Рәфисә киңәш итә/Рафиса советует


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Блоги


Сотрудничество ➡️ https://max.ru/u/f9LHodD0cOKB4HkB1WX2PbpwbhxY3oM_QLZCkZs-QYNqzdlIwet5FCVbjlA
Номер заявления 7358076077

Зарегистрирован в РКН
Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Блоги
Статистика

Хөрмәтле укытучы һөнәренә ия язылучыларым!🌹🌹🌹

Сезне чын күңелдән Укытучылар көне белән котлыйбыз! Сез балаларга белем биреп кенә калмыйча, тормышта дөрес юл сайларга ярдәм итәсез. Сезнең сабырлыгыгыз, игелегегез һәм намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт.

Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, бәхетле көннәр һәм иң акыллы, тыңлаучан укучылар телибез!
🌹🌹🌹


КЫЗЫЛ МИЛӘШ, АПЕЛЬСИН ҺӘМ ЛИМОН КАЙНАТМАСЫ🍋🍊🍋

Кирәк:
Кызыл миләш ~ 1,5 кг
Шикәр комы ~ 2 кг (әни 1,2 кг салган)
Апельсин ~ 2 штук
Лимон ~ 1 штук


Әзерлибез:
✅Кызыл миләшне ботакларыннан чистартып, юабыз. Ачысын бетерү өчен 12 сәгать салкын суда тотабыз. (Әни 1 көнгә морозилкага куйган‼️)

✅Апельсин, лимон (кабыгы белән бергә, төшләрен кертмибез) һәм миләш җимешләрен мясорубкадан үткәрәбез. Әзер массаны зур тазга яки кәстрүлгә салабыз, шикәр комы өстәп болгатабыз һәм кайнатырга газ өстенә утыртабыз.

✅Кайнап чыкканнан соң, 40-45 минут куерганчы пешерәбез. (Болгатырга онытмыйбыз‼️)

✅Куе, тәмле кайнатманы кайнар килеш банкаларга тутырабыз.

🍋Пирог эчлеге итеп кулланырга да шәп кенә

Чәйләрегез тәмле булсын!
☕️


ДҮШӘМБЕ иртәләребез хәерле булсын, дускайларым!💞

Яңа атнабыз - дөньялар иминлеге, муллык, ныклы сәламәтлек, куанычлы мизгелләр алып килсен!
🙏🙏🙏
Иртәнге ашка карабодай һәм цикорий.

Цикорий кулланасызмы сез
❔


Дөрес җаваплар күренә, дуслар! Кызыл миләш ~ апельсин ~ лимон кайнатмасы булды бу.🍋🍊🍋Активлыгыгыз өчен рәхмәт!

Тыныч төннәр!
🥰


Әни ❤️ супер витаминлы варенье кайнаткан бит әле. Нәрсәләрдән дип уйлыйсыз❓


Тутырылган борычлар куеп җибәрдек.🌶🌶🌶 Икәүләп пешерәбез монысын, Радик фарш әзерләп бирде😊😇

Эчлек
⤵️
Фарш
Бүрттерелгән дөге ~ 0,5 стакан
Йомырка ~ 1-2 штук
Тоз, борыч ~ тәменчә

Кичке ашларыгыз тәмле булсын!
🥰


Гел кыймылдап торсаң, гаилә тук.😂🥰 Ике көн рәттән өчпочмак булды бездә👋

Сез ниләр әзерләдегез
❔Бер-беребезгә идеяләр калдырыйк әле.


Духовкага озаттым. Барыбыз бергә җыелышып, исән~сау ашарга язсын🙏


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Бүгенгеләре төче камырга.😋Рецебын кичә калдырдым.👌Бер порция камырдан 19 өчпочмак чыкты.


✨Йомшак сырниклар✨

Кирәк:

• Эремчек (5-9%лы) - 600 г
• Йомырка сарысы - 3 штук
• Шикәр комы - 50 г
• Он - 80 г (өстәмә тактага сибәр өчен дә кирәк)
• Бер чеметем тоз
• Ванилин
• Үсемлек мае (кыздыру өчен)

Эзерлибез:

1️⃣Зур савытка эремчек, йомырка сарыларын, шикәр комын, тоз, ванилин салабыз һәм яхшылап болгатыгыз.

2️⃣Әз-әзләп он өстәгез, болгатуны дәвам итегез. Он белән артык мавыкмагыз. Камыр йомшак, бераз гына ябышкак, әмма форманы яхшы тота торган булырга тиеш.

3️⃣Яссы өслеккә (тактага яки өстәлгә) бераз он сибегез.

4️⃣Эремчек массасыннан диаметры якынча 5-6 см булырлык итеп чеметеп алып, шарчыклар әвәләгез һәм аларны бераз кул белән изегез.

5️⃣Һәр түгәрәкне барлык яклап та онда әйләндерегез.

6️⃣Стакан ярдәмендә сырникларга матур форма бирегез

7️⃣Табада уртача утта үсемлек маен җылытыгыз.

8️⃣Сырникларны табага бер-берсеннән ерак булмаган аралыкта тезегез.

9️⃣һәрбер ягыннан 3-4 минут дәвамында алтынсу төскә кергәнче кыздырыгыз.

1️⃣0️⃣Сырникларны кайнар килеш каймак, кайнатма, бал яки өстенә җиләк-җимеш сибеп табынга куегыз.

Чәйләрегез тәмле булсын!
☕️


Формаларның җаен табасы бар әле яки камыры башка, идеаль булмадылар😇


Иң уңышлы килеп чыга торган сырниклар рецебы шушы👍


Хәерле көннәр, дуслар!😍👋
Студент егетебезгә тәмлүшкәләр әзерләүдә бүген.
Саулармысез
❔🥰


~ Матур булганмы, әни❔
~ Шулкадәр матур, кызым! Молодецым син!
❤️

Зәринәмнең
😘 кул эшләре ❤️ лаекмы соң, дуслар❔


Сүз юк...шулкадәр тәмле.😋🥰 Сеңлекәш "үзем сыйлыйм бүген", диде. Рәхмәт!😘


Өчпочмаклар духовкага кереп китте😄


Wb һәм OZONда зур ташламалар табып куючы ИКЕ КАНАЛ тәкъдим итәм!💥
Алар барлык товарларны БУШЛАЙ урнаштыралар !!!
🛍️

👇👇👇

🫶Тайные находки 🫶

🫶Секретные находки 🫶


Кичкелеккә ~ өчпочмаклар😋


ӨЧПОЧМАК🥧

Туңдыргычка куяр өчен дә ярый бу камыр. Ике тапкыр ясап куйган бар, камыры ярылмый, бәрәңгесе каралмый
✔️

КАМЫР:
🍂җылы су ~ 400 мл
🍂майонез ~ 5 аш калагы
🍂көнбагыш мае ~ 0,5 ст. яки ак май ~ 150 г
🍂разрыхлитель ~ 8 г
🍂тоз - 1/3 аш калагы
🍂он

ЭЧЛЕК:
Бәрәңге, суган, күркә ите, үрдәк ите (башка төрле ит тә ярый), борыч, тоз

Өстен майлау өчен
⬇️
Йомырка сарысы ~ 2 штук
Сөт ~ 2 чәй калагы
Кунжут

Камыр ясыйбыз, 30 минут ял иттерәбез, өчпочмаклар бөрәбез, духовкага куябыз
✅

Саклап куегыз
📌


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Җырлап эш тиз эшләнә шул😄👋

Показано 20 последних публикаций.