MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
Бакчачылар һәм гөлләр яратучылар төркеме (Садоводы)

7 Oct, 07:49

Открыть в Max Поделиться

Пионнарны күчерү

Иң мөһим сораудан башлыйк: кайчан? Күп кенә бакчачылар пионнар чәчәк атып бетерү белән, август аенда ук аларны күчереп утыртырга ашыгалар. Һәм бу — беренче хата. Августта бөреләре әле тулысынча формалашып җитмәгән һәм ныгымаган була. Шуңа күрә, иртәрәк күчереп утыртсагыз, чәчәк атуны бер-ике елга кичектерәчәксез. Ә менә көз башы — сентябрьдән алып кар яуганчыга кадәр — иң кулай вакыт. Пионнар салкыннан курыкмыйлар, аларны хәтта кар астына да утыртырга мөмкин. Иң мөһиме — ашыкмаска, бөреләрнең өлгереп җитүенә ирек куярга кирәк.
Хәзер процессның үзе турында. Олы куак — җир астында чын «монстр». Тамырлары тирәнгә һәм ян-якка ерак китә, шуңа күрә бер көрәк белән генә эшне башкарып булмый. Башта җир өстендәге бөтен өлешен кисеп алыгыз. Аннары штыклы көрәк белән куакны әйләнә-тирәдән сак кына казып чыгыгыз, юан тукландыргыч тамырларны табыгыз һәм тагын да тирәнрәк казыгыз. Иң яхшысы — моны ике кеше эшләү. Берәү казый, берәү тамырларын карый. Әгәр берничә тамыр зыян күрсә дә — паникага бирелмәгез. Пион — чыдам үсемлек, кечкенә җәрәхәтләр аңа куркыныч түгел.
Аннан соң бүлү процессы. Казып алынган тамырларны су белән яхшылап юарга кирәк, шунда гына бөреләре ачык күренерлек була. Алар төрле төстә — ак, саргылт, ал яки куе кызыл, бу сортына бәйле. Юганнан соң, куакны кисәкләргә бүләбез. Һәм монда күпләр боза торган иң мөһим кагыйдә бар: һәр бүленгән кисәктә 3-5 бөре булырга тиеш. Өч-биш, артык та, ким дә түгел. Ни өчен? Кечкенә кисәкләр (1-2 бөреле) бары тик 3-4 елдан соң гына чәчәк атачак. Артык эреләре (5 бөредән күбрәк) исә «ялкаулана» башлый: аларның тамырларында туклыклы матдәләр запасы зур, шуңа күрә алар яңа тамырлар үстерергә ашыкмыйлар. Идеаль баланс — 3-5 бөре. Мондый кисәк киләсе елда ук чәчәк атарга мөмкин, әмма аңа чәчәк атарга ирек бирмәскә киңәш ителә — беренче бөреләрне өзеп ташларга кирәк, шунда гына үсемлек тамыр системасын яхшылап үстереп өлгерәчәк.
Пион өчен кояшлы һәм ачык урынны сайлагыз. Бераз күләгә дә ярый, әмма яктылык күбрәк булган саен, чәчәкләр дә мулрак булачак. Һәм онытмагыз: пион — зур үсемлек. Аңа киңлек кирәк, аны башка үсемлекләр янына тыгыз итеп утыртмагыз.
Чокырны стандарт зурлыкта — 30х30 яки 40х40 см итеп казыгыз. Монда иң мөһим нечкәлек бар: тирәнлек. Үсеш бөреләре туфрак өслегеннән 2-3 см тирәнлектә булырга тиеш. Әгәр артык тирән күмсәгез, пион еллар буе чәчәк атмаска мөмкин. Әгәр бик өстән утыртсагыз, тамырлары корып бетәчәк. Бу бик мөһим. Күз чамасы белән түгел, линейка белән үлчәп тикшерегез.
Һәм, әлбәттә, тукландыру. Үсенте тизрәк тамырланып китсен өчен, утырту чокырына комплекслы органик ашлама кертергә киңәш ителә. Пионнар өчен махсус әзерләнгән «Аминосил» гранулаларын сайлагыз. Дозасы: бер үсемлеккә 60 грамм. Чокырга салып, туфрак белән болгатасыз, үсентене урнаштырасыз һәм күп итеп су сибәсез. Ни өчен нәкъ менә Аминосил? Бу гади ашлама гына түгел. Аның составында макро-, мезо- һәм микроэлементларның тулы комплексы, В төркеме витаминнары, аминокислоталарның киң исемлеге, гумин һәм фульвокислоталар бар. Бу өч юнәлештә эшли: классик тукландыру буларак, үсеш стимуляторы һәм иммуномодулятор буларак. Тамырлар тизрәк җайлаша, үсемлек стрессны җиңелрәк кичерә һәм чәчәк бөреләрен активрак сала.
Пионның тулысынча чәчәк атуы сраза булмаячагына әзер булыгыз. Гадәттә, моның өчен 2-3 ел кирәк. Беренче елларда пион тамыр системасын үстерәчәк һәм бу — нормаль хәл. Бу чорда су сибүне, ашлауны һәм чүп үләннәрен утауны онытмагыз. Авыр әш түгел, бары тик даими карап тору гына кирәк.
Әгәр сез ялкауланмыйча, барысын да кагыйдәләр буенча эшләсәгез, пионнарыгыз дистәләгән еллар буе бакчагызның бизәге булып торачак.

https://max.ru/channel_bakcha
Бакчачылар һәм гөлләр яратучылар төркеме (Садоводы)
Бакча эшләре, гөлләрне ничек тәрбияләү, чирләрен дәвалау, корткычлардан ничек котылырга Ссылка канала: max.ru/channel_bakcha Админ: https://max.ru/u/f9LHodD0cOJnivaEp3f4-aJUb9WG3820HXwKDQLs-adOxjwU32TEThyvfCk ⬅️ (монда язасы сорауларны) По рекламе: https://iimax.ru/elvira_admin
Channel
💬 Комментарии (2)

1.5k 23
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat