ДОГАЛЫ ЙОРТ


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Религия


Связь со мной: https://max.ru/u/f9LHodD0cOJcJJ4GIv7YYNl2HVe4Zv-nK7pBRrNrNdKSYQ54CTVASDeKnAw

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Религия
Статистика



"Аллаһ бәндәләренә тузан хәтле дә золым итми, [бәлки бәндәләр Аллаһуга карышып, үзләренә золым итә]. Әгәр ул тузан бөртеге хәтле эш — изгелек булса, Аллаһ аны арттырыр һәм рәхмәтеннән олы әҗерне бирер".

(«Ән-Ниса» сүрәсе, 40 нчы аять)



"Аллаһ бәндәләренә тузан хәтле дә золым итми, [бәлки бәндәләр Аллаһуга карышып, үзләренә золым итә]. Әгәр ул тузан бөртеге хәтле эш — изгелек булса, Аллаһ аны арттырыр һәм рәхмәтеннән олы әҗерне бирер.

(«Ән-Ниса» сүрәсе, 40 нчы аять)




Аллаһның Расүле әйткән:

“Кабер – буш дөнья түгел. Иманлы бәндә өчен ул җәннәт бакчаларыннан бер бакча, имансыз кеше өчен җәһәннәм чокырларыннан бер чокыр булачак”

(Тирмизи).

Догалы йорт


https://max.ru/club44628293

Тормыш җилләренең Max төркеменә рәхим итегез. Сез бу төркемдә шигырьләр, хикәяләр һәм төрле язмалар күрә алачаксыз☺️

Язылыгыз үкенмәссез🤭
👇
https://max.ru/club44628293




📚🖋️Расүлуллаһ ﷺ әйткән:
«Кем дә булса вафат булган кешене юса, аның кырык зур гөнаһысы гафу ителер. Кем дә булса мәетне кәфенләсә, Аллаһ аны Җәннәтнең иң яхшы һәм йомшак ефәк киемнәре белән киендерер. Ә кем дә булса мәет өчен кабер казыса, аны җирләүдә катнашса, Кыямәт көненә кадәр аңа шул кабер кадәр савап бирелер».

Җомга көне мөбәрәк булсын🌷

Ихтирам белән Зөлфәт хәзрәт Габдуллин.




– Диндә хатын-кызларга алка тагарга ярыймы?
– Исламда моның бернинди дә начарлыгы юк. Хатын-кызларга алка тагу да, моның өчен колак тиштерү дә рөхсәт ителә. Чөнки алка – хатын-кызларның бизәнү әйбере. Һәм гүзәл затларның бизәнергә теләве – табигый хәл. Әгәр бизәнү шәригать рөхсәт иткән чикләрдә булса, ислам моны тыймый. Шул ук вакытта хатын-кыз үзенең матурлыгын иң элек ире өчен сакларга һәм аны чит ир-атларга күрсәтеп йөрмәскә тиеш.
 
– Хәзер алканы ирләр дә тага. Анысы тыеламы?
– Бу мәсьәләдә хөкем хатын-кызлар турында әйткәннең капма-каршысы. Ислам – фитрәт дине. Фитрәт ул – Аллаһ тарафыннан кешегә салынган табигый халәт. Хатын-кызның да, ир-атның да үзенә хас табигый сыйфатлары бар. Бу аермаларны юкка чыгарырга яки белә торып бозарга ярамый. Ир-атларга алка тагу ике сәбәп аркасында рөхсәт ителми. Беренчедән, бу хатын-кызларга охшау булып санала, ә исламда ир-атларның хатын-кызларга охшавы тыела. Икенчедән, алка – хатын-кызларның бизәнү әйбере. Шуңа күрә ул ир-атның табигый кыяфәтенә туры килми. Бу сүзләр ир-атка бөтенләй үзен карарга яки яхшы күренергә ярамый дигәнне аңлатмый. Ир-ат чиста һәм пөхтә булырга тиеш. Ул матур, шәригать рөхсәт иткән кием кия һәм хушбуй куллана ала. Ләкин алка ир-атлар өчен рөхсәт ителгән бизәнү әйберләренә керми.

– Ә борынга, кендеккә алка тагу?
– Ул хатын-кызларга гына һәм билгеле шартлар үтәлгәндә ген рөхсәт ителә. Монда иң мөһиме – аның җәмгыятьтә нинди мәгънәгә ия булуы. Ул башка диннең билгесе, чит дини йоланың бер өлеше яки кешенең шул дин әһеле икәнлеген күрсәткеч булырга тиеш түгел. Шулай ук мондый бизәнүнең исламга каршы килгән идеологияләр, агымнар һәм субкультуралар, мәсәлән, сатанизм белән бәйле булмавы зарур. Җирле гореф-гадәт тә исәпкә алына. Әйтик, билгеле бер төбәктә борынга алка тагу хатын-кызлар өчен гадәти бизәнү рәвеше булып саналса һәм чит дин яки идеология белән бәйле булмаса, бу рөхсәт ителә. Бер колакка ике яки өч алка тагуга да шул ук кагыйдә. Әлбәттә, тәнне тиштерү сәламәтлеккә зыян китермәскә, хатын-кыз исә үз матурлыгын чит ир-атларга күрсәтеп йөрмәскә тиеш. Шушы шартлар үтәлгәндә, мондый бизәнү тыелмый.

(Булат хәзрәт Мөбарәков белән әңгәмәдә)

Дилбәр Гарифуллина


Репост из: ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА
Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә алга таба китерелгән аятьтә ата-аналар өчен дога кылу тәртибен өйрәткән һәм боерган:

«Аллаһы хөкем итте һәм әмер бирде: фәкать Аллаһыга гына гыйбадәт кылырга һәм ата-анага изгелек итәргә. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга «уф» та димә, вә каһәрләмә, кәефләрен җибәрмә. Бәлки аларга һәрвакыт йомшак бул, мөлаем сүзләр сөйлә. Вә аларга шәфкать итеп, рәхим канатларыңны җәй! Һәм әйт
👆

@ ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА


Кадерлеләребез! Өлкәннәр көне белән! Сәламәтлек, хәерле, бәрәкәтле гомер, күңел тынычлыгы, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез!




Сорауларга «Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин җавап бирә.
 
– Үзеңә бирелгән сәдаканы башкага бирергә яки аннан баш тартырга ярыймы?
– Сиңа бирелгәнне кабул итеп алырга кирәк. Әгәр дә мохтаҗ булсаң, үзеңә тотасың, юк икән, башка кешегә яки мәчеткә бирәсең. Бервакытны Мөхәммәд пәйгамбәр Гомәр ибн әл-Хаттаб исемле сәхәбәсенә байлык бирде. Шул вакытта әлеге сәхәбә: «Йә Аллаһның илчесе! Аны миннән фәкыйрьрәк кешегә бирсәң, яхшырак булыр иде», – диде. Мөхәммәд пәйгамбәр аңа: «Бу байлыкны ал да үзеңә куллан яки сәдака итеп бир. Әгәр дә сиңа, үзең соранып йөрмичә, байлык килә икән, аны ал», – диде.
 
– Балаларга, студентларга, гыйлем юлындагыларга сәдака бирү саваплы, диләр.
– Ятим балаларга, студентларга, дини гыйлем алучы шәкертләргә сәдака бирү – саваплы гамәл. Чөнки алар гыйлем алу белән мәшгуль булганга һәм кәсеп кыла алмаганга күрә үзләрен матди яктан тәэмин итә алмыйлар. Шул сәбәпле мохтаҗ кешеләр төренә керәләр.
 
– «Биргән хәерең сине явызлыктан саклый», диләр. Моны ничек аңларга?
– Бу гыйбарә Әнәс ибн Мәлик исемле сәхәбәнең сүзеннән алынган. Ул: «Сәдака бирергә ашыгыгыз. Дөреслектә, бәла-каза сәдаканы уза алмый», – дигән. Сәдака бирү ахирәт өчен дә һәм шулай ук бу дөнья тормышы өчен дә файда китерә торган бәрәкәтле гамәлләрдән санала. Аны берәр авыру белән чирләгән вакытта яки  бәла-каза килгәч бирү мөстәхәб.

Дөреслектә, Аллаһ Тәгалә сәдака бирүче кешене бәла-казалардан һәм авырулардан коткара. Бервакытны Мөхәммәд пәйгамбәр заманында кояш тотылды. Шул чакны ул үзенең сәхәбәләренә: «Әгәр дә хәвефле мондый хәлне күрсәгез, Аллаһка дога кылыгыз, тәкбир әйтегез, намаз укыгыз һәм сәдака бирегез», – диде. Берәрсе, авырып китеп, чирдән дәвалана алмаса, аңа шулай ук сәдака бирү хәерле. Авырган вакытта сәдака бирелсә, Аллаһ шушы чиргә шифасын тизрәк иңдерә. 

Бу гамәлнең хаклыгын һәм файда китерүен чынбарлыкта булган вакыйгалар да раслый. Бервакытны Ибн Мөбарәк исемле табигыйннан бер кеше: «Йә Әбү Габдрахман! Минем теземә шеш чыкты һәм ул җиде ел бу төзәлми. Мин аны төрле дарулар белән дәвалап карадым, табибларга мөрәҗәгать иттем, ләкин бер файда да күрмәдем», – ди. Теге галим әйтте: «Син кешеләр суга мохтаҗлык кичерә торган бер урын эзлә һәм шунда кое казыт. Шул урында кое суы чыкса, тезеңдәге шешең төзәлер дип өметләнәм». Шуннан соң теге ир кое казыта һәм авыруыннан котыла.
 
Әбү Бәкер әл-Хаббәзи исемле кеше бик хәтәр бер авырудан интегә. Шул вакытта күршесе: «Аллаһ илчесенең: «Авыру кешеләрегезне сәдака белән дәвалагыз» дигән сүзләре белән гамәл кылып кара әле», – дип киңәш итә. Шуннан соң бик күп карбыз сатып алып, мохтаҗларны һәм сабый балаларны ашата. Соңыннан алар, кулларын күтәреп, Аллаһка дога кыла һәм шифа сорыйлар. «Аллаһ белән ант итәмен ки, икенче көнне иртән мин Аллаһның рәхмәте белән сау-сәламәт хәлдә уяндым», – ди ул. Бу мисаллар сәдаканың көченә шик калдырмый.
 
Дилбәр Гарифуллина


Хәерле көннәр❤️

Сезгә матур, качественный постельный комплектлар, мендәрләр, одеяллар, покрываллар тәкъдим итәм!

Бәяләре очсыз , ассортимент зур 😍

Узегез очен яки якыннарыгызга булэккэ сатып ала аласыз 👍

Заказлар Россия буенча кабул ителә, район-шәһәрләргә Озон, Вайлдбериз, Яндекс Маркет аша җибәрәбез!

Үзегезгә ошаган, үзегез теләгән постельный комплектларны менә шушы группага кереп, карап, заказ бирә аласыз:👇👇👇

Макс: https://max.ru/join/-4Mhf1ymeEKQgoln3yRfxLQ0FZWlRpmCbSwuW9V-X6A

📌Для заказа напишите в личные сообщения MAX
Гузэл 89047174647




Ислам динендә пластик операция ясату рөхсәт ителәме? Үзеңнең йөз-кыяфәтеңнән канәгать булмау гөнаһмы?

«Әхмәдзәки» мәчете имам-хатыйбы, Казан шәһәре казые Булат хәзрәт Мөбарәков белән әлеге сорауларга җаваплар эзләдек.

– Хәзрәт, динебез пластик операция ясатуга ничек карый?
– Гомумән алганда, җитди сәбәп булмыйча, кешенең Аллаһ биргән тышкы кыяфәтен үзгәртү ислам динендә рөхсәт ителми. Ләкин аерым очракларда ул мөмкин. Әйтик, кешенең тумыштан ук колагы яки тәненең башка берәр өлеше юк ди яисә берәр әгъзасы дөрес формалашмаган булса, операция ярдәмендә бу кимчелекне төзәтеп, кыяфәтен гадәти, табигый хәлгә китереп була икән, мондый операцияне ясатуны динебез тыймый.

Шулай ук янгын, юл һәлакәте, башка төрле җәрәхәт яки авыру нәтиҗәсендә барлыкка килгән кимчелекләрне төзәтү дә рөхсәт ителә. Бу очракларда кешенең максаты кыяфәтен үзе теләгәнгә үзгәртү түгел, нибары тумыштан килгән яки соңрак барлыкка килгән кимчелекне төзәтү. Шуңа күрә мондый операцияне ясатырга ярый рөхсәт ителә.

– Ә үзеңнең йөз-кыяфәтеңнән канәгать булмау гөнаһмы?
– Аллаһ биргән тышкы кыяфәттән канәгать булмавыңны ачыктан-ачык белдерү – гөнаһ. Берәр үзенчәлек аркасында борчылу ул – бер нәрсә. Ә даими зарлану, үз кыяфәтеңне кабул итмәү һәм аны ничек кенә булса да үзгәртергә тырышу – икенче мәсьәлә. Еш кына проблема кешенең тышкы кыяфәтендә түгел, ә аның эчке халәтендә була. Хәтта кыяфәте бөтенләй гадәти һәм күркәм булган кешенең дә, мода, социаль челтәрләр яки башкаларның фикере тәэсирендә, үзен ямьсез дип саный башлавы бар.

Ул исә төрле комплексларга, психологик проблемаларга, кешеләр фикеренә артык бәйле булуга китерергә мөмкин.
Матурлык турындагы карашлар даими үзгәреп тора. Бер чорда нечкә кашлар матур дип саналса, икенче чорда калын кашлар модага керә.

Туры чәчле кеше бөдрә чәч тели, ә бөдрә чәчле кеше чәчен турайтасы килә. Буе кыскарак кеше озынрак булсаң иде дип хыяллана, ә бик озын буйлы кеше үз буеннан оялырга мөмкин. Шуңа күрә күңел тынычлыгын һәрвакыт үзгәреп торган матурлык үлчәмнәренә бәйләргә ярамый.

Шуны да аңлау мөһим: тышкы кыяфәт кеше өчен сынау да булып тора. Хәтта бик күркәм булу да кайвакыт авыррак сынауга әйләнә. Матур кешегә башкалар күп игътибар бирә. Ул кешеләрнең соклануына һәм мактавына күнегергә, аларның игътибарына бәйле булып калырга мөмкин. Нәтиҗәдә Аллаһка итагать итү, Аңа буйсыну һәм яхшы холыклы булу кебек мөһимрәк нәрсәләр онытыла.

Матурлык та мәңгелек түгел. Яшь барган саен, кешенең тышкы кыяфәте табигый рәвештә үзгәрә. Әмма кайбер кешеләргә бу үзгәрешләрне кабул итү авыр була, һәм алар элекке кыяфәтләрен ничек кенә булса да саклап калырга тырыша. Кайвакыт аның нәтиҗәсе ясалма булып күренә һәм кеше турында тагын да күбрәк сөйләшүгә сәбәп була. Һәр яшьне тыныч кабул итү һәм гомернең һәр чорының үз үзенчәлекләре барлыгын аңлау күпкә лаеклырак.

Ислам кешенең үз-үзен карарга, чиста һәм пөхтә йөрергә, яхшы күренергә омтылуын тыймый. Ләкин тышкы кыяфәтне тормышның иң төп кыйммәтенә әйләндерергә ярамый. Кеше бу дөньяга мәңгегә килмәгән. Матурлык та, яшьлек тә, бу дөньядагы бөтен нәрсә дә вакытлыча. Шуңа күрә бу сынауны Аллаһка шөкер итеп, лаеклы рәвештә үтәргә кирәк.

Дилбәр Гарифуллина




Ислам диненә кагылышлы аз билгеле, әмма гаҗәеп фактлар👇

✅Ислам календаре – ай календаре, ул Григориан календареннан якынча 10-11 көнгә кыскарак. Шуның белән бәйле рәвештә Ураза гаете һәм Корбан бәйрәме ел саен кояш календарена карата авыша.

✅Адәм галәйһиссәламнең буе 60 терсәк тәшкил иткән.

✅Дөньядагы күпчелек мөселманнар Якын Көнчыгышта түгел, ә Азия-Тын океан төбәгендә яши. Иң күп мөселман Индонезиядә, анда 240 миллионнан артык мөселман яши.

✅Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм төзегән Куба мәчете ислам тарихында төзелгән беренче мәчет санала.

✅Кызамык һәм чәчәк авыруы турындагы беренче фәнни трактат фарсы галиме Әбү Бәкер Рази тарафыннан язылган. Ул бу авыруларның клиник дифференциациясенә нигез салган.

✅Коръәндә "ир-ат" һәм "хатын-кыз" сүзләре бер үк санда кулланыла – 24әр тапкыр.

✅Зәм-зәм суы Ибраһим пәйгамбәр белән Исмәгыйль пәйгамбәр вакытында барлыкка килгән. Аннары ул 2600 елга якын юкка чыга һәм яңадан табыла. Чишмә Мөхәммәд пәйгамбәрнең бабасы тарафыннан казыла. Чыганакның урнашу урынын ул төшендә күрә.

✅Мәккә кыйбласы ел саен яңа кара япма белән каплана. 1927 елдан аны тулысынча Мәккәдә махсус фабрикада җитештерәләр.


Әссәләмүгәләйкум!

Часто слышу от знакомых, что найти «своего» человека, с которым хочется построить крепкую семью на принципах веры и уважения, бывает непросто. Именно поэтому я решила создать пространство, где всё будет серьезно и по-настоящему.

Рада объявить об открытии «Никах-центра знакомств»! 🤍

Я, Залина Мустафина, лично курирую каждую анкету. Моя задача — не просто собрать базу, а помочь вам найти того самого человека, с которым вы построите гармоничный союз. Я буду рядом на каждом этапе вашего пути.

Буду очень благодарна, если вы поделитесь этой новостью. Возможно, именно ваш репост станет той самой ниточкой, которая соединит два сердца. Давайте вместе поможем созданию новых счастливых семей ради довольства Всевышнего. 🤲🏻

Если вы готовы к серьезному шагу или знаете тех, кто в поиске — пишите мне в WhatsApp или MAX:
📲 8 917 291-96-57
С уважением, Залина Мустафина

Показано 20 последних публикаций.