MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
Файдасы тисен

8 Oct, 12:31

Открыть в Max Поделиться

Prev Next
Сәрдә (сныть). Анда С витамины, каротин бик күп. Шулай ук К һәм В группасы витаминнары бар. Йөрәк мускулларын ныгытучы биологик актив матдә — апигенин булуы билгеле. Кайбер мәгълүматларга караганда, ул антиоксидант буларак, сөт бизендә шеш барлыкка килү куркынычыннан саклый. Сәрдәнең тискәре йогынтысы юк. Ул мастопатия, гипертония, йөрәк җиткелексезлеге, атеросклероз булганда ярдәм итә, подагра һәм буын авырулары белән интеккәндә файдалы. Тоз алмашын нормага сала. Болардан кала ул авыртуны басучы, яра төзәлүгә булышучы, сидек куучы, ялкынсынуга каршы көрәшүче, кан туктатучы чара буларак кулланыла.
✅Авитаминоз, атеросклероз, йөрәк җиткелексезлеге булганда, 1 аш кашыгы вакланган сәрдә үләнен ашар алдыннан кабып куярга киңәш ителә. Шуны ук салатларга да өстәргә ярый. Төнәтмә әзерләп, 1/3 стакан күләмендә ашарга ярты сәгать кала эчәргә була. Төнәтмәне болай ясыйлар. 2 аш ка­шыгы вакланган үләнгә 1,5 стакан кайнар су салырга кирәк. Төнәтмә әзер булгач, сыгып сөзәләр. Полиартрит, подагра, ревматизм, артрит авырулары булганда да сәрдә белән дәваланалар. 2 кашык үләнне ярты литр кайнар суга салып, сүрән утта 5 минут тотарга һәм 45 минут төнәтеп сөзәргә. Ашарга 30 минут кала эчәргә. (Ярты литрны өчкә бүлеп эчәсе).
💬 Комментарии (4)

1.9k 31
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat