Хәерле көннәр! Кемгә сөйләргә дә белмим, башымда бөтенләй сыймый бу хәл.Ирем белән яшәвебезгә 6 ел. Аның апам-сеңлем дип аталган туганы бар иде. Алар гел аралаштылар, ул хатын безгә кунакка да килә иде, ирем дә аңа гел булышып йөрде. Мин бернинди дә яман уй уйламадым, туганнар бит, аралашалар дип кенә кабул иттем.Ә күптән түгел бөтенләй шокка калырлык дөреслек ачыкланды... Иремнең шул сеңлем дип йөрткән хатын-кызы чынлыкта аңа бернинди дә туган түгел, ә ирем аның белән озак вакыт дәвамында миңа хыянәт итеп йөргән бит! Ә иң коточкычы ,бу хәлне кайнанам да белеп яшэгэн.Кайнанам иремнең бу хыянәтен минем артымнан яшереп, аларны очраштырырга булышып, каплап торган. Минем күзләремә карап елмая, ул бит аның сеңлесе, туганнарны аерарга ярамый дип мине алдап йөргән.Иремнең хыянәте бер булса, кайнанамның шундый пычраклыкны каплап, мине аяк астына салып таптавы йөрәкне икеләтә телгәләде. Үз өемдә, иң якын дип саналган кешеләрем тарафыннан шулай алданып яшәгәнмен.Шундук аерылышырга бирергәме? Нишләргә?