НОВОСТИ MБОУ "Кировская СОШ"


Гео и язык канала: Россия, Русский
Категория: Образование


НОВОСТИ ШКОЛЫ

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Русский
Категория
Образование
Статистика

Сәнгать мәктәбенең эшчәнлеге белән таныштыруны дәвам итәбез 🎼🎹🎤

Безнең мәктәптә эшләп килүче балалар сәнгать мәктәбенең вокал бүлегенең 6 нчы сыйныфында укучы Камалова Нурия сезнең игътибарыгызга. Аның остазы — Загитова Илсөя Индусовна.

Нурия мәктәп чараларда гына түгел, ә район һәм республика бәйгеләрендә һәм концертларда да актив катнаша. Аның тавышы, сәхнәдәге ихласлыгы һәм хезмәт сөючәнлеге аеруча игътибарга лаек.

«Нурия — үҗәт, эшлекле һәм талантлы укучы. Ул куйган максатына ирешү өчен тырыша, һәр чыгышка җитди әзерләнә», — дип бәяли үз укучысын остазы Илсөя Индусовна.


🏆 Көрәш берләштерә, җиңү рухландыра!

Бүген Актаныш районының Пучы авылы спорт залында, Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан, 2011 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар арасында районара милли көрәш ярышлары узды.

Актаныш, Минзәлә һәм Тукай районнарыннан 106 яшь көрәшче 11 үлчәү авырлыгында көч сынашты. Ярышларның иганәчесе — «Аманәт» фонды.
Әлеге көрәш ярышларында безнең мәктәп егетләре дә бил сынашты. 8класс укучысы Гардиев Ислам 2урынны яулады. 🥈
Милли көрәш көч һәм чыдамлыкны үстерә, сабырлыкка, тәртипкә һәм көндәшне хөрмәт итәргә өйрәтә. Спорт аша балалар үз көчләренә ышанырга, максатларына ирешергә өйрәнә, халкыбызның матур традицияләрен дәвам итә.
Һәр уңышта — балаларның тырышлыгы, тренерларның хезмәте һәм гаилә ярдәме ята.
Исламны күп еллар әзерләгән тренеры Булат Робертовичка, хәзерге тренеры Анваров Ильфир Ильфатовичка һәм әти-әнисенә зур рәхмәт 👏👏👏


Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда Укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Кичәдә мәгариф хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар, хезмәт алдынгыларына һәм һөнәри бәйгеләрдә уңышка ирешкән педагогларга бүләкләр тапшырдылар.
Узган уку елында Бөтенроссия "Ел укытучысы - 2026“ муниципаль этабында "Иң яхшы башлангыч сыйныфлар укытучысы" номинациясендә 3урын яулаган укытучыбыз Шәйгарданова Зилә Әхмәтсәхип кызы, " Ел тәрбиячесе" бәйгесендә лауреат Ганиева Зенфира Рәис кызын һәм "Иң яхшы педагог-оештыручы " бәйгесең муниципаль этабында шулай ук 3урын яулаган Гаянова Йолдыз Заһидуллла кызын әлеге бәйрәмдә бүләкләделәр. Педагогларыбызны уңышлары белән котлыйбыз 🌺 Киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен телибез


Мәктәптә Укытучылар көне һәм Өлкәннәр көне бергәләп билгеләп үтелде. 🍁🍁🍁
Ветеран укытучыларыбызны кунакка чакырдык — алар безнең өчен иң кадерле кунаклар.

Ветеран укытучылар мәктәп елларын, үзләренең укыткан вакытларын искә төшерделәр һәм кызыклы вакыйгалар сөйләделәр. Аларның җылы истәлекләре, сагышлы һәм шатлыклы хатирәләре әзгә булса да аларның күңелләрен яшертеп җибәрде.

Мондый очрашулар буыннар бәйләнешен ныгыта, яшь укытучыларга һәм укучыларга үрнәк булып тора.

Барлык укытучыларыбызга һәм ветераннарыбызга исәнлек-саулык, озын гомер, бәхет һәм иминлек телибез! 🌺🌺🌺


Экологик акция: укучылар имән чикләвекләрен җыйдылар 🌰🌳

Безнең мәктәп укучылары берничә көн дәвамында имән чикләвекләрен җыйдылар. Бу — урманнарны саклауга һәм яшел массивларны киңәйтүгә юнәлтелгән экологик чара.

Җыелган чикләвекләр киләчәктә яшь имән үсентеләре үстерү өчен кулланылачак. Шулай итеп, укучыларыбыз үз куллары белән туган як табигатен саклауга һәм урманнарыбызны баетуга лаеклы өлеш кертәләр.

Акциянең файдасы экологик кына түгел: җыелган материалны реализацияләүдән килгән табышны мәктәпнең материаль базасын ныгыту өчен кулланырга планлаштырабыз.

Мондый чаралар балаларда табигатькә мәхәббәт, җаваплылык һәм экологик культура тәрбияли. Без укучыларыбызның тырышлыгына чын күңелдән рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә табигатьне саклау эшләрен дәвам итәчәкбез!

Яшел киләчәк — безнең кулларда! 💚 🌳


Репост из: Неизвестно


Репост из: Неизвестно


Укытучылар көне — мәктәбебездә! 🍂📚

Бүген безнең мәктәптә чын бәйрәм рухы хөкем сөрде! Укучылар кадерле укытучыларын ихлас күңелдән котладылар, җылы теләкләр һәм рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Бәйрәм кысаларында укучыларыбыз махсус радиотапшыру тәкъдим иттеләр: анда укытучыларга багышланган шигырьләр, җырлар һәм иң саф теләкләр яңгырады. Бу — укучыларның остазларына булган ихтирамы һәм рәхмәтенең якты чагылышы.


✨ Укытучылар көне — безнең өчен иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе! ✨

10 нче сыйныф укучылары, класс җитәкчеләре Рания Тамимдаровна белән, бүген үзләренең рәхмәтен аерым бер юл белән җиткерде: мәктәп коридорында зур, матур стенгазета күтәрелде! Анда — һәр укытучыбыз өчен аерым сүзләр, күңелле фоторәсемнәр һәм чын йөрәктән язылган теләкләр.

Кадерле укытучыларыбыз, бәйрәмегез котлы булсын! Сезгә тыныч күңел, озын гомер һәм һәр көннең шатлык китерүен телибез! ❤️


Репост из: Неизвестно
С Днём учителя, дорогие коллеги!
От всей Ассоциации школ хозяйств и агрошкол и от всего нашего мощного Макаренковского движения — самые тёплые и искренние поздравления всем, кто вкладывает душу в агрообразование!
Учитель сельской школы — это особая категория. Именно вы на практике показываете детям, что труд на земле — это не просто работа, а наука, технологии и большие перспективы. На ваших пришкольных участках, в теплицах и на полях ребята впервые учатся видеть результат своих усилий, понимать циклы природы и ценить созидательный труд. Ваш вклад невозможно переоценить: вы закладываете фундамент не только знаний, но и отношения к профессии, к малой родине, к делу всей жизни.
И сегодня особенно радостно видеть, как наше движение становится по-настоящему общероссийским: к Ассоциации всё активнее присоединяются городские школы. Это значит, что интерес к аграрным профессиям растёт, практики становятся доступнее, а обмен опытом — ещё мощнее. Городские педагоги привносят новые форматы, цифровые инструменты, проектные подходы, а сельские — живую практику, традиции и глубокую связь с территорией. Вместе мы создаём единую экосистему агрообразования, где каждый ребёнок может найти своё место — будь то агротехнологии, биотехнологии, управление хозяйством или научная работа.
Спасибо вам за терпение, за умение объяснять сложное простыми словами, за то, что ведёте детей не только по учебникам, но и по реальным участкам, фермам и лабораториям. Спасибо за то, что помогаете школьникам увидеть в сельском хозяйстве профессию будущего.
Пусть ваши проекты находят поддержку, ученики радуют результатами, а каждый день приносит вдохновение и силы для новых идей. Пусть труд учителя будет по-настоящему замечен и оценён!
С праздником, дорогие педагоги! Пусть движение школ хозяйств и дальше крепнет и развивается — вместе мы сможем ещё больше!


Репост из: МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского МР РТ
Хөрмәтле Актаныш районы педагоглары, укытучылары һәм мәгариф өлкәсе ветераннары!

Актаныш районы мәгариф идарәсе сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Укытучылар көне белән тәбрик итә!

Актаныш төбәге һәрвакыт үзенең югары уку нәтиҗәләре, талантлы балалары һәм тирән белемле, фидакарь мөгаллимнәре белән дан тотты. Сез укучыларыгызга фән нигезләрен генә аңлатып калмыйсыз, аларның күңелендә туган телгә, халкыбызның гореф-гадәтләренә җылылык һәм тугрылык хисләре тәрбиялисез. Һәр баланың талантын ачуга, аларны олы тормыш юлына әзерләүгә керткән хезмәтегез чиксез ихтирамга лаек.

Бу бәйрәм көнендә сезгә фидакарь хезмәтегез, сабырлыгыгыз һәм яшь буынга биргән җылылыгыгыз өчен тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Сабыйларның рәхмәтле карашлары һәм укучыларыгызның казанышлары сезгә һәрвакыт илһам һәм көч бирсен.

Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, саркып торган иҗат дәрте һәм һөнәри юлыгызда яңадан-яңа үрләр яулавыгызны телибез!

Ихтирам белән,
Актаныш районы мәгариф идарәсе


Репост из: Ленар Зарипов
Хөрмәтле укытучылар, мәгариф ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйм! Сезнең хезмәтегез – җәмгыятьнең нигезе, киләчәк буыннарны тәрбияләүдәге иң изге эш. Районыбызның уңышларында сезнең һәркайсыгызның өлеше зур.

Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, иҗади уңышлар, укучыларыгызның ихтирамын һәм рәхмәтен тоеп яшәвегезне телим. Бәйрәм белән!


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max


Репост из: Неизвестно


Репост из: АКТАНЫШ ХӘБӘР
Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Актанышта бүген бәйрәм - беренче көзге ярминкә гөрли.🍂

Район мәгариф учреждениеләре һәрвакыттагыча матур итеп әзерләнеп чыкканнар. 👍


Кадерле өлкәннәребез, хөрмәтле укытучыларыбыз, ветераннарыбыз һәм барлык кадерле өлкән авылдашларыбыз! 🎉

Бүген — Өлкәннәр көне! Без сезне олуг бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез!

Сезнең тәҗрибәгез, акылыгыз һәм йөрәк җылылыгы — безнең өчен иң кыйммәтле байлык. Сез — безнең тарихыбыз, үрнәгебез, терәгебез.
Хөрмәтле ветераннарыбыз, сез үзегезнең тормыш юлы белән күп буыннарны тәрбияләдегез, күңелләргә нур өстәдегез. Ә сезнең киң күңеллелегегез һәм изге эшләрегез авылыбызның һәр көнен яктырта.

Сезгә ныклы сәламәтлек, озын һәм тыныч гомер, күңел тынычлыгы һәм һәр көннең шатлыкка тулы булуын телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның һәм барлык укучыларыгызның ихтирамы һәм мәхәббәте сезне һәрвакыт җылытып торсын! ☀️

Мәктәбебез коллективы һәм укучылары исеменнән сезгә иң изге теләкләрне юллыйбыз! 💐


Репост из: Неизвестно
Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max


Мәктәпнең балалар оешмасы медиагруппасыннан видеоролик


Репост из: Неизвестно


Репост из: Неизвестно

Показано 20 последних публикаций.