Кызылъяр мәдәният йортында узган бишенче "Токмач-баттл" гастрономия фестиваленнән фоторепортаж
Быел бәйрәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланды. Чарада районыбызда бердәм булып яшәче татар, рус, чуваш, удмурт милли-мәдәни үзәкләре вәкилләре катнашты – Александровка, Васькино-Туйралы, Татар Кандызы, Покров-Урыстамак мәдәният йортлары, Уба клубы командалары. Фестиваль визитка, токмач камыры басу, җәю, кисү һәм табын кору этапларыннан торды. Бәйгеләр авыл җирлекләре мәдәният учаклары солистлары һәм иҗади коллективлары чыгышлары белән үрелеп барды.
Җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр булмады – милләтләр арасындагы дуслык җиңде. Барлык катнашучыларга да дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева