Рамиль Нутфуллин


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Политика


Глава Балтасинского района РТ
https://max.ru/join/4t-bI9KpSdalP3ysXQ-SQUqQJWQLEigv2ZQE73nEseU

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Политика
Статистика

Олы йөрәкле, ихлас һәм көчле рухлы укытучыларыбыз! Мөхтәрәм мәгариф ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйм!
Җаваплы хезмәтегез, киңкырлы эшчәнлегегез бәяләп бетергесез. Замана үзгәргән, тормышка яңа технологияләр үтеп кергән саен катлаулана барган эшегез сабырлык һәм тырышлык сорый, чөнки һәр яңа буынны тулысынча уку процессына җәлеп итү, кызыксындыра алу өчен укытучының үзенә дә замана белән бергә атлау таләп ителә.

Укытучы биргән белемнәр, үгет-нәсыйхәт һәр кешегә тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Мөгаллимнәрнең авыр, катлаулы, җаны-тәне белән бирелеп эшләүне таләп иткән һөнәрләре, үзләрен мәктәпкә, укучыларына, аларга төпле белем бирүгә багышлаулары бәяләп бетергесез олы хезмәт. Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет, киләсе көнгә ышаныч, максатка омтылучан һәм игелекле укучылар, эшегездә иҗади уңышлар телим!


Хәерле иртә, хөрмәтле райондашлар! Хезмәт атнасы уңышлы узсын!

📸"Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә ял итүче өлкәннәрнең кул эшләре.


Бүген Борбаш авылындa 2011-2012, 2013 нче елгы һәм аннан яшьрәк көрәшчеләр арасында Галимуллин Рафил Шәфигулла улы истәлегенә көрәш ярышлары узды

Җанатарларга матур көрәш бәйгесен тамаша кылырга мөмкинлек биргән яшь көрәшчеләребезгә рәхмәт! Бәйгенең ныклы нигезе, дәвамы бар. Киләсе елларга да көрәш келәмнәре кызып, заллар тулып торыр дип ышанам.


Бүген социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина һәм район ветераннар советы рәисе Радик Михайлов белән берлектә "Наз" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Чепья авылында урнашкан "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә булдык, өлкән буын вәкилләре белән очрашып, аларны бәйрәм белән котладык.

"Наз" тернәкләндерү бүлекчәсенең төп эш юнәлеше лаеклы ял яшендәге өлкәннәргә, инвалид гражданнарга социаль-медицина, социаль-психологик, психологик-педагогик ярдәм күрсәтүгә, социаль адаптация һәм реабилитация үткәрүгә юнәлдерелгән. Бүгенге көндә биредә 29 өлкән кеше ял һәм тернәкләндерү курслары уза.


Хәерле иртә, дуслар!

Бүген балтачлылар , гадәттәгечә агросәнәгать паркында башкала халкын сөендерделәр. Районыбызда җитештерелгән продукциягә сорау зур. Казанлылар бездә җитештерелгән продукцияне яратып алалар.
Ярминкәләр гөрләп тора. Мәдәният хезмәткәрләребез җыр-моң өләшә. Сатып алучыларның да кәефләре яхшы, күңелләре көр.
Көзге муллык табыннарыбызны бизәсен. Казанлыларны агросәнәгать паркында Балтач уңганнары әзерләп алып килгән бай ярминкәдә көтеп калабыз!


Репост из: Балтасинский муниципальный район РТ
Бүген район мәдәният үзәгендә, бистәбездә һәм авыл җирлекләрендә яшәүче лаеклы буын вәкилләрен хөрмәтләделәр.
‎
‎Өлкәннәрне бәйрәм белән муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин тәбрикләде. Ул өлкәннәргә изге теләкләрен ирештереп, бәхетле картлык, имин еллар, балалар һәм оныклар куанычы теләде.

Шулай ук бәйрәм сәхнәсендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән тормышка ашырылган Электрон мактау тактасы лауреатлары һәм районыбыз җирлегендә озак еллар матур, тигез, парлы тормыш кичергән бертөркем гаиләләребез хөрмәтләнде!

Ихластан котлыйбыз!
‎


Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан агросәнәгать комплексы ветераннарын зурладылар.

Министр урынбасары Дмитрий Яшин ветераннарга күпьеллык фидакарь хезмәтләре, туплаган тәҗрибәләре һәм яшь буынга тапшырган белемнәре өчен чиксез рәхмәтен җиткерде.

Быел юбилейларын билгеләп үтүче мөхтәрәм ветераннарыбыз аерым игътибар үзәгендә булды. Авыл хуҗалыгы үсешенә керткән лаеклы өлеше, югары һөнәри осталыгы һәм намуслы хезмәте өчен Җәлил Васил улы Фазлыев «Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы мактаулы ветераны» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров исеменнән ветеранга Рәхмәт хаты тапшырылды.

Хөрмәтле ветераныбызны мәртәбәле бүләкләр алуы белән ихлас күңелдән котлыйм!


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
🍁Киңәш, ярдәм кирәк чаклар була,

Әле дә сез бар үрнәк алырлык…
Рәхмәт сезгә, өлкәннәребез!


Октябрь ае иң олы бәйрәмнәрнең берсе - Өлкәннәр көне белән башланып китте. Айның тәүге 10 көне районыбызда "Өлкәннәр" декадасы буларак уза. Һәрвакыт изге теләкләре, хәер-догалары белән юлларыбызны яктыртучы, тирән карашлы, нык ихтыярлы өлкәннәребезгә ихтирам-хөрмәт чиксез булырга тиеш, чөнки киләчәк буын үз үрнәгебездә тәрбияләнә.

Бүген бертөркем җитәкчеләр белән районыбызның 100 яшьтән узган акъәбиләрен - Түнтәрдән Әминә Зарипова, Яңгулдан Маһикамал Сафиуллина, Түбән Кенәдән
Рәйсә Гәрәеваны Өлкәннәр көне белән тәбрикләдек, Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның һәм районыбызның бәйрәм бүләкләрен тапшырдык.

Камил акыл белән, ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар булып яшәүче өлкәннәребез үткән тарихны бик яхшы хәтерлиләр. Алар белән һәрдаим очрашып торырга язсын.
Өлкәннәребезгә ныклы сәламәтлек, хәерле гомерләр, җан тынычлыгы телим!


Бүген атналык киңәшмә барышында махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм әзерләүдә керткән зур өлешләре, актив гражданлык позицияләре өчен "Арбор" җәмгыяте җитәкчесе Хәмит Баязитовка, Норма авыл җирлеге җитәкчесе Радик Шәрипҗанов һәм Яңгул җирлеге җитәкчесе Рамил Гыйлвановка частьләрдән килгән Рәхмәт хатларын тапшырып уздык. Ватаныбыз иминлеген тәэмин итүдә үзегезнең көндәлек эшегез һәм хезмәтегез белән зур өлеш керткәнегез өчен рәхмәт, егетләр!
Илебез иминлеге өчен хезмәттә бергә булыйк.


Дорогие друзья, земляки!
⠀
Есть люди, которые являются настоящей душой своей малой родины. Именно их имена сегодня с гордостью сияют на Электронной доске почёта Республики Татарстан! Мы безмерно рады и горды тем, что среди этих достойных людей есть и наши замечательные балтасинцы.
⠀
Сегодня я хочу с особой теплотой рассказать о человеке, который посвятил свою жизнь тому, чтобы мы всегда оставались на связи, а также сохранению и развитию почтовой и телекоммуникационной связи в нашем районе.
⠀
Ахмадуллин Азат Рамазанович — линейно-сервисный инженер «Таттелеком Летай». За этими словами — годы кропотливого труда. Азат Рамазанович — настоящий мастер своего дела. К своим обязанностям он относится с огромной ответственностью, в совершенстве владеет специальностью. Любую задачу он тщательно прорабатывает и анализирует, чтобы выполнить её безупречно. Именно на таких профессионалах и держится благополучие нашего района.
⠀
Создание Электронной доски почёта инициировал Раис нашей республики Рустам Нургалиевич Минниханов. Это прекрасная возможность сказать «спасибо» тем, кто своим ежедневным трудом делает жизнь в районе комфортнее. Уверен, многие из вас найдут на этой платформе знакомые имена. Обязательно загляните и поддержите наших земляков!
Найти всех лауреатов можно на платформе gordost.tatar.ru.
⠀
Ещё раз от всего сердца поздравляю Азата Рамазановича с заслуженным признанием! Это наша общая гордость.


Кадерле өлкәннәребез!
Сезне көзге якты бәйрәм — Халыкара Өлкәннәр көне белән ихластан котлыйм. Өлкәннәр көне безнең барыбыз өчен дә үзенчәлекле бәйрәм. Анда – җылылык, ихласлык, хөрмәт, мәхәббәт салынган. Ул – буыннар бердәмлеге, дәвамчанлыгы, чорлар бәйләнеше символы булып тора. Яшь буын өчен Сез – кыйммәтле байлыкка тиң тормыш тәҗрибәсенә ия затлар, әхлакый кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар, балалар һәм оныклар өчен терәк һәм тугры ярдәмчеләр.
Районыбызның иҗтимагый һәм мәдәни тормышында, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә өлкән буынның өлеше бик зур. Сез, элек тә, заман авырлыкларына бирешмичә, илебез өчен көчегезне, хезмәтегезне кызганмагансыз, бүгенге көндә дә сезнең зирәклек һәм зур тормыш тәҗрибәсе яшьләргә күп мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итә.

Бүгенге бәйрәм көнендә бәяләп бетергесез хезмәтегез, көчле рухлы булуыгыз, районыбызга карата булган эчкерсез мәхәббәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез! Һәрвакыт якыннарыгызның җан җылысын тоеп, җылы карашка кинәнеп яшәгез! Бәйрәм белән, хөрмәтле өлкәннәребез!


Хәерле иртә, хөрмәтле райондашлар! Иртәләр матур тусын, илләр, көннәр тыныч булсын!


Репост из: Рустам Минниханов
Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
С Днем воссоединения Донбасса и Новороссии с Россией!
Мы продолжаем поддерживать Лисичанск и Рубежное, восстанавливать школы, больницы, инфрастуруктуру.
Мирного неба, тепла и благополучия каждому дому Донбасса и Новороссии!

Башкарыла торган эш бик мөһим: бу балаларның якты киләчәге, гаиләләрнең тынычлыгы дигән сүз.
Без бергә, без бердәм!
Җиңү безнең якта булачак!


Репост из: Балтасинский муниципальный район РТ
26 сентября состоялась масштабная ярмарка-выставка сельскохозяйственной продукции и изделий технического творчества. Участники из разных районов представили свои подворья, украшенные в национальном колорите и с фигурами из сена.
⠀
Наш район был по достоинству оценён на высшем уровне: ярмарку посетил Раис Татарстана Рустам Минниханов, а Балтасинский район получил награду за оригинальность в организации выставочного пространства.
⠀
Поздравляем!


Бүген ТР Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов еллык Юллама белән чыгыш ясады. Район делегациясе һәм якташлар белән әлеге мөһим вакыйгада катнаштык.

Чыгышында Республика Рәисе социаль-икътисадый үсешкә йомгак ясады һәм киләчәккә төп бурычларны билгеләде.

2027 ел Татарстанда республикабызның беренче Президенты — Минтимер Шәрип улы Шәймиев елы булачак. Киләсе елда ил агасы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.

«Минтимер Шәрип улының илебез һәм республикабыз каршындагы казанышлары — бүгенге Татарстан уңышы нигезенә салынган фундамент. 2027 елны игълан итү — аның Россия дәүләтчелеген ныгытуга керткән тарихи өлешенә лаеклы бәя», — дип ассызыклады Рөстәм Нургали улы.
Горурланабыз!


Хәерле иртә, хөрмәтле райондашлар!
Доброе утро, дорогие земляки!


Актаныш районында Татарстан Республикасының беренче Президенты кубогына яшүсмерләр арасында узган төбәкара милли көрәш ярышында 50 кг үлчәү авырлыгында Смәел авылыннан Галимуллин Рүзәл 3 нче урын яулады. Рүзәлне һәм остазы - Миннеханов Альберт Алимас улын ихлас күңелдән котлыйм, алга таба да уңышлар, җиңүле ярышлар телим!


В ООО «СХП«Татарстан» руководители сельскохозяйственных предприятий ознакомились с современной технологией заготовки кормов — корнажем. Этот метод позволяет консервировать кукурузу, сохраняя в ней максимум питательных веществ, без необходимости дорогостоящей сушки, что особенно актуально для нашего короткого лета.

Технология позволяет существенно сократить расходы на покупку дорогостоящих концентратов и, что самое важное, способствует увеличению надоев.

Научный подход к организации кормовой базы — это ключ к сильной экономике района и основа нашей продовольственной безопасности. Будем внедрять технологию в рабочий процесс!


27 сентябрь - тәрбияче һәм мәктәпкәчә
яшьтәге балаларга белем бирүче хезмәткәрләр көне.

Баланың якын дусты, сердәшчесе,тормышка беренче адымнарын ясарга ярдәм итүче мөгаллиме аерым игътибарга лаек!
Әти-әни,әби-бабай кочагында иркәләнеп-назланып кына үскән сабый бала өчен ике-өч яшендә тагын кем икенче әнигә әверелә? Әлбәттә, балалар бакчасы тәрбиячесе! Гомерләрен шушы нәниләрне тәрбияләүгә багышлаган барлык тәрбиячеләргә һөнәри осталыклары һәм сайлаган хезмәтләренә тугры булганнары өчен рәхмәтемне белдерәм!
Ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм уңышлар телим!

27 сентября - день воспитателей и работников дошкольного образования.
Позвольте выразить искренние слова благодарности за ваш труд, любовь к своей профессии. Желаю вам успехов в начинаниях, крепкого здоровья, счастья, бодрости духа и всего самого доброго.

Показано 20 последних публикаций.