ДОГАЛЫ ЙОРТ


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Религия


Описание
"Дом с молитвой"
https://max.ru/doga_islam
РКН № 8451989826
Связь со мной: https://max.ru/u/f9LHodD0cOJcJJ4GIv7YYNl2HVe4Zv-nK7pBRrNrNdKSYQ54CTVASDeKnAw

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Религия
Статистика
Фильтр публикаций


Тәмле, хуш исле индийский весовой чәй группасы калдырам. 1400 сум гына 1 килосы . Исегездәме, бәләкәй чакта фил төшкән чәй эчә идек бит, нәк шуның тәме, иседә шундый.
Матур, зип пакетларда сатыла.
Кунакка баргандада, бәйрәмнәргә күчтәнәч итеп алып барсаңда бик яхшы бүләк була бу💐
Озон белән җибәрәләр.
Группада, ай саен 9зы көнне 1 кг чәй бушлай бер подписчикка бирәләр 😍

💐Чәй группасы макста :
https://max.ru/join/rGqtTqvkTsaE9GKefG0E6Fo08eyusVpmHdiiWJKz_cA
💐Сата торган кызның үзенә ссылка :
https://max.ru/u/f9LHodD0cOLBYUQZJ-6wf3OAm2cbET2wmhusuxIkMvT0U9tHnBJ3qIEywXk
💐Ватсап - https://wa.me/79177585477




Ни өчен кешеләр «Илнурдан ит»не сайлый? 🐄🐎🐑

Чөнки бездә:
— хәләл ит
— һәрвакыт яңа китерү
— сыер ите, ат ите, сарык ите — теләсә нинди өстәлгә
— бәясе дә уңайлы
— субпродуктлар, деликатеслар

Киләсе доставка Казан шәһәренә 29 ноябрьдә! Өлгерегез, наборлар санаулы гына калды!

05.12 доставка Набережные Челны, Мамадыш, Нижнекамск, Елабуга, Альметьевск, Чистополь, Менделеевск.

Без итне сатмыйбыз — без аны тәкъдим итәбез, чөнки үзебез дә шуны ашыйбыз. Ә иң яхшы реклама — рәхмәтле клиентлар 🙌

Керегез, карагыз, заказ ясагыз 👇 
«Ильнурдан ит» төркеме: https://max.ru/join/tRgq-ds85O4TskclRcIKLPOqy36ffqe4Kl6FYpvPNXQ





«Өендә тәһарәт алып, намазын кылыр өчен мәчеткә киткән кеше, өендә ихрам киеп, хаҗга китүче сыман».

(Бохари)


Сәхабәләр догасы🤲

Йә Раббым!
Миңа бәлаләр, кайгы-хәсрәт, я гөнаһлар язылган булса [Ләүхел-мәхфүздә], ул язылганны юк итүең өчен ялварам! Син Кодрәтең белән юк итә аласың, ныгыта аласың. Син Уммүл-Китаб Хуҗасы. Язылганны бәхет-сәгадәткә, мәгъфирәтеңә, рәхмәтеңә әверелдерүеңне сорап ялварам.




Нәзер корбаны — билгеле бер максатка ирешү өчен, корбан чалыр идем дип, Аллаһка биргән вәгъдәсе. Хәнәфи мәзһәбендә киң таралган караш буенча, аның итен нәзер иясе үзе һәм гаиләсе ашый алмый. Аны тулысынча фәкыйрьләргә һәм мохтаҗларга сәдака итеп таратырга кирәк. 

— Сәламәтләнсәм, операцияне уңышлы кичерсәм, корбан чалыр идем дип нәзер әйткән кеше үлеп китсә?

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/din/gakyikany-nicance-konda-calyrga-a-nazer-iten-kemga-birerga



«Ал таң» мәчете имамы Ирек хәзрәт Җиһаншин белән гакыйка һәм нәзер корбаннарын чалу шартлары, аның тәртибе турында сөйләштек.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/din/gakyikany-nicance-konda-calyrga-a-nazer-iten-kemga-birerga
Гакыйканы ничәнче көндә чалырга, ә нәзер итен кемгә бирергә?
Гакыйка корбаны чалып, Аллаһның ризалыгына ирешәсең.
Шәһри Казан





РКН № 8451989826


Фарыз гамәлләрдән кала иң хәерле гыйбадәт ул кайсы?

– Һәр мөселман кешесе гыйлем алырга тиеш. Динебездә гыйлемнең чыганагы булып исә Аллаһы Тәгаләнең китабы Коръәни-Кәрим тора. Коръән иң камил Китап ул. Аның башка китаплардан бөеклеге Аллаһның бөтен мәхлукат дөньясыннан өстен булганлыгы кебек. Аңа тиң китаплар юк бу дөньяда, һәм аны уку да хәерле гамәл санала. Иң бөек дәрәҗәдәге кеше булырга телибез икән, Коръәнне укыйк.

(“Ирек” мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Камаев)


Пәйгамбәрнең өч догасы🤲

Кешедә булган күркәм холык - Аллаһының бер нигъмәте. Шуңа күрә, Аллаһыдан бәхет, муллык, саулык сорау белән бергә һәрдаим төзек әхлак та сорарга кирәк.

1. Сөекле пәйгамбәребез намаз эчендә (кыямда "Фатиха" алдыннан) шундый доганы кылган:

«Йә, Аллаһ, миңа күркәм гамәлләр һәм күркәм холыклар бир. Әлеге нигъмәтләрне Синнән башка һичкем бирә алмас. Мине яман гамәлләрдән һәм холыклардан сакла. Алардан Синнән башка һичкем саклый алмас»* (әнНәсәи риваяте).

2. Пәйгамбәребез Раббысына: "Йә, Аллаһ, мине яман эшләрдән, холыклардан һәм нәфестән сакла",- дип ялварган (Имам Тирмизи риваяте).

3. ⁠Шулай ук пәйгамбәребез: «Йә, Аллаһ, халкымны (тышкы кыяфәтемне) күркәм рәвештә бар кылган кебек, минем холкымны да (эчке халәтемне) күркәм кыл»,– дип дога кылган (Имам Әхмәт риваяте).

Йә, Раббым, безләрнең холыкларыбызны күркәм кыл.🤲




Дуслар, сезгә бик файдалы булачак!

«ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА» — без аларның эшен күзәтеп барабыз һәм сезгә дә тәкъдим итәбез.

Проектлары бик күп: «Хозур ТВ», ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур нәшрият йорты», Islam Today порталы, Ислам динен өйрәнү өчен мобиль приложениеләр, «Дин вә мәгыйшәт», «Умма» газеталары, «Шура» дини альманахы һ.б. — барысы да бер урында!

Бу каналда Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча ышанычлы, дөрес белем аркылы күңел тынычлыгын табарга мөмкин 🤲

📲 Язылыгыз, файдалы булсын:
https://max.ru/join/tpiBJmw0dDUHEe_Qr5_9OcLoAipbG0cRMh4H6qg32L0


Җомга көнне вафат булган кеше кабер газабыннан азатмы?

Барзах тормышы, кабердәге хәлләр һәм җанның язмышы турында «Өмет» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев аңлата.

Укыгыз - безнең карточкаларда 📚


Исламда сәфәрдә булган кешегә, авырлыкларны киметү өчен, кайбер җиңеллекләр бирелә. Шуның берсе — намазларны кыскарту. Аның аерым шартлары да бар. Беренчесе — ара ераклыгы: күпчелек фикһ галимнәре, шул исәптән Хәнәфи мәзһәбендә, сәфәр арасы якынча 88-90 чакрым яки аннан да ераграк булырга тиеш.

Көн исәбе: әгәр кеше бер урында 15 көннән кимрәк калырга ниятләсә, ул сәфәрдә санала. Әгәр бер урында 15 көн яки аннан да күбрәккә кала икән...

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/din/safar-adaplare-iulga-kaisy-konne-cygu-xaerle-ham-mosafir-namazy




Кайгы килсә, нинди дога укырга?

اَللَّهُمَّ إِنِّى عَبْدُكَ وَابْنُ عَبْدِكَ رَضِيتُ حُكْمَكَ وَقَضَائَكَ أَسْئَلُكَ أَنْ تُذْهِبَ عَنِّى غَمِّى وَحَزَنِى وَأَنْ تَرْزُقَنِى يُسْرَ عُسْرِى
🤲Әллаһүммә иннии гәбдүкә вәбнү гәбдикә радыйтү хүкмәкә вә кадаа'әк. Әс'әлүкә ән түз‌һибә гәннии гаммии вә хәзәнии үә ән тәрзүкании йүсра гүсри.


Йа Раббым, дөреслектә, мин - Синең колың һәм колыңның улы. Синең хөкемеңә һәм тәкъдиреңә разыймын. Күңелемдәге кайгыны һәм көенечне бетерүеңне Синнән сорыймын. Кайгы артыннан шатлык насыйп ит.


Хөрмәтле төркемдәшләр! Балтач районыннан ярдәм сорап хат килде. Мөмкин булганча шушы изге җомга көнендә ярдәм итсәк иде.

"Исәнмесез, игелекле кешеләр! Сезгә чарасызлыктан, ярдәм өмет итеп мөрәҗәгать итәм. Бер сүземдә дә ялган юк.

21 октябрь көнне минем кадерле әнием вафат булды. Онкология авыруы белән өч ай буе урын өстендә тилмереп ятып, хастаханәдә җан бирде. Гаиләдә мин бердәнбер бала, әниемне соңгы юлга озату, Казан моргларыннан түләп алып кайту, җирләү һәм 7-сен үткәрү минем өскә төште. Яхшы кешеләр ярдәме белән барысын да башкарып чыктым, Аллага шөкер.

Әмма бу мәшәкатьләр бик күп чыгымнар таләп итте.
Өстәвенә, гаиләдә тагын бер зур фаҗига килеп чыкты. Үземнең өч балам бар, шуларның икесе — инвалид. Ашларын уздырганнан соң, улым дусты белән спиртлы эчемлек кулланып, үз-үзен белештермәс хәлгә җитеп, өйдәге бөтен әйберне җимерде, тәрәзәләрне ватып бетерде. Хәзерге вакытта ул полиция аша мәҗбүри рәвештә хастаханәдә дәвалана.

Бүгенге көндә мин мәрхүмә әниемнең өендә яшим. Тәрәзәләр урынына полиэтилен гына кадакланган, өйдә бик салкын. Насос эшләмәү сәбәпле, батареялар да җылынмый, өйдә итек киеп йөрергә мәҗбүрмен. Олы улым эштә, кайта алмый.

Яңа тәрәзәләрне рассрочкага да куйдыра алмыйм, чөнки элеккеге кредитларым бар (улым ваткан машина өчен түлибез). Үзем дә бик каты авырыйм: шикәр чире белән инсулинда утырам, йөрәгемдә су җыела, хәзер инвалидлык группасы рәсмиләштереп йөрим.

Кышка керәбез, ә өйдә торырлык түгел. Игелекле кешеләр тәрәзәләр куйдырырга бераз гына булса да булыша алмаслармы икән дигән зур өмет белән сезгә язам.

Ярдәм кулы сузучыларга алдан ук олы рәхмәтемне белдерәм!"

Кызымның телефон номеры: 89868481905. сбербанкка беркетелгән. Федина Алина Викторовна.

Акча күчергәндә, "помощь" дип язсагыз иде.

Показано 20 последних публикаций.