АКТАНЫШ ХӘБӘР


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Новости и СМИ


Официальный канал Совета Актанышского муниципального района

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Новости и СМИ
Статистика

Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Атларым-канатларым!🔥
Роберт Миңнуллин сүзләре, Инсаф Хәбибуллин музыкасы. Җырлый: Актаныш сәнгать мәктәбенең "Умырзая" үрнәк вокаль ансамбле (җит. Разида Хаҗиева)


Двенадцатилетний Арлан Даутов борется за жизнь.

У мальчика серьёзное заболевание — рак головного мозга четвёртой степени.
⠀
Сейчас Арлан проходит экспериментальное лечение в Китае. И семья, как никогда, нуждается в вашей поддержке.

10 октября в д. Чалманарат пройдет благотворительный концерт. Организатор: Фонд "Мы вместе". Әлеге игелекле чарада сезне дә көтеп калабыз!


Репост из: АМАНАТ
Йөзләрне танытучы, тарихны саклаучы: музей мөдире Гөлназ Гыйбадуллина белән таныштырабыз
 
Хөрмәтле дуслар, «Аманәт» фонды каналын күзәтеп баручылар! Бүген без сезне Әнәк авылының мәдәни йөрәге — Шәрип Шәймиев йорт-музее җитәкчесе белән таныштырырга телибез. Тарих битләрен җанландыручы, һәр экспонатка мәхәббәт белән караучы бу олы җанлы шәхесебез — Гөлназ Фаил кызы Гыйбадуллина.

Музей мөдире булып эшләү — ул гади һөнәр генә түгел. Бу — Әнәк авылының үткәнен, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең балачак һәм яшьлек еллары узган изге нигезне күз карасыдай саклау дигән сүз.

Гөлнәз Фаил кызы үзенең фидакарь хезмәте, ихласлыгы һәм тирән белеме белән Әнәккә килгән һәр кунакның күңелен яулый. Ул һәр экскурсияне гаҗәеп бер җылылык белән уздыра: Шәрип абзыйның легендар комиссар плащыннан башлап, шәҗәрә агачына кадәр һәр тарихны тетрәндерерлек итеп сөйли.

Музей ишекләрен ачып, ул һәр укучыга, һәр кунакка туган җирнең, үз тамырларыңның кадерен аңларга ярдәм итә. Аның җитәкчелегендә музей фондлары тулылана, гаилә хәзинәләре һәм авыл көнкүреше әйберләре киләчәк буыннар өчен саф килеш саклана.
 
Хранительница истории и души Аняково: знакомство с директором музея Гульназ Гибадуллиной!

Дорогие друзья, подписчики канала фонда «Аманат»! Сегодня мы хотим познакомить вас с человеком, который держит ключи от исторической памяти нашей родной деревни. Знакомьтесь — Гульназ Фаиловна Гибадуллина, заведующая домом –музеем Шарипа Шаймиева в Аняково.

Быть руководителем такого знакового места — это не просто работа, это высокая миссия. Именно под её бережной опекой находится родное гнездо семьи Шаймиевых, где прошли детство и юность Первого Президента Татарстана Минтимера Шариповича Шаймиева.

Гульназ Фаиловна обладает удивительным даром — оживлять историю. Каждый гость, переступающий порог музея, благодаря её увлекательным и душевным экскурсиям, словно переносится в середину XX века. От уникального родословного древа до личных вещей хозяев дома — обо всем она рассказывает с искренней гордостью и любовью к родному краю.

Гульназ Фаиловна бережно хранит уникальные фонды музея, делая так, чтобы каждый предмет быта говорил с потомками. Через выставки и просветительские мероприятия она прививает молодежи любовь к малой родине и уважение к труду предков.


Иске Богады авылында яшәүче Гарипова Гөлнүсә апага бүген 90 яшь тулды.

Юбилярыбызны истәлекле көне белән район Советы Аппарат җитәкчесе Илшат Вахитов тәбрикләде.

Әлеге котлауларга без дә кушылабыз! Сәламәт булып, якыннарының күңел җылысын тоеп, озын гомер яшәргә язсын!👍


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Бүген Такталачык авылы гөрләп торды🔥

Милли моңнарыбызны, гореф-гадәтләребезне саклауга зур өлеш керткән, бар гомерен мәдәнияткә, сәнгатькә багышлаган, данлыклы "Баламишкин" гармунчылар ансамбле солисты Әфкә Муллаян улының 70 яшьлек матур юбилеена багышланган иҗат кичәсе узды👍

Залда, кем әйтмешли, алма төшәрлек тә урын юк иде. Халык рәхәтләнеп җырлады, биеде, күңел ачты.

Әлеге видеоны эшләре күп булып килә алмаганнарга юллыйбыз🤚

Ә Әфкә абыйга ихлас күңелдән рәхмәт👍 Такталачык авылы һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләр өчен чын бәйрәм оештырды ул! Сәламәт булып, киләчәктә дә иҗат белән янып, ялкынланып яшәргә язсын.


Бүген Пучы авылында махсус хәрби операциядә һаләк булган Латыпов Ренат Миннәхмәт улына истәлек тактасы ачылды.

Чарада район башлыгының урынбасары Фәрит Сәетгали улы, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар, батыр сугышчыбызның туганнары, авылдашлары, дуслары катнашты.


🥈 Серебро — это тоже золото, только с другим оттенком!

Алмазия Закирова — вторая на II Открытом чемпионате мира по лыжным гонкам на траве! 🔥

Гордимся результатом, ценим труд и радуемся каждому шагу вперёд. Впереди — новые цели и новые дистанции.

Алмазия — воспитанница спортивной школы «Лачын», и эта награда — яркое подтверждение высокого уровня подготовки в школе и упорства самой спортсменки. Её путь — отличный пример для юных атлетов: большие достижения начинаются с первых тренировок и веры в себя. Поздравляем и тренера спортсменки Хазиева Равиля Фагитзяновича.

Особую значимость победе придаёт то, что спортсменов наградил двукратный олимпийский призёр по биатлону Виктор Майгуров — его признание — важная отметка на пути развития молодых талантов.
Стоит отметить лыжные гонки это основной норматив сдачи ГТО
#спорт #лыжи #победа #ГТО


1 млрд 390 млн рублей - это объемы финансирования строительных работ в нашем районе на 2026 год.
✅ Дорожное строительство: 837,8 млн рублей.
✅ Капитальное строительство и ремонт: 551,73 млн рублей.


Связь поколений: от героев Первой мировой до защитников наших дней 🇷🇺

Сегодня в д. Поисево у памятника героям Первой мировой войны встретились ветераны боевых действий и участники СВО. Этот жест — символ неразрывной летописи мужества нашего народа.

Прошлое и настоящее сплелись воедино: современные воины почтили память предков, которые в 1914 году так же, как мы сегодня, встали на защиту суверенитета России. Менялись эпохи, форма и оружие, но неизменными оставались русский дух и верность присяге.

Сегодняшние защитники — это живой мост между поколениями. Мы помним уроки истории и продолжаем дело предков, обеспечивая безопасность страны. Пока мы храним эту память, Россия непобедима.

Слава защитникам Отечества всех времен! 🇷🇺


Районыбызның демографик күрсәткечләре буенча мәгълүматлар: Актаныш районында бүгенге көндә 26 911 кеше яши.

Агымдагы елның 1 сентябренә булган статистикага күз салсак:
🤱 Туучылар саны: 51 бала (узган елның шушы чорында — 65).
🪦 Вафат булучылар саны: 270 кеше (узган елның шушы чорында — 278).

Шулай ук районыбызда гаилә институтын ныгытуга зур игътибар бирелә. Бүгенге көндә Актанышта 479 күп балалы гаилә исәптә тора. Аларда 1 538 бала тәрбияләнә — бу безнең киләчәгебез, районыбызның төп байлыгы.

Демографик күрсәткечләр — һәркайсыбызны уйландырырлык һәм киләчәккә карап эш итәргә этәргеч бирерлек саннар. Районыбызның иминлеге һәм үсеше һәр гаиләдән башлана!


Малый и средний бизнес — это фундамент экономики нашего района. Сегодня в Актанышском районе успешно ведут свою деятельность 763 субъекта МСП.

Особо радует активность наших жителей: только в 2026 году ряды предпринимателей пополнили 99 новых участников. Это говорит о том, что бизнес-климат в районе благоприятен, а инициативность наших граждан растет.

Ключевые показатели:
🔹 Доля МСП в валовом территориальном продукте района достигла 21%.
🔹 Предприниматели активно пользуются инструментами развития: общая сумма полученных федеральных и республиканских мер поддержки составила 474 млн рублей.

🤝 Благодарим каждого предпринимателя за вклад в развитие экономики нашего района! Мы продолжаем создавать все необходимые условия для роста вашего бизнеса.


Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов бүген Казанда, Рәисебез Рөстәм Нургали улы җитәкчелегендә узган традицион шимбә киңәшмәсендә катнашып, районның еллык күрсәткечләре белән таныштырды.

Районда барлык өлкәләрдә дә уңай динамика саклануы ассызыкланды. Рөстәм Миңнеханов районның уңышлы эшчәнлеген билгеләп үтте һәм район җитәкчелегенә, шулай ук барлык район халкына тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.👍


Терлекчелекне үстерү максатыннан, 2026 елда районыбыздагы шәхси хуҗалыкларга республика бюджетыннан 27 млн 330 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелде.

Бүгенге көндә шәхси хуҗалыкларда:
🐮 8 мең 414 баш мөгезле эре терлек (шул исәптән 3 мең 674 савым сыеры) асрала;
🐏 12 мең 369 баш сарык һәм кәҗә;
 655 баш ат;
🐝 3 мең 590 умарта бар.

🥛 Узган елда шәхси хуҗалыклар 13 мең 350 тонна сөт һәм 412 тонна ит җитештергән.

Авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы һәм дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә, Актаныш районы азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Алга таба да уңышлар телибез! 👍


Казан шәһәренең Актаныш якташлары җитәкчесе Вәсим Вахитов Хезмәт ветераны, Ленин ордены кавалеры Дөлфирә Кагированы Өлкәннәр көне белән котлады.

Ул Дөлфирә Кагировага күчтәнәчләр тапшырды, махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә күрсәткән зур ярдәме өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Вәсим Вахитов якташлары белән горурлануын белдереп, Дөлфирә Кагированы тыл каһарманы дип атады һәм аны яшь буын өчен үрнәк итеп билгеләп үтте.

Ул аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм күңел тынычлыгы теләде.


ПОЗДРАВЛЯЕМ! Воспитанница СШ "Лачын" — бронзовый призёр турнира «Хрустальная тиара»!

Мы от всей души поздравляем Марьям Загертдинову с отличным спортивным результатом! Марьям была приглашена в состав сборной Республики Татарстан и вместе с командой завоевала бронзовые медали на Межрегиональном турнире по хоккею среди девушек «Хрустальная тиара».👍


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Район Башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев ярминкәдә катнашкан хуҗалыкларга, авыл җирлекләренә, мәгариф учреждениеләренә һәм барлык эшмәкәрләргә ихлас рәхмәтләрен җиткерде🍂


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Актанышта бүген бәйрәм - беренче көзге ярминкә гөрли.🍂

Район мәгариф учреждениеләре һәрвакыттагыча матур итеп әзерләнеп чыкканнар. 👍


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Кадерле дуслар, яраткан тамашачыларыбыз! Быел "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбле оешуга 60 ел! Мөхтәрәм ветераннарыбызны, егет-кызларны, тормыш юллары ансамблебез белән бәйле һәркемне, һәм әлбәттә тугры тамашачыларыбызны юбилей концертында көтеп калабыз!🌹🌹🌹16 октябрь, 18:30! Ә. Авзалова исемендәге район мәдәният йорты🔥🔥🔥


Өлкәннәргә хөрмәт — киләчәккә үрнәк! 🍂

«Лачын» боз сараенда Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан бик җылы һәм истәлекле чара узды. Бу көнне бер табын артында озак еллар балаларга физик тәрбия биргән, спорт өлкәсендә фидакарь хезмәт куйган ветеран-тренерлар, спорт мәктәбе коллективы җыелды.

Бәйрәм кунакларын ихлас котлау сүзләре белән Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Дилбәр Әнвәрова; район мәгариф бүлеге җитәкчесе Раниза Шакирова, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айгиз Мәгданов, спорт мәктәбе директоры, физик культура һәм спорт отличнигы Рамил Галиев тәбрикләде.

Чара җыр-моңнар, күңелле хатирәләр белән үрелеп барды. Бу очрашу — өлкән буынга булган олы хөрмәт билгесе генә түгел, ә яшь буын өчен дә зур үрнәк.

Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле — спорт мәктәбендә озак еллар намуслы хезмәт куйган ветераннарны бүләкләү булды. Рамил Әхмәт улы һәркайсысына аерым рәхмәтләрен җиткереп, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Кадерле ветераннарыбыз, сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм күңел тынычлыгы телибез! Сезнең хезмәтегез — безнең горурлыгыбыз! 💐


Бүген «Балалар иҗат үзәге»н дә регионара шахмат бәйгесе башланып китте.

Турнирның ачылу тантанасында мохтэрэм кунаклар катнашты. 3 кон дэвамында барачак ярышларда 120 Дэн артык бала коч сынаша.
Октябрск,Оренбург,Мамадыш,Чаллы,Минзэлэ,Бугульма,Баулы,Элмэт,Тубэн Кама, Алабуга, Актаныш районнары шахматчыларына жинулэр телибез.

Показано 20 последних публикаций.