Зульфат хазрат Габдуллин


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Религия


Вагазьләр, нәсыйхатьләр, искә төшерү.

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Религия
Статистика

Җомга вәгазе :
《Ашыкма сабр бул》
Үзегез тыңлагыз һәм башкаларгада таратыгыз.

967 1 37



📚🖋️Яхшылыкның да әдәбе бар…
Кеше өчен иң авыры — ярдәмгә мохтаҗ булып, аны сорарга мәҗбүр булуында.
Шуңа күрә, берәрсенә ярдәм кулы сузганда, аның күңелен яраламагыз, горурлыгына тимәгез.
🤍 Чын яхшылык — кешенең йөгeн җиңеләйтүдә генә түгел, ә аның кадерен саклап, күңеленә тынычлык бирүдә дә.

Җомга көне мөбәрәк булсын 🤲
Ихтирам белән Зөлфәт хәзрәт Габдуллин.


🤲 #Җомга кичәсе мөбарәк булсын!

Йә Раббым,ошбу Җомга кичләрнндә күңелләребезгә тынычлык, җаннарыбызга иминлек һәм йөрәкләребезгә сабырлык бир. Кайгыларыбызны — шатлыкка, авырлыкларыбызны — җиңеллеккә, борчуларыбызны — рәхәткә алыштыр. Күңелләребездәге изге теләкләребезне хәерлесе белән кабул кыл, өметләребезне акла, догаларыбызны җавапсыз калдырма.
Һәрбер кайгыдан соң — сөенеч, һәрбер авырлыктан соң — җиңеллек, һәрбер ябык ишек урынына — хәерле бер ишек ач. Күптән көткән хәерле хәбәрләрең белән сөендер, көтмәгән җирләрдән рәхмәтеңне һәм нигъмәтләреңне ирештер.
Йә Аллаһ, без киләчәгебезнең серләрен белмибез, әмма аны Сиңа тапшырабыз. Син — иң хәерле Идарәче, иң ышанычлы Саклаучы. Без белмәгәнне Син беләсең, без күрә алмаганны Син күрәсен. Шуңа күрә киләчәгебезне без уйлаганнан да хәерлерәк, алдагы көннәребезне үткәннәребездән дә матуррак кыл.
Ризыкларыбызга бәрәкәт, йортларыбызга иминлек, күңелләребезгә нур, гаиләләребезгә татулык һәм йөрәкләребезгә иман ныклыгы бир.
Безне Үзеңнең рәхмәтеңнән, ярдәменнән һәм саклавыңнан аерма. Һәр адымыбызны хәерле ит, һәр юлыбызны уң ит, һәр теләгебезнең хәерлесен насыйп кыл.
Я Раббым, без көткәннән дә хәерлерәген, сораганнан да файдалырагын, уйлаганнан да матуррагын насыйп ит. Безгә дә, якыннарыбызга да дөньяда һәм ахирәттә хәер-сәгадәт бир.
Әмин, йә Раббәл-галәмин! 🤲





#Нәсыйхәт

Үзең белән Аллаһ арасында, Аннан башка беркем дә белмәгән бер яшерен изге гамәлең булсын. 🤍

Яшерен кылынган изгелек — йөзгә нур, ризыкка бәрәкәт, күңелгә тынычлык һәм тормышка канәгатьлек бирә. Ә Ахирәттә ул синең өчен зур хәзинә булыр.

Гаиләң өчен бер игелек эшлә — беркем дә белмәсен.
Сусаган кошка су бир.
Төнлә, беркем дә күрмәгәндә, намаз укы.
Көн саен Коръән укы.
Берәүгә яшерен генә ярдәм ит.
Кемдер өчен эчтән генә дога кыл.

Кешеләр белми торган, бары тик синең белән Аллаһ арасында булган бер изге гамәл кыл. 🌿

Чөнки кайбер гамәлләрне кешеләр күрмәсә дә, Аллаһ аларның һәрберсен күрә. ❤️





Что такое настоящая роскошь?

Это не дорогие вещи и не жизнь напоказ.

Настоящая роскошь — это:

🌙 проснуться на фаджр, когда весь мир ещё спит;
📖 открыть Мусхаф и прочитать несколько аятов;
🤍 выучить хотя бы один аят и сохранить его в сердце;
🌿 остановиться и поразмышлять над его смыслом;
✨ прожить день, помня слова Аллаха;
🕊️ а вечером заснуть с сердцем, наполненным Кораном.

Всё остальное — лишь временное украшение этой жизни.

По-настоящему богат тот, чьё сердце связано с Кораном. 🖤

А если сегодня на мгновение остановиться и спросить себя:
чем наполнено моё сердце?
Что занимает в нём больше всего места — мирское или слова Аллаха?

Возможно, именно с этого тихого размышления начнётся что-то очень важное. 🤍








Хөрмәтле укытучылар!

Сезне чын күңелдән Укытучылар көне белән котлыйбыз!
Аллаһы Тәгалә сезгә сәламәтлек, сабырлык, көч-куәт бирсен. Хезмәтегезне бәрәкәтле, гыйлемегезне файдалы итсен. Шәкертләрегезнең уңышлары һәрвакыт сөендереп торсын!
Бәйрәм белән! 🤲🌿


Әлһәмдүлилләһ!

Тормышыбыздагы һәрнәрсәнең Аллах кулында булуына шөкер. Барлык эшләр Аның хикмәте белән бара, ә рәхмәте һәм мәрхәмәте безне һәрьяклап саклап тора.
Аңа шөкер — Ул безнең Раббыбыз. Ул безне үзебезнең көчсезлегебезгә дә, башка кешеләрнең көченә дә тапшырмады.
Аңа шөкер — без Аның каршында. Һәм өметебез Аннан башка беркемдә дә түгел. 🤲🏻🌷





🍀Притча о фонаре

Однажды тёмной ночью слепой человек вышел из дома. В одной руке он держал трость, а в другой — зажжённый фонарь.
Навстречу ему попался прохожий. Удивившись, он спросил:
— Скажи, зачем тебе фонарь? Ты ведь всё равно не видишь его света.
Слепой на мгновение остановился и спокойно ответил:
— Ты прав. Мне этот свет не помогает видеть дорогу. Но он помогает другим видеть меня.
Прохожий задумался:
— Значит, ты носишь его не для себя?
— Именно, — улыбнулся слепой. — Я не хочу, чтобы тот, кто хорошо видит, однажды столкнулся со мной лишь потому, что в темноте не заметил.
Прохожий ничего не ответил и долго смотрел вслед удаляющемуся человеку, пока огонёк его фонаря не растворился в ночи.
🌱 Так бывает и в жизни.
Не всякий свет мы зажигаем для себя. Иногда мы сохраняем в себе разум, терпение, доброту и достоинство не потому, что мир всегда отвечает нам тем же, а потому, что не хотим сами становиться частью его темноты.
Носи свет разума.
Не для того, чтобы ослепить других,
а для того, чтобы в темноте никто не столкнулся с тобой.





Җомга вәгазе :
《Юсуф г.с кыйссасы гыйбрәтләре》
Үзегез тыңлагыз һәм башкаларгада таратыгыз.




📚🖋️Расүлүллаһ ﷺ әйткән:
«Кем дә булса вафат булган кешене юса, аның кырык зур гөнаһысы гафу ителер. Кем дә булса мәетне кәфенләсә, Аллаһ аны Җәннәтнең иң яхшы һәм йомшак ефәк киемнәре белән киендерер. Ә кем дә булса мәет өчен кабер казыса, аны җирләүдә катнашса, Кыямәт көненә кадәр аңа шул кабер кадәр савап бирелер».

Җомга көне мөбәрәк булсын🌷

Ихтирам белән Зөлфәт хәзрәт Габдуллин.


🌸 Исламда кыз бала — җаваплылык кына түгел, ә иң элек Аллаһның зур рәхмәте һәм нигъмәте.

Пәйгамбәребез ﷺ кыз балаларга игелекле булырга өндәгән һәм аларны сөеп, кадерләп тәрбияләүне Җәннәткә илтүче сәбәпләрнең берсе иткән.

Кыз бала — кайберәүләр уйлаганча көчсезлек түгел. Ул — өйгә җылылык, гаиләгә ямь, күңелләргә нур алып килә. Аны кадерләп, хөрмәтләп үстергән кешегә Аллаһ та игелеге белән җавап бирер.

Расүлебез ﷺ әйткән:

«Кемнең кыз балалары булып, аларга яхшылык кылса, алар аның өчен Җәһәннәм утыннан пәрдә булырлар».
📖 Бохари һәм Мөслим риваятьләре.

🤲 Йә Раббебез! Безгә изге, иманлы һәм күркәм холыклы кыз балалар насыйп ит. Аларны безнең өчен күзләребезнең нуры һәм күңелләребезнең шатлыгы кыл. Аларга бәрәкәт бир, йөрәкләрен Үзеңә итагать итү белән нурландыр. Аларны яхшы тәрбияләп үстерергә көч һәм сабырлык бир. Безнең аларга кылган һәр игелегебезне кабул итеп, Үзеңнең ризалыгыңа ирешүебезне насыйп ит.

Әмин, йә Раббәл-галәмин! 💜




Показано 20 последних публикаций.