синең һәр нәрсәгә көчең җитәдер, Аллаһым!"
➡️ Якыннарыңа җибәр.
🕌Әниләр мәчете.
Языл:
ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler
ТГ https://t.me/mechet_eniler


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
⁉️Кем ул банкрот?
Бервакыт Аллаһының Илчесе ﷺ сәхабәләрдән: “Сез банкротның кем икәнен беләсезме?” – дип сораган. Алар: “Безнең арада банкрот дип акчасы һәм малы булмаган кешене атыйлар”, – дип җавап биргәннәр. Шунда Пәйгамбәребез ﷺ әйткән:
“Дөреслектә, минем өммәтемнең әһелләреннән банкрот – Кыямәт көнендә үзе белән намазын, уразаларын һәм зәкәтен алып килүче, ләкин шул ук вакытта аның моны рәнҗетүе, моңа яла ягуы, моның малын үзләштерүе, моның канын түгүе, моңа сугуы ачыклана, һәм шунда аның изге гамәлләреннән нәрсәдер – бу кешегә, ә нәрсәдер монысына бирелә. Әгәр бөтенесе белән дә хисаплашып бетергәнчегә кадәр аның изге гамәлләре бетсә, ул вакытта рәнҗетелгәннең гөнаһларыннан нәрсәнедер алып аңа йөклиләр, ә аннан соң аны Җәһәннәмгә ташлыйлар!”
Бу хәдис тормышыбызга кешеләр белән мөнәсәбәт кылуны анализларга куша. Зыян салган булсак, бу дөньяда ук гафу  сорап, бүләкләр биреп араны төзәтеп, өстебездә булган хакларны үтәп калырга тырышыйк.
➡️ Якыннарыңа җибәр.
🕌Әниләр мәчете.
Языл:
ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler
ТГ https://t.me/mechet_eniler


✅Уң ягы — «Тормыш» حياة
«Тормыш» сүзе тә мәрбута (ة) — бәйләнгән, ябык хәреф белән язылган.
Ул кешене бу дөнья белән бәйләүче аркан кебек.
Тормыш бәйли.

✅Сул ягы — «Үлем» موت
«Үлем» сүзе тә (ت) — ачык хәреф белән язылган.
Үлем Аллаһ белән очрашу өчен ачыла торган ишек кебек.
Үлем азат итә.

✍️Хикмәт:
Йөрәгеңне Аллаһка бәйләп яшә. Үлем килеп, «тә» ачылгач, син аны тыныч каршыларсың һәм Аның белән очрашуга әзер булырсың.
➡️ Якыннарыңа җибәр.
🕌Әниләр мәчете.
Языл:
ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler
ТГ https://t.me/mechet_eniler


📌Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: "Мин укытучы итеп җибәрелдем".

✍️Башка бер хәдистә: “Арагыздан иң яхшысы – белем алып, аны башкаларга тараткан кеше”,- дигән.
👨‍🏫Мөгаллимлек итү дәрәҗәсе ислам динендә шул кадәр зур!
📐Укытучы  - кешелекнең гасырлар буе туплаган белемен безгә җиткерүче кеше. Зур ихтыяр көче, сабырлык сорый торган мөгаллимлек сәләте һәр кешегә дә бирелми.
✏️Гыйлем җиткерү җәмгыять һәм Аллаһы Тәгалә алдында зур җаваплылык та.
📕Җәмгыятьнең киләчәге хәзерге укытучылар хезмәтеннән күзаллана. Шуңа күрә укытучыларның абруе һәрвакыт югары.
📚Хөрмәтле укытучылар! Аллаһы Тәгалә гыйлем ияләре буларак сезнең дәрәҗәгезне югары күтәрә.  Белемнәрегезне ихлас күңелдән яшь буынга җиткереп, аларның игелеген, хезмәтегезнең әҗер-савабын күрергә язсын! 🤲🏻
➡️ Якыннарыңа җибәр.
🕌Әниләр мәчете.
Языл:
ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler
ТГ https://t.me/mechet_eniler


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Аллаһка мең шөкер 🤲

Әгәр синең сине сыендырып торган йортың, йоклый торган урының, өеңдә ризыгың булса, син дөнья халкының 75 процентыннан баерак. Шуңа күрә: «Әлхәмдүлилләһ!» — диген.

Әгәр бүген син сәламәт булып уянгансың икән, бел: хәзерге вакытта җир шарында рак авыруы китереп чыгарган авыртулардан интегүче якынча 40 миллион кеше бар. Шуңа күрә: «Әлхәмдүлилләһ!» — диген.

Әгәр син сугыш куркынычын кичермәгән, төрмәдә ялгызлыкның ачы хисен һәм җәфаларны татымаган булсаң, син җир йөзендәге 500 миллион кешедән дә бәхетлерәк шартларда яшисең. Шуңа күрә: «Әлхәмдүлилләһ!» — диген.

Әгәр син мәчеттә намаз укый, динеңнең гыйбадәтләрен курыкмыйча, эзәрлекләүләрдән, җәфалаулардан, кулга алынудан яки үтерелүдән курыкмыйча үти аласың икән, синдә 3 миллиард кешегә насыйп булмаган зур нигъмәт бар. Шуңа күрә: «Әлхәмдүлилләһ!» — диген.

Әгәр әти-әниең исән һәм бергә яшиләр, аерылышмаганнар икән, син бу дөньяда сирәк очрый торган нигъмәткә иясең. Шуңа күрә: «Әлхәмдүлилләһ!» — диген.

Әгәр син бу мәкаләне укый аласың икән, бел: төрле сәбәпләр аркасында 2 миллиард кеше белем алу мөмкинлегеннән мәхрүм. Шуңа күрә: «Әлхәмдүлилләһ!» — диген.

➡️ Якыннарыңа җибәр.
🕌Әниләр мәчете.
Языл:
ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler
ТГ https://t.me/mechet_eniler

6.3k 24 211



Үзегез тыңлагыз🔈
Якыннарыгызга җибәрергә онытмагыз🤲😊🕌Әниләр мәчете.
Языл:✅ ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler
ТГ https://t.me/mechet_eniler


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
✍️Хәдис
“Җомга көнне мәчетнең һәр ишеге алдына фәрештә килеп, җомгага килүчеләрне гамәлләр дәфтәренә чиратлап яза башлый. Шулай итеп, мәчеткә иң беренче килүчеләр, бер дөялек🐫 әҗер-савапка лаек булалар, аннан соң бер сыерны🐄 корбан итеп чалган шикелле савап алырлар, аннары бер сарык 🐏корбан чалган савап хасил була. Моннан соңырак килүчеләр – бер тавыкны🐓 садака иткән әҗер-савапка, моннан соң килүчеләр - бер йомырка🥚 садака биргән әҗер-савапка лаек булырлар. Имам мөнбәргә чыгып, хөтбәсен укый башлагач, фәрештәләр дә дәфтәрләрен ябып, хөтбә тыңлый башлый.”
➡️ Якыннарыңа җибәр.
🕌Әниләр мәчете.
Языл:
ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler
ТГ https://t.me/mechet_eniler


Канал принимает донаты

Нажмите на кнопку, чтобы отправить донат и помочь каналу


Өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәклеге турында Пәйгамбәребез ﷺ бер хәдистә шулай ди:
«Кем дә кем кечкенәбезгә карата рәхимле булмаса, өлкән кешебезне олыламаса һәм галимебезнең хакын белмәсә, ул бездән түгел»(ягъни ул Аллаһ һәм Мөхәммәд ﷺ күрсәткән юлдан бармый) (Табарани).
Бу хәдис олыларга хөрмәт күрсәтү Ислам динендә зур урын алып торганлыгын аңлата.
Ни өчен без өлкәннәрне, карт кешеләрне хөрмәт итәргә тиеш? Моның төп сәбәбе өлкән кешеләрнең зур тормыш тәҗрибәсенә ия булуына һәм дөньяда күпне күрүенә бәйле. Менә шуңа күрә дә алар яшьләргә үзләренең акыллы киңәшләрен бирә ала. Аларда тәҗрибә, акыл һәм хикмәт яшьләргә караганда күбрәк. Шуңа Аллаһ Тәгалә һәм Мөхәммәд ﷺ аларны хөрмәт итәргә куша.
Яшь кеше үзеннән өлкәннәргә хөрмәт күрсәтсә, олыгайгач аның үзенә дә шундый ук хөрмәт күрсәтәчәкләр. Пәйгамбәребезﷺ әйтә: 
«Әгәр дә яшь егет өлкән яшьтәге картны хөрмәтләсә, Аллаһ картлык көнендә аны хөрмәтләүче кешене билгеләячәк» (Тирмизи).
➡️ Якыннарыңа җибәр.
🕌Әниләр мәчете.
Языл:
ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler
ТГ https://t.me/mechet_eniler


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Кыз бала өчен дога🤲🏻
✅Әллаһуммә ихфәз ибнәти би-хифзика, вә күн ләһә гәүнән вә нәсира, Вә әбгид ганһә күллә шәррин вә хәзән вә хәмм.
Әллаһүммәрзукһә сәгәдәтән дәимәтән, вә сиххәтән тәммәтән,
Вә рахәтә бәлин лә тәнкатигу.
Әллаһүммә нәввир кальбәһә биль-имән, вә зәййин хулюкаһә биль-Кур'ән, Вәҗгәлһә мин гибәдикәт-таһирин әт-таибин.

✅О Аллах, сохрани мою дочь Своей защитой, будь для неё помощником и защитником, и отдали от неё всякое зло, печаль и тревогу. О Аллах, даруй ей постоянное счастье, совершенное здоровье и душевное спокойствие, которое не прерывается. О Аллах, освети её сердце верой, укрась её нрав Кораном и сделай её одной из Твоих чистых и покорных рабов.

✅Аллаһым, кызымны Үз саклавың белән сакла, аңа ярдәмче һәм яклаучы бул, һәм аннан һәр төрле явызлыкны, кайгыны һәм борчуны ераклаштыр.
Аллаһым, аңа даими бәхет, камил сәламәтлек һәм өзелмәс күңел тынычлыгы бүләк ит. Аллаһым, аның күңелен иман белән яктырт, әхлагын Коръән белән бизә, һәм аны Үзеңнең пакь һәм итагатьле колларыңнан кыл.
➡️ Якыннарыңа җибәр.
🕌Әниләр мәчете.
Языл:
ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler
ТГ https://t.me/mechet_eniler


#намаз #намазвакытлары #времянамаза #октябрь
🕌Әниләр мәчете.

Языл:
ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler
ТГ https://t.me/mechet_eniler


Хәрби хезмәттәге балалар, ир туганнар өчен догалар
✅Ир туганнар өчен догалар
اَللَّهُمَّ احْفَظْهُ وَاحْرُسْهُ بِعَيْنِكَ الَّتِي لَا تَنَامُ، وَكَلِّلْهُ بِالصِّحَّةِ وَالْعَافِيَةِ، رَبِي لَا تُرِنِي فِيهِ أَمْرًا يُؤْذِينِيِ.
Аллаһуммә-хфазһү вәхрусһү би ’әйникә әлләти лә тәнәмү вү кәллилһү би-с-сыйхати вәл-’әфия. Рабби лә турини фиһи әмран юъзини.

Йа Аллаһ, аны Үзеңнең бетмәс-төкәнмәс кайгыртуың белән сакла һәм аңа сәламәтлек һәм иминлек бир! Йа Раббым, миңа аның белән бәйле кайгыга сала торган нәрсәләрне күрергә насыйп итмә!

اَللَّهُمَّ آنِسْهُ فِي غُرْبَتِهِ. وَأَذْهِبْ عَنْهُ الوَحْشَةَ وَالْوَحْدَةَ بِالرِّفْقَةِ الصَّالِحَةِ. اَللَّهُمَّ كُنْ لَهُ فِي سَفَرِهِ وَغُرْبَتِهِ خَيرًا مِنَّا.
Аллаһүммә әәнисһү фи гурбатиһи вә әзхиб ’анәһү әл-вәхшәта вә әл-вәхдәта би руфкати әс-салихин. Аллаһүммә күн ләһү фи сәфәриһи вә гурбатиһи хәйран миннә.

Йа Аллаһ, ерак җирләрдә аның юлдашы бул, һәм иманлы юлдашлар ярдәме белән аны борчудан һәм читләшүдән арала! Йа Раббым, өйдән еракта аның сәфәрендә безгә караганда яхшырак (ярдәмче) бул!

✅Аналар уллары өчен кыла торган дога
اَللَّهُمَّ اِنِّي اَسْتَوْدِعُكَ ابْنِي فَاحْفَظْ دِينَهُ وَنَفْسَهُ وَكُنْ عَوْنًا لَهُ وَرُدَّهُ سَالِمًا مِنْ كُلِّ مَكْرُوهٍ وَغَانِمًا بِكُلِّ خَيْرٍ

Аллаһүммә инни әстауди’үкә ибни фәхфәз динәһү вә нәфсаһү вә күн ’әүнән ләһү вә руддуһү салимән мин күлли мәкруһин вә ганимән би күлли хәйр.

Йа Аллаһ, Сиңа үземнең улымны ышанып тапшырам! Аның динен һәм тормышын сакла, аңа ярдәмче бул, аны һәртөрле золымнан исән-сау һәм хәерлесе белән баетып кайтар!

✅Хатын-кызлар ирләре өчен кыла торган дога
اَللَّهُمَّ إِنِّي أَخْرَجْتُ زَوْجِي مِنْ حَوْلِي وَقُوَّتِي إِلَى حَوْلِكَ وَقُوَّتِكَ.. فَاحْفَظْهُ اللَّهُمَّ بِحِفْظِكَ. وَأَبْعِدْ عَنْهُ كُلَّ مَا يَضُرُّهُ وَيُؤْذِيهِ وَأَعِدْهُ إِلَيَّ عَلَى خَيْرٍ
Аллаһүммә инни әхраҗту зауҗи мин хәүли вә куввәти илә хәүликә вә кувватикә фахфазһү аллаһүммә бихифзикә вә әб’ид ’әнһү күллә мә ядурруһү вә юъзиһи вә а’идһү иләйә ’алә хәйр.

Йа Аллаһ, мин үземнең иремне Сиңа ышанып тапшырып җибәрәм! Йа Раббым, аны якла, аңа зыян салырлык һәм авырту китерерлек һәр нәрсәдән сакла, һәм аны миңа исән-имин кире кайтар!

اَللَّهُمَّ إِنِّي اَسْتَوْدِعُكَ زَوْجِي.. وَأَنْتَ الَّذِي لَا تَضِيعُ وَدَائِعُهُ.. اَللَّهُمَّ احْفَظْهُ بِعَيْنِكَ الَّتِي لَا تَنَامُ وَبِعِزِّكَ الَّذِي لَا يُضَامُ
Аллаһүммә инни әстәүди’үкә заүдҗи вә әнтә-л-ләзи лә тады’у вәдаи’үһү. Аллаһүммә-хфәзһү би ’әйникә әлләти лә танәмү вә би ’иззикә әлләзи лә юдәм.

Йа Аллаһ, Сиңа иремне ышанып тапшырам, ә Син амәнәт итеп биргәнгә зыян салмассың! Йа Раббым, Үзеңнең бетмәс-төкәнмәс кайгыртуың һәм Үзеңнең гаделсезлеккә юл куймаучы кодрәтең белән сакла!

اَللَّهُمَّ احْرُسْ زَوْجِي وَقُرَّةَ عَيْنِي فِي سَفَرِهِ هَذَا. بِعَيْنِكَ الَّتِي لَا تَنَامُ، وَعِزِّكَ الَّذِي لَا يُضَامُ.. اَللَّهُمَّ احْفَظْهُ وَرُدَّهُ إِلَيْنَا فِي الْقَرِيبِ الْعَاجِلِ مَجْبُورًا غَيْرَ مَكْسُورٍ.
Аллаһүммә-хрус зәүҗи вә куррата ’әйни фи сәфәриһи хәзә би ’әйникә алләти лә танәмү вә би ’иззикә әлләзи лә юдәм. Аллаһүммә-хфәзһү вә руддуһү иләйнә фил-кариб әл-’әдҗил мәдҗбурән гайра мәксур.

И Аллаһ, бу сәфәрдә минем иремне һәм күзләремнең нурын Үзеңнең чиксез кайгыртуың һәм Үзеңнең гаделсезлеккә юл куймаучы кодрәтең белән сакла! Йа Раббым, аны сакла һәм аны безгә тиз арада исән-имин итеп кире кайтар!
➡️ Якыннарыңа җибәр.
🕌Әниләр мәчете.
Языл:
ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler
ТГ https://t.me/mechet_eniler
ВКонтакте | ВКонтакте


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
🤲🏻Әти-әниең өчен дога кылу
✅«Раббәнә-гфирлии вәли-вәлидәййә вә лиль-мүэминиинә йәүмә йәкуумуль-хисәәбе» (Әй Раббыбыз! Гафу ит мине һәм әти-әниемне, һәм барча мөэминнәрне Кыямәт көнне хисап кылынган чакта) («Ибраһим» сүрәсе, 41 нче аять).
✅«Раббир-хәмһүмәә кәмәә Раббәйәәнии сагыйра» (Әй Раббым! Алар мине мәрхәмәт белән тәрбия кылганы кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!») («Исра» сүрәсе, 24 нче аять).
➡️ Якыннарыңа җибәр.
🕌Әниләр мәчете.
Языл:
ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler
ТГ https://t.me/mechet_eniler




Үзегез тыңлагыз🔈
Якыннарыгызга җибәрергә онытмагыз🤲😊🕌Әниләр мәчете.
Языл:✅ ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler
ТГ https://t.me/mechet_eniler

Показано 20 последних публикаций.