MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
Балтаси.ру - городской портал!

1 Oct, 20:22

Открыть в Max Поделиться

Prev Next
7 октябрь 19.00
Балтачка Сәхия килә

Минзәлә театры Балтачка Фәнис Яруллинның "Сәхия" спектаклен алып килә. Спектакльне "Кеше китә - җыры кала", "Ай булмаса, йолдыз бар" сериаллары режиссеры Алексадр Далматов куйган. "Сәхия" спектакле язмышка каршы тора алучы хатын-кызлар турында.

Язучы Фәнис Яруллинның «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра» повестенә нигезләнгән драма (инсценировка авторы — Алсу Хәбибуллина) Сәхия язмышы аша бөтен бер чор – көчле хатын-кызлар язмышын чагылдыра.

1940нчы еллар. Әнисенең фаҗигале үлеменнән һәм әтисенең фронтка китүеннән соң, яшь Сәхия исән калу һәм гаиләсен яклау өчен үзенең хатын-кызлыгыннан ваз кичә. Ул үз өстенә ир-ат җаваплылыгы алырга, көч белән эш итәргә мәҗбүр була. Нәтиҗәдә, кыска итеп киселгән чәч, ир-ат киеме, авыр эш… Сәхия сугыш белән таланган авыл таянырдай көчле егет «Сәхи»гә әйләнә. Ул үткән юл – Татарстан авылыннан Себер нефть вышкаларына кадәр – үз-үзеннән качу, эзләнү, бәргәләнү. Әмма мәхәббәт аны асылына кайтырга, үткәннәрнең йомгагын сүтәргә, күптән онытылган яраларны актарырга һәм иске нигездә яңа йорт салыр өчен туган нигезгә юл тотарга мәҗбүр итә.

«Сәхи(я)» – үз-үзең булу хокукының нинди авырлык белән бирелүен аңларга мәҗбүр итә торган спектакль.

1.3k 10
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat