Актаныш-информ


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Новости и СМИ



Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Новости и СМИ
Статистика

Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
🌸 Мари Суыксу авылында яшәүче Карл һәм Хәлисә Исановлар үз йортлары тирәсендә бик матур чәчәкләр үстерәләр. Аларның ишегалды җәй дәвамында төрле төстәге гөлләргә күмелеп, тирә-якка ямь өсти.

Исановлар гаиләсенең чәчәкләргә булган мәхәббәте һәм матурлык тудырган көндәлек хезмәте турында Актаныш телевидениесе сюжетында карагыз.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
🌷 «Умырзая» нәниләре районыбызның хөрмәткә лаек һөнәр ияләре — укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикли!

Алар укытучыларга ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар, хезмәтләренең нәтиҗәсен күреп, укучыларының рәхмәтен тоеп яшәүләрен теләп калалар! 💐


Репост из: Интертат: иң популяр татарча медиа
Өстәвенә, аларның икесе бер сәгатькә кыскартылган булачак. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/trexdnevnaya-rabocaya-nedelya-s-dvumya-korotkimi-dnyami-budet-v-noyabre-v-tatarstane-5930164

Интертат МАХта


Хөрмәтле мәгариф бүлеге җитәкчесе Раниза Митьяновна!

Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре!
Укытучылар!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез —Укытучылар көне белән котлыйм!

Сезнең сабырлыгыгыз, зирәклегегез һәм намуслы хезмәтегез аркасында меңләгән бала тормыш юлына дөрес адымнар салып кереп китә. Сез аларга белем биреп кенә калмыйсыз, ә кешелеклелек, иминлек һәм җаваплылык кебек мөһим сыйфатлар да тәрбиялисез.

Юл хәрәкәте иминлеге — бүгенге көннең иң мөһим мәсьәләләренең берсе. Безнең бүлекчә мәгариф учреждениеләре белән тыгыз хезмәттәшлектә балаларга юлда үз-үзен тоту кагыйдәләрен өйрәтү, аларда хәвефсезлек культурасы тәрбияләү буенча уртак эш алып бара. Бу юнәлештә сезнең ярдәмегез һәм ярдәмчел мөнәсәбәтегез безнең өчен бик кыйммәтле.

Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, иҗади уңышлар һәм яңа уку елында балаларга тирән белем бирүдә зур җиңүләр телим. Юлларыбыз һәрвакыт имин, киләчәгебез якты булсын!

Ихтирам белән,

Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлекчәсе җитәкчесе Л.Р.Мөхәмәтова


🚌 Актаныш районына яңа мәктәп автобусы тапшырылды

Казанда Укытучылар көненә багышланган тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика муниципалитетларына яңа мәктәп автобуслары ачкычларын тапшырды.

Чарада Актаныш районы делегациясе дә катнашты. Делегация составында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова, шулай ук районның мәгариф оешмаларыннан укытучылар һәм хезмәткәрләр бар иде.

Раниза Шакирова республикадагы мәгариф идарәләре исеменнән Рөстәм Миңнехановка балаларны куркынычсыз һәм уңайлы транспорт белән тәэмин итүгә күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде.

📌 Бүген Татарстанда 901 мәктәп автобусы 963 маршрут буенча 31 меңнән артык баланы йөртә.

2020–2025 елларда республикада 707 яңа мәктәп автобусы сатып алынган.


Өлкәннәргә — хөрмәт һәм рәхмәт!

Бүген Чөгәнә башлангыч мәктәбендә эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәребезнең хәлләрен белеп, аларны Укытучылар көне һәм Өлкәннәр көне белән котлап кайттык.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Куйган хезмәтегез, кылган изгелекләрегез өчен сезгә зур рәхмәт!

Янәшәгездәгеләрнең җан җылысын тоеп, җылы карашка кинәнеп, бәхет-шатлыкта яшәвегезне телибез.

Сәламәтлегегез нык, күңелегез һәрчак күтәренке булсын. Гомер юлларыгыз кадер-хөрмәттә, тынычлыкта һәм иминлектә узсын!

Иң изге теләкләр белән — Чөгәнә башлангыч мәктәп-бакча коллективы.


🌷 Нәниләрдән — зур хөрмәт!

Бүген Чөгәнә балалар бакчасында тәрбияләнүче кечкенә нәниләребез Укытучылар көне уңаеннан мәктәпкә кереп, укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. 💐

Хөрмәтле укытучылар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз!

Авыр һәм катлаулы, әмма изге хезмәтегезнең матур нәтиҗәләрен күреп сөенергә язсын.

Укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның уңышлары турында сөенечле хәбәрләр генә ишетеп яшәргә насыйп булсын.

Сезгә ныклы сәламәтлек, сабырлык, гаилә бәхете, иҗади уңышлар, күтәренке кәеф һәм аяз көннәр телибез!


⚡В школах ввели дополнительные каникулы

В ответ на жалобы о том, что дети устают, Мин образования утвердило новый график школьных каникул на 2026-2027 учебный год.

Выберите класс, чтобы ознакомиться с графиком:

• для 1-4 класса
• для 5-9 класса
• для 10-11 класса
erid: 2W5zFGGboJH


Чемпионыбыз белән горурланабыз!

Самат Хуҗин «Кросс лыжников» республика ярышында II урын яулады.
Актаныш районының «Лачын» спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Самат Хуҗин 2015–2016 елларда туган малайлар арасында узган «Кросс лыжников» республика ярышында II урынга лаек булды.

Яшь спортчы дистанцияне 4.06 нәтиҗә белән узып, яхшы тизлек һәм чыдамлылык күрсәтте. Әлеге уңыш — тырышлык һәм максатчан хезмәт нәтиҗәсе.

Самат шулай ук ГТО нормативларын уңышлы үтәп, яхшы физик әзерлеккә ия булуын раслый. Аның спорттагы уңышларында тренерларының һәм гаиләсенең ярдәме дә зур әһәмияткә ия.

Саматны, аның остазларын һәм якыннарын әлеге уңышы белән котлыйбыз! Киләчәктә дә яңа җиңүләр һәм зур спорт уңышлары телибез.


Репост из: Рустам Минниханов
Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Кадерле укытучылар, бәйрәм белән котлыйм!
Сезнең хезмәтегез – чын горурлык!
 
Кыенлыклар килсә, әле дә ул:
«Бирешмә!» — ди гүя, эндәшә.
Күңелемдә шулай гомерем буе
Укытучым килә янәшә.

«Укытучыма», Резедә Вәлиева

От всей души поздравляю с праздником, дорогие учителя!
Спасибо за то, что даже спустя годы остаетесь рядом: ваши уроки продолжают вести по жизни.
Желаю счастья, крепкого здоровья и новых успехов!


Укытучылар көне турында — безнең карточкаларда.
Бөтен укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, сабырлык, хезмәтегездә уңышлар телибез.🌸


Репост из: Ленар Зарипов
Хөрмәтле укытучылар, мәгариф ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйм! Сезнең хезмәтегез – җәмгыятьнең нигезе, киләчәк буыннарны тәрбияләүдәге иң изге эш. Районыбызның уңышларында сезнең һәркайсыгызның өлеше зур.

Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, иҗади уңышлар, укучыларыгызның ихтирамын һәм рәхмәтен тоеп яшәвегезне телим. Бәйрәм белән!


Хәерле иртә! Көнегез матур үтсен!


Принято решение выплачивать до 20 млн рублей в год всем, кто подпишет контракт с Минобороны РФ в Татарстане!
 
Это реальный способ для мужчины заработать большие деньги и полностью списать все долги и кредиты себе и своей семье.
 
Минимум 3 млн рублей за первый месяц работы, социальные гарантии, полное обеспечение, бесплатное питание и качественное снаряжение. Возможность подписать контракт сроком на 1 год.
 
Где работать выбирайте сами: от юга России до африканского континента. Или вообще удаленно оператором дрона вне зоны боевых действий.
 
Приглашайте мужчин на службу по контракту из Татарстана - высокий заработок в копилку всей семьи.
 
Записаться кандидатом в МАХ: https://max.ru/heroestatarstan_bot
 или оставить заявку по телефону 8 (800) 222-59-00
 
#КонтрактМинобороныРТ


Эфир дулкыннарында - Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары. Белем иленә үзләре артыннан әйдәп алып кергән; күңелләрдә өмет очкыннары кабыза белгән; абынганда, туры юлга юнәлдергән игелекле хезмәт ияләре – укытучылары турында аларның иҗади эшләре белән танышыгыз. 05.10.26 иртәнге сәгать 7 Актаныш радиосын тыңларга онытмагыз! 90,0 FM


Укытучылар көне уңаеннан Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларының хөрмәтле һәм абруйлы остазлары хакында күңел түрләреннән чыккан фикерләре белән танышыгыз. Студиябез кунаклары - әлеге мәгариф оешмасының 5-6нчы сыйныф укучылары. Җитәкчеләре - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айсылу Илдус кызы Шакирова. 5.10.26 иртән сәгать 7 Актаныш радиосын тыңлагыз! 90,0 FM


5нче октябрь - гомер юлыннан атлап киткәндә, һәр кешенең ышанычлы терәге, ихлас фикердәше, кече күңелле, олы җанлы киңәшчесе, сердәше булган Укытучыларыбызга дан җырлый торган, рәхмәтләребезне һәм хөрмәтебезне белдерә торган көн. Шуңа да Актаныш радиосының иртәнге чыгарылышы тулаем шушы тантанага багышланыр. Студиябез кунаклары - Актаныш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең “Сердәш дулкыннарында” түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар. Әлеге түгәрәк әгъзаларының чыгышы илкүләм мәгълүм дата – Укытучылар көненә багышлана. Ә сәхифәне исә лаеклы ялдагы мөгаллимә, Татарстанның атказанган укытучысы, иҗади җанлы күп сандагы шигырьләр, җырлар авторы Вәзилә Чинаева әзерләде. 5нче октябрь иртәнге сәгать 7 Актаныш дулкыннарына кушылыгыз! 90, FM


🌷 1 октябрь — Өлкәннәр көне уңаеннан Актанышның 1нче урта мәктәбендә ветеран укытучылар өчен матур очрашу узды.

Хөрмәтле ветеран укытучылар! Сезне Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз!

Сез гомерегезнең иң матур елларын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышладыгыз. Мәктәптә бер-берегезгә иңне-иңгә куеп, лаеклы ялга кадәр намус белән хезмәт иттегез, уку йортының район һәм республика күләмендәге уңышларына зур өлеш керттегез.

Сезнең тәҗрибәгез, зирәк киңәшләрегез һәм хезмәт юлыгыз бүгенге яшь буын өчен дә үрнәк булып тора. Куйган хезмәтегез, кылган изгелекләрегез өчен ихлас рәхмәт сезгә!

Очрашу укучылар әзерләгән концерт программасы белән дәвам итте. Актлар залын җылылык һәм рәхмәт хисләре тутырды. Соңыннан кунаклар чәй табыны артында аралашып, истәлекләр белән уртаклашты.


🕯️ Пучы авылында махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Ренат Латипов истәлегенә мемориаль такта ачылды

Тантанада Актаныш муниципаль районы Башлыгы урынбасары Фәрит Заһертдинов катнашты.


Бу хәтер тактасы Ренатның исемен мәңгеләштерә, киләчәк буыннарга аның турында сөйли. Әлбәттә, ул гаиләдә барлыкка килгән бушлыкны тутыра алмый. Әмма без Ренат Миңнәхмәт улын онытмаска, аның истәлеген сакларга тиешбез. Бу эшне башлап йөргән егетләргә, ветераннарыбызга һәм иганәчеләргә зур рәхмәтемне җиткерәм. — диде Фәрит Заһертдинов.


Мемориаль такта — батыр якташыбызның исемен һәм Ватан алдындагы фидакарьлеген онытмау, киләчәк буыннарга җиткерү билгесе.


Хәерле иртә! Имин һәм тыныч көннәр!

Показано 20 последних публикаций.