Балтаси - «Хезмәт» - үзегезне саклагыз


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Новости и СМИ


Район яңалыклары, аш-су, файдалы киңәшләр, сәламәтлек һәм мөһим хәбәрләрне бездән укый аласыз.
🔗 https://max.ru/join/ege0uWPPlFljzWKLqxryffKpgOjc_WYaLYj0-5LRW4E

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Новости и СМИ
Статистика

Эремчек шарчыклары. Камыр өчен 1 кг эремчек, 3-4 йомырка, 0,5-1 стакан шикәр комы, бераз тоз, 1 чәй кашыгы сүндереп чәй содасы, он.
Йомшак итеп камыр ясыйбыз.
Кул белән генә баскалап, җәеп киң генә итеп полоскалар кисеп, чәк-чәк кискән кебек кисеп кул белән шарчыклар ясыйбыз майда пешерәбез.
Лилия Әскарова


Репост из: Интертат: иң популяр татарча медиа
Проектта нинди максатлар һәм ярдәм чаралары каралган? Тулырак: https://intertat.tatar/news/marat-abbarov-at-urcetune-usteru-buenca-proektny-takdim-itkan-5881072

Интертат МАХта


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Укытучылар көне уңаеннан Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәре Зилә Ильязова әзерләгән видеоязма аша Балтач бистәсенең укытучылар урамы буйлап сәяхәт итик әле.


1нче октябрь көнне Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында Шамил Закиров исемендәге XXVI «Идел-йорт» төбәкара театр коллективлары конкурсының зона этабы узды.
Балтач мәдәният үзәге каршында эшләп килүче халык театры коллективы икенче турга үтеп, Риза Ишморатның «Кайту» драмасы буенча куелган спектакльне мәртәбәле жюри әгъзаларына тәкъдим итте.
Быел бәйге Россиядә – Халыклар бердәмлеге елы, Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында уза. Зона караулары нәтиҗәләре буенча киләсе этапта катнашу өчен иң яхшы 12 спектакль сайлап алыначак.


Репост из: Интертат: иң популяр татарча медиа
Өстәвенә, аларның икесе бер сәгатькә кыскартылган булачак. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/trexdnevnaya-rabocaya-nedelya-s-dvumya-korotkimi-dnyami-budet-v-noyabre-v-tatarstane-5930164

Интертат МАХта


Дамир Гайнуллин: «Чакырылыш буенча хәрби хезмәт срогы элеккечә кала». https://vk.ru/wall-65275507_163685



Хәерле кич, дусларым!


Бүген – Укытучыларның һөнәри бәйрәмендә – Татарстан район-шәһәрләренә яңа мәктәп автобуслары тапшырылды. 59 автобуска сертификатны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга тапшырды.
Балтач районына бирелгән яңа автобус Урта Көшкәт мәктәбенә булачак.
Яңа автобуслар укучыларның мәктәпкә бару һәм өйгә кайту юлларының куркынычсызлыгын тәэмин итүгә уңайлы шартлар тудырып, һәр торак пунктта балаларга белем алуны вакытында тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.



Ташламалы бәядән район газетасына язылырга онытмагыз дуслар!


Галимуллин Рафил истәлегенә көрәш буенча турнир узды. 3нче октябрь көнне 2011-2012, 2013 нче елгы һәм аннан яшьрәк көрәшчеләр арасында Галимуллин Рафил Шәфигулла улы истәлегенә көрәш буенча турнир булып узды.
Ярышта районның 10 мәктәбеннән: Борбаш, Норма, Балтач, Сосна, Чепья, Арбор, Смәил, Пыжмара, Нөнәгәр, Салавыч күппрофильле лицее һәм Балтач гимназиясеннән, Мари Иле Республикасыннан, Казан, Кукмара шәһәрләреннән барлыгы 80 көрәшче катнашты. 
2011-2012 нче елгы егетләр арасында 
65 кг үлчәү авырлыгында: 1 нче урын — Галимуллин Рүзәл (Смәил мәктәбе), 2 нче урын — Шакиров Азамат (Казан шәһәре), 3 нче урын — Фатихов Наил (Казан шәһәре), 4 нче урын — Гыймадиев Рамил (Кукмара шәһәре).
70 кг үлчәү авырлыгында: 1 нче урын — Егоров Ленар (Кукмара шәһәре), 2 нче урын — Галимуллин Билал (Борбаш мәктәбе), 3 нче урын — Галимуллин Гөмәр (Балтач гимназиясе), 4 нче урын — Вәлиуллин Раиф (Нөнәгәр мәктәбе).
​
2013 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында 
26 кг үлчәү авырлыгында: 1 нче урын — Сабирҗанов Сәмир (Мари Иле Республикасы), 2 нче урын — Хәтимов Рүзәл (Борбаш мәктәбе), 3 нче урын — Фазлыев Хәлим (Борбаш мәктәбе), 4 нче урын — Гыйбадуллин Әмирхан (Борбаш мәктәбе).
29 кг үлчәү авырлыгында: 1 нче урын — Сабиров Рияз (Балтач мәктәбе), 2 нче урын — Вафин Азамат (Борбаш мәктәбе), 3 нче урын — Усманов Дмитрий (Чепья мәктәбе), 4 нче урын — Нигъмәтуллин Рамазан (Сосна мәктәбе).
​
36 кг үлчәү авырлыгында: 1 нче урын — Шакиров Сәлим (Арбор), 2 нче урын — Ахмадуллин Даян (Балтач мәктәбе), 3 нче урын — Закиров Камил (Норма мәктәбе), 4 нче урын — Борханов Сәмир (Арбор мәктәбе).
40 кг үлчәү авырлыгында: 1 нче урын — Ризванов Юныс (Балтач гимназиясе), 2 нче урын — Йосыпов Илсаф (Чепья мәктәбе), 3 нче урын — Сафиуллин Наил (Пыжмара мәктәбе), 4 нче урын — Васильев Матвей (Мари Иле Республикасы).
​
45 кг үлчәү авырлыгында: 1 нче урын — Дмитриев Арсений (Кукмара шәһәре), 2 нче урын — Смирнов Владислав (Мари Иле Республикасы), 3 нче урын — Сабирҗанов Раяз (Кукмара шәһәре), 4 нче урын — Дәүләтшин Камил (Балтач мәктәбе). 
50 кг үлчәү авырлыгында: 1 нче урын — Пасыев Тимур (Кукмара шәһәре), 2 нче урын — Гыйбадуллин Фирдәвес (Борбаш мәктәбе), 3 нче урын — Гыйниятуллин Әмирхан (Балтач мәктәбе), 4 нче урын — Кәлимуллин Булат (Нөнәгәр мәктәбе).
60 кг үлчәү авырлыгында: 1 нче урын — Мартынов Глеб (Чепья мәктәбе),  2 нче урын — Сабиров Әнвәр (Балтач мәктәбе), 3 нче урын — Сәйфелганиев Нурсан (Салавыч мәктәбе), 4 нче урын — Лапшин Зәмир (Салавыч мәктәбе).
70 кг үлчәү авырлыгында:  1 нче урын — Галләмов Муса (Сосна мәктәбе), 2 нче урын — Ганиев Камил (Балтач мәктәбе).
70 кг кадәр үлчәү авырлыгында: 1 нче урын — Галимов Сөләйман (Борбаш мәктәбе).


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Район ветеринария өлкәсендә эшләп, лаеклы ялда булучыларны "Раил" кафесына чакырып зур кунак иттеләр. Бертөркем ветеранга Республика ветеринария идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды


Балтачлылар бердәм булып көзге өмәгә чыкты.

Район советы, башкарма комитет, үзәкләштерелгән бухгалтерия, Балтач шәһәр җирлеге, ЗАГС, район радиосы һәм "Мелиоратор" оешмасы коллективлары бердәм булып традицион көзге өмәгә чыктылар. Өмә ел саен «Көзге игелек атналыгы» кысаларында тирә-якны кышкы чорга әзерләү максатыннан оештырыла һәм «Экологик иминлек» милли проектының аерылгысыз өлеше булып тора.

Бистәнең "Гаилә" паркы һәм "Хәтер" бакчасында узган өмәдән соң җыелган чүп-чар, корыган ботаклар һәм башка калдыклар махсус билгеләнгән урыннарга чыгарылды.

Тирә-якның чисталыгы – һәркемнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе, күмәк өмәләр — ул чисталык акциясе генә түгел, ә зур тәрбия чарасы да.


Бүген, 5 октябрьдә, Татарстанда һава температурасының бераз күтәрелүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә төбәкнең көнчыгышында бераз яңгыр һәм җепшек кар явып үтсә, көндез явым-төшем туктый.
Төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә искән җил урыны белән 16 метрга кадәр көчәя (Казанда – 14 метрга кадәр).
Төнлә температура -3 градуска кадәр түбәнәйсә һәм кырау күзәтелсә, көндезге сәгатьләрдә Татарстанда һава +6..+11 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында термометрның терекөмеш баганасы +8..+11 градуска кадәр күтәреләчәк).
Татар-информ


Хөрмәтле  мөгаллим һәм мөгаллимәләр, мәгариф ветераннар, белем бирү оешмалары хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән Укытучылар көне белән котлыйм!
 Һәркемнең тормышында үзенең укытучысы – хәреф танырга өйрәткән, җитәкләп белем дөньясын алып кергән, олы юлга хәер-фатихасын биргән остазы бар. Шуңа күрә Укытучылар көне  беркемне дә битараф калдыралмый торган иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе. Остазлар салган юллар буйлап,  район мәгарифен яңа биеклеккә күтәрүдә  кулга-кул тотынып эшләвебез укытучыларыбызның эшчәнлеген камилләштерүгә,  һөнәри үсеш өчен шартлар булдыруга йөз тота, район мәктәпләренең рейтингын билгеләү дә нәтиҗәле күрсәткечләргә этәрә.
Киләчәк үсешкә һәм остазлык эшчәнлегенә юнәлдерелгән грантлар, бәйгеләр белән мөгаллимнәргә ярдәм итү системасы тормышка ашырыла. Матди-техник базаны яңарту, дөньякүләм стандартларга туры килерлек яңа техника һәм җиһазлар белән тәэмин итү юнәлешендә дә максатчан эш  алып барыла.
Хөрмәтле мөгаллимнәр! Бүгенге бәйрәм көнендә һәммәгезгә дә сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, иҗади уңышлар телим! Балаларга биргән күңел җылыгыз үзегезгә укучыларыгызның тирән ихтирамы һәм  зур уңышлары булып әйләнеп кайтсын!
Рамил Нотфулллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы


Дүшәмбе көне бәракәтле, имин узсын. Хәерле иртә дусларым!


Кичләрегез имин үтсен!


Рания СМУ өлкәннәрен сөендергән.

Балтач бистәсенең СМУ микрорайонында яшәүче өлкәннәр бәйрәм көннәрендә бер табын артына җыелып, күңелле очрашу үткәргәннәр.

Рания Мостафина әбиләрне бәйрәм белән котлап, аларга мич коймагы пешергән, тәмле чәйләр әзерләгән.

Өлкәннәр коймак белән сыйланып, чәй эчкәннәр, яшьлек хатирәләрен яңартканнар. Очрашу җылы һәм ихлас аралашу белән үткән.

— Тәмле коймаклар белән сыйланып, чәй эчеп, яшьлек елларын искә алдык. Раниягә зур рәхмәт! — ди өлкәннәр.


Борнакта «Җирнең матурлыгы - өлкәннәрдә» исемле кичә узган.

Борнак авыл китапханәсендә өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән "Җирнең матурлыгы - өлкәннәрдә" исемле кичә шигырьләр, җырлар, биюләр белән үрелеп барды.

Өлкәннәрне бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Габдуллин Ирек Илдар улы котлады.

Бәйрәм кунаклары Рүзилә апа Габдрахманова, Наил абый Заһретдинов үзләренең гармун моңнары белән кичәне нурга күмде. Афәрин!


Кабактан файдалы һәм баллы цукатлар.

Кирәк булачак: 1 кг чистартып тураган кабак, 2 әфлисун, 300 г шикәр комы.

Тураган кабакны кәстрүлгә салып, шикәр комы белән болгатып куйдым. Үз суы чыгып, шикәре эреп беткәч, әфлисунны турап салдым һәм плитәгә куйдым. 10 минут тирәсе кайнаткач, сүндереп, 6-7 сәгать тоттым.

Аннан дуршлагка бушатып, 2 сәгать тирәсенә калдырдым. Суы саркыгач, кабакларны электр киптергечендә 70 градуста 12 сәгать киптердем. Кипкән цукатлар ябышмасын өчен, шикәр пудрасы сибеп куям. Тәмле дә, файдалы да, кәнфитне алыштыра.

Кабакны пешергәндә чыккан сокка, 1 литрга 0,5 чәй кашыгы лимон кислотасы салып кайнатып, банкаларга тутырам. Бик тәмле һәм файдалы сок-компот була.

Кадрия ИШМУРЗИНА


Район башлыгы Рамил Нотфуллин Чепья авылында урнашкан "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә ял итүче өлкән буын вәкилләрен бәйрәм белән тәбрикләде.

"Наз" тернәкләндерү бүлекчәсенең төп эш юнәлеше лаеклы ял яшендәге өлкәннәргә, инвалид гражданнарга социаль-медицина, социаль-психологик, психологик-педагогик ярдәм күрсәтүгә, социаль адаптация һәм реабилитация үткәрүгә юнәлдерелгән. Бүгенге көндә биредә 29 өлкән кеше ял һәм тернәкләндерү курслары уза.

Показано 20 последних публикаций.