MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
Балтаси.ру - городской портал!

30 Sep, 13:40

Открыть в Max Поделиться

Районыбызда өлкәннәр декадасы кысаларында көзге ярминкә узачак

Көз – муллык-хөрлек белән сугарылган фасыл, нәкъ шушы чорда һәркем дә салкын чорларны кайгырта.
Шул уңайдан, 3 октябрь – шимбә көнне, район үзәгендә һәм Чепья авыл җирлегендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсен уздыру күздә тотыла.

Ярминкәдә, гадәттәгечә, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, җәмәгать туклануы предприятиеләре – сатып алучыларга, кулай бәядән, беренчел азык-төлек продукциясен тәкъдим итәчәкләр.

Районыбызда узган ярминкәләрдә киң ассортиментта тәкъдим ителүче барлык ризыклар табын күрке булырлык!
Ит-сөт продукциясе, казылыклар, май, сыр продуктлары, бал, камыр ризыклары, яшелчә, җиләк-җимешләрнең сыйфаты һәрчак сатып алучылар тарафыннан югары бәяләнә! Ярминкәдә шулай ук авыл хуҗалыгы культуралары, печән-салам да юнәлтергә мөмкин.

Көзге муллыкның үзе кебек бай ярминкәгә рәхим итегез! Табыннарыбызны район җитештерүчеләрнең ризыклары баетсын, ил-көннәр имин булсын.

❗Игътибар! Балтач бистәсендә узучы ярминкәнең урыны үзгәрде. Сатып алучыларны «Пәнҗешәмбе базары» урынына, элеккеге икмәк комбинаты ишегалдына чакырабыз.
Ярминкәләр ике җирлектә дә иртәнге сәгать 7 дә башланып китәчәк!

1.1k 10
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat