Балтасинский муниципальный район РТ


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Новости и СМИ


Официальный канал Балтасинского муниципального района Республики Татарстан.✅
Рәсми Балтач

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Новости и СМИ
Статистика

🍁1нче октябрь көнне Субаш авылы мәдәният йортында эшләп килүче керәшеннәрнең «Туганай» халык вокаль ансамбле Казан шәһәрендә урнашкан Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә кунак булып кайтты.
🎤✨Ансамбль, Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән, «Җыру әйтәм, тыңлагыз!» караоке-кичәсендә катнашты.
🎶Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылыннан килгән «Чулпы» халык фольклор ансамбле белән көч сынашып, тамашачыларга матур уен күрсәтте, яхшы кәеф бүләк итте.
🎼🪗Иң мөһиме, үзебезнең як җыру-биюләре белән таныштырды.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
«Якты юл»лылар үз өлкәннәрен сөендерде

Өлкәннәр көне уңаеннан һәр җирлек үз ветераннарын хөрмәтли. Шушы көннәрдә «Якты юл» җәмгыяте өлкәннәргә бәйрәм пакетлары өләште.

Өлкәннәребезне сөендереп, аларның күңелләренә якты нур өстәп бәйрәм бүләкләре тапшырган иганәчеләр: "Якты Юл" җәмгыяте җитәкчесе Азат Ганиевка, "АлмазАгроСила" кооперативы җитәкчесе Алмаз Гыйләҗевка, "Эмиз" җитештерү ширкәте җитәкчесе Раил Фазылҗановка, Илнур Әүхатшин, Эльвир Зыятдинов Айрис Муллагалиев, Марат Дәүләтшиннарга лаеклы буын вәкилләре бик рәхмәтле.
"Ел саен безне зурлыйлар, хөрмәтлиләр. Рәхмәт яусын җитәкчеләргә!"- диләр алар.


2 октябрь Казан шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә «Балкыш» республика үзешчән башкаручылар фестивале лауреатларының гала-концерты узды. Балтач мәдәният үзәгендә эшләп килүче «Сердәш» ветераннар ансамбле биредә катнашып, лауреат исеменә лаек булдылар.


👏 «Хыял» яшьләр үзәге бүген аеруча гөрләде — спорт рухы кайнады!
🏅 «Третий возраст» спартакиадасы узды — һәм ул чын мәгънәсендә дусларча бәйрәм булды!
💪 Катнашучылар бик матур уен күрсәттеләр: һәрберсе үз мөмкинлеген, үз көчен сынады.
💛 Рәхмәт барлык оештыручыларга һәм катнашучыларга!
📸 Фотоларны ссылка аша кереп карый аласыз👇
https://vk.ru/mchiyal?z=album-104140488_312139520

#ТретийВозраст
#МолодежныйцентрХыял


1нче октябрь көнне Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында Шамил Закиров исемендәге XXVI «Идел-йорт» төбәкара театр коллективлары конкурсының зона этабы узды.

Балтач мәдәният үзәге каршында эшләп килүче халык театры коллективы икенче турга үтеп, Риза Ишморатның «Кайту» драмасы буенча куелган спектакльне мәртәбәле жюри әгъзаларына тәкъдим итте.

Быел бәйге Россиядә – Халыклар бердәмлеге елы, Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында уза. Зона караулары нәтиҗәләре буенча киләсе этапта катнашу өчен иң яхшы 12 спектакль сайлап алыначак.


Бүген районнарга яңа мәктәп автобуслары тапшырылды. Әлеге тантаналы чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

Республиканың 59 мәктәбе яңа автобуслы булды, алар арасында районыбызның Урта Көшкәт мәктәбе дә бар.

Яңа автобуслар укучыларның мәктәпкә бару һәм өйгә кайту юлларының куркынычсызлыгын тәэмин итүгә уңайлы шартлар тудырып, һәр торак пунктта балаларга белем алуны вакытында тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Укытучылар көне уңаеннан Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәре Зилә Ильязова әзерләгән видеоязма аша Балтач бистәсенең укытучылар урамы буйлап сәяхәт кылып алыйк.


Репост из: Рамиль Нутфуллин
Олы йөрәкле, ихлас һәм көчле рухлы укытучыларыбыз! Мөхтәрәм мәгариф ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйм!
Җаваплы хезмәтегез, киңкырлы эшчәнлегегез бәяләп бетергесез. Замана үзгәргән, тормышка яңа технологияләр үтеп кергән саен катлаулана барган эшегез сабырлык һәм тырышлык сорый, чөнки һәр яңа буынны тулысынча уку процессына җәлеп итү, кызыксындыра алу өчен укытучының үзенә дә замана белән бергә атлау таләп ителә.

Укытучы биргән белемнәр, үгет-нәсыйхәт һәр кешегә тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Мөгаллимнәрнең авыр, катлаулы, җаны-тәне белән бирелеп эшләүне таләп иткән һөнәрләре, үзләрен мәктәпкә, укучыларына, аларга төпле белем бирүгә багышлаулары бәяләп бетергесез олы хезмәт. Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет, киләсе көнгә ышаныч, максатка омтылучан һәм игелекле укучылар, эшегездә иҗади уңышлар телим!


Хәерле иртә, хөрмәтле райондашлар! Яңа хезмәт атнасы уңышлы узсын!


3 нче октябрь көнне 2011-2012, 2013 нче елгы һәм аннан яшьрәк көрәшчеләр арасында Галимуллин Рафил Шәфигулла улы истәлегенә көрәш буенча турнир булып узды. Ярышта районның 10 мәктәбеннән: Борбаш, Норма, Балтач, Сосна, Чепья, Арбор, Смәил, Пыжмара, Нөнәгәр, Салавыч күппрофильле лицее һәм Балтач гимназиясеннән, Марий Эл республикасыннан, Казан, Кукмара шәһәрләреннән барлыгы 80 көрәшче катнашты.
Призлы урыннарны яуладылар:
2011-2012 нче елгы егетләр арасында:
65 кг үлчәү авырлыгында:
1 нче урын - Галимуллин Рүзәл (Смәил мәктәбе)
2 нче урын - Шакиров Азамат (Казан шәһәре)
3 нче урын - Фатихов Наил (Казан шәһәре)
4 нче урын - Гыймадиев Рамил (Кукмара шәһәре)
70 кг үлчәү авырлыгында:
1 нче урын - Егоров Ленар (Кукмара шәһәре)
2 нче урын - Галимуллин Билал (Борбаш мәктәбе)
3 нче урын - Галимуллин Гөмәр (Балтач гимназиясе)
4 нче урын - Вәлиуллин Раиф (Нөнәгәр мәктәбе)
2013 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында:
26 кг үлчәү авырлыгында:
1 нче урын - Сабирҗанов Сәмир (Марий Эл Республикасы)
2 нче урын - Хәтимов Рүзәл (Борбаш мәктәбе)
3 нче урын - Фазлыев Хәлим (Борбаш мәктәбе)
4 нче урын - Гыйбадуллин Әмирхан (Борбаш мәктәбе)
29 кг үлчәү авырлыгында:
1 нче урын - Сабиров Рияз (Балтач мәктәбе)
2 нче урын - Вафин Азамат (Борбаш мәктәбе)
3 нче урын - Усманов Дмитрий (Чепья мәктәбе)
4 нче урын - Нигъмәтуллин Рамазан (Сосна мәктәбе)
36 кг үлчәү авырлыгында:
1 нче урын - Шакиров Сәлим (Арбор)
2 нче урын - Ахмадуллин Даян (Балтач мәктәбе)
3 нче урын - Закиров Камил (Норма мәктәбе)
4 нче урын - Борханов Сәмир (Арбор мәктәбе)
40 кг үлчәү авырлыгында:
1 нче урын - Ризванов Юныс (Балтач гимназиясе)
2 нче урын - Йосыпов Илсаф (Чепья мәктәбе)
3 нче урын - Сафиуллин Наил (Пыжмара мәктәбе)
4 нче урын - Васильев Матвей (Марий Эл Республикасы)
45 кг үлчәү авырлыгында:
1 нче урын - Дмитриев Арсений (Кукмара шәһәре)
2 нче урын - Смирнов Владислав (Марий Эл Республикасы)
3 нче урын - Сабирҗанов Раяз (Кукмара шәһәре)
4 нче урын - Дәүләтшин Камил (Балтач мәктәбе)
50 кг үлчәү авырлыгында:
1 нче урын - Пасыев Тимур (Кукмара шәһәре)
2 нче урын - Гыйбадуллин Фирдәвес (Борбаш мәктәбе)
3 нче урын - Гыйниятуллин Әмирхан (Балтач мәктәбе)
4 нче урын - Кәлимуллин Булат (Нөнәгәр мәктәбе)
60 кг үлчәү авырлыгында:
1 нче урын - Мартынов Глеб (Чепья мәктәбе)
2 нче урын - Сабиров Әнвәр (Балтач мәктәбе)
3 нче урын - Сәйфелганиев Нурсан (Салавыч мәктәбе)
4 нче урын - Лапшин Зәмир (Салавыч мәктәбе)
70 кг үлчәү авырлыгында:
1 нче урын - Галләмов Муса (Сосна мәктәбе)
2 нче урын - Ганиев Камил (Балтач мәктәбе)
70 кг кадәр үлчәү авырлыгында:
1 нче урын - Галимов Сөләйман (Борбаш мәктәбе)


Игьтибар, юл билгеләре куелды!

Районыбыз үзәгендә җиңел машиналар хәрәкәте даими артып бара. Күп очракларда, машиналар белән урамнарның төрле җирләрендә туктау, аларны калдырып китү даими кабатланып тора. Бу үз чиратында юл хәрәкәтен куркынычсызлыгын тәэмин итүдә кыенлык тудыра.

Район прокуроры Алмаз Сәгыйтҗанов мондый кимчелекләрне бетерүне таләп итеп куя. Аның күрсәтмәсе нигезендә бистәнең Киров урамыннан Ленин урамына хәрәкәт иткәндә кисешкән юл чатының уң ягында, шулай ук район хәрби комиссариаты каршында “туктау тыела” юл билгеләре куелды. Хәзер инде бу билгеләргә ияләнергә, аларны санга сугарга кирәк булачак.

Шулай ук бистәнең үзәгендә урнашкан “Чижик” кибете каршында кисәтү билгеләре булса да, тиешсез урында туктау фактлары еш күренә. Моңа да игътибар ителер, дип уйлыйбыз.


Бүген район башлыгы Рамил Нотфуллин Чепья авылында урнашкан "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә ял итүче өлкән буын вәкилләрен бәйрәм белән тәбрикләде.

"Наз" тернәкләндерү бүлекчәсенең төп эш юнәлеше лаеклы ял яшендәге өлкәннәргә, инвалид гражданнарга социаль-медицина, социаль-психологик, психологик-педагогик ярдәм күрсәтүгә, социаль адаптация һәм реабилитация үткәрүгә юнәлдерелгән. Бүгенге көндә биредә 29 өлкән кеше ял һәм тернәкләндерү курслары уза.


Бүген балтачлылар , гадәттәгечә агросәнәгать паркында башкала халкын сөендерделәр. Районыбызда җитештерелгән продукциягә сорау зур. Казанлылар бездә җитештерелгән продукцияне яратып алалар.
Ярминкәләр гөрләп тора. Мәдәният хезмәткәрләребез җыр-моң өләшә. Сатып алучыларның да кәефләре яхшы, күңелләре көр.
Көзге муллык табыннарыбызны бизәсен. Казанлыларны агросәнәгать паркында Балтач уңганнары әзерләп алып килгән бай ярминкәдә көтеп калабыз!


Балтач бистәсенең 1 номерлы балалар бакчасында эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне бакча коллективы кунакка дәшкән.

"Октябрь аеның беренче көннәрендә без бакчабызның өлкән буын вәкилләрен – лаеклы ялдагы хезмәттәшләребезне, остазларыбызны хөрмәтлибез.
Сез бакчабызның үсеше, чәчәк атуы өчен намуслы хезмәт куйдыгыз. Авыр, әмма мактаулы хезмәт юлы үтеп, беркайчан да сыгылмадыгыз, сынмадыгыз, фидакарь хезмәтегез, мактаулы хезмәт юлыгыз белән һәммәбезгә үрнәк булып торасыз. Сез – безнең киңәш сандыгыбыз, остазларыбыз. Һәрчак сезгә мөрәҗәгать итәбез, хезмәт һәм тормыш тәҗрибәгезгә таянабыз"- дигән ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәләр алар лаеклы буын вәкилләренә.


Хөрмәтле райондашлар!
Иртәгә, 3 октябрь көненә билгеләнгән ат чабышы ярышлары начар һава торышы фаразлану сәбәпле күчерелә. Ярышлар узачак көнне хәбәр итәрбез, безнең төркемдәге яңалыклар белән танышып барыгыз.


Районыбызда озын гомерле, хөрмәткә лаеклы өлкәннәребезгә ихтирам күрсәтү күркәм гадәт, буыннар бәйләнешенең, үткәннәргә һәм бүгенгегә карата тирән рәхмәтнең ачык чагылышы.

95 яшь — ул гомер көзенең иң түренә җитеп, бәхетле картлыкның чын мәгънәсен аңлап, һәр туган таңга шөкрана кылып яши торган олы вакыт. Нәкъ менә шушы гомер биеклегенә менгән затларыбызны чын мәгънәсендә бәхетле картлык үрнәге дип атарга мөмкин.

Бүген Арбор авылында яшәүче,  ихтирамга лаеклы райондашыбыз Гөлнадия Сабир кызы Сабирова үзенең 95 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә.

Гөлнадия әби — алты бертуган арасында гомер йомгагын иң озын итеп сүткән, сагыш-кайгыларны да, шатлыкны да уртак итеп үскән өлкән райондашыбыз. Аның тормыш юлы җиңелләрдән булмый. Яшьли канат ныгыткан кыз балага гомер буе авыр хезмәт башкарырга туры килә: гомере колхоз эше белән уза, җиде классны тәмамлагач та, вербовка белән урман кисәргә җибәрелә, аннары тракторчы ярдәмчесе, плугарь булып та хезмәт куя.
Шулай да Гөлнадия әби зарланырга яратмый. Аның күңеле бүгенге матур көннәрне күрә алуына, туганнарының кадер-хөрмәтен тоеп яшәве белән бәхетле.

Бүгенге истәлекле көндә юбилярны район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, «Арбор» җәмгыяте җитәкчесе Хәмит Баязитов ихластан котлап, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләген, шулай ук соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Гөлнадия әбине чын күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Аңа киләчәктә дә корычтай нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, кадерле туганнарының игелеген тоеп, имин көннәргә сөенеп яшәргә насыйп булсын.


Районыбыз бердәм булып көзге өмәгә чыкты: көзнең алтын байлыгын тәртипкә салдылар

Көз үз хокукларына тулысынча кереп, табигатьне алтынсу-сары төсләргә буяды. Октябрь ае табигатебезгә салкынча һава торышы белән килеп керсә дә, бүген район советы, башкарма комитет, үзәкләштерелгән бухгалтерия, Балтач шәһәр җирлеге, ЗАГС, район радиосы һәм "Мелиоратор" оешмасы коллективлары бердәм булып традицион көзге өмәгә чыктылар. Өмә ел саен «Көзге игелек атналыгы» кысаларында тирә-якны кышкы чорга әзерләү максатыннан оештырыла һәм «Экологик иминлек» милли проектының аерылгысыз өлеше булып тора.

Бистәнең "Гаилә" паркы һәм "Хәтер" бакчасы бер мәлдә хезмәт колачына чумды! Җыелган чүп-чар, корыган ботаклар һәм башка калдыклар махсус билгеләнгән урыннарга чыгарылды.

Тирә-якның чисталыгы – һәркемнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе, күмәк өмәләр — ул чисталык акциясе генә түгел, ә зур тәрбия чарасы да. Күмәк тырышлык белән районыбыз территориясе көзге-кышкы чорга әзерләнеп килә. Өмәләрдән читтә калмагыз, дуслар!

Фотосурәтләрдә: бүгенге өмәдә катнашучыларның бердәм эше һәм матур нәтиҗәләр. Чисталыкны бергәләп саклыйк!


Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы Альбина Рашит кызы Садыйкова «Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе — 2026» республика һөнәри осталык конкурсында өченче урынны яулады.
‎
‎Альбина Рашитовна, үзенең педагогик тәҗрибәсе һәм һөнәри осталыгын күрсәтеп, авыл мәктәпләрендә белем бирүнең югары дәрәҗәдә булуын раслады. Аның хезмәте конкурс комиссиясе тарафыннан лаеклы бәяләнде.
‎
‎Альбина Рашитовнаны әлеге лаеклы казанышы белән чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
‎


‎Өлкән буын вәкилләре – тормышыбызның һәм яшәешебезнең нигез ташлары, олы акыл, тормыш тәҗрибәсе туплаган ак яулыклы әбиләр һәм аксакал картлар телебез һәм динебез сагында торалар.
‎
‎Фидакарь хезмәт юлы узган, намуслы балалар үстергән, оныклар тәрбияләгән өлкән буын вәкилләре киләчәгебез якты һәм тыныч, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын гомерләре буе яшьләргә терәк булып, аларга киңәш-нәсыйхәтләр биреп яшәүчеләр!
‎
‎Илебез буенча Өлкәннәр декадасы дәвам итә! Шушы ун көн эчендә генә түгел, ә картлыклары дәвамында өлкәннәребезгә кадер-хөрмәт, ихтирам тоеп яшәргә насыйп булсын!
‎


Б.С. Рәхимов исемендәге Кенә төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары махсус хәрби операция ветераны белән очрашты. Эльмир Галимов озак көтелгән ялга кайткан.

Без янәшәбездә шундый кешеләр яшәве белән горурланабыз. Эльмирга нык сәламәтлек, иминлек һәм тизрәк җиңү белән кайтуын телибез.

Бу чара Идел буе федераль округының «Ватан Геройлары» иҗтимагый проектының бер өлеше булып тора һәм чын геройларның безнең арада яшәвен ачык күрсәтә.

Показано 20 последних публикаций.