Ялгыз тушәк


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Психология


Тормыш булгач барда була: бэхет-шатлык, мэхэббэт, ярату.саф хислэр...я булмаса яралы йорэк..эйтелмэгэн...анлашылмаган мэхэббэт турында кинэшлэр кирэк булса безгэ языгыз!!100% анонимность гарантия!!

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Психология
Статистика

Безнең гаиләнең хәлләре ачынып әйтерлек: без, күрәсең, гомер буе кеше фатирында яшәячәкбез һәм кешегә акча түләп яшәүдән беркайчан да котыла алмаячакбыз. Элек без, киләчәктә нәрсә дә булса үзгәрер һәм тормышлар яхшырыр, дип яшәдек. Хәзер исә бәяләр шундый: безнең үз фатирыбызны мәңге күрәчәгебез юк бугай.
Без икебез дә авылдан. Элек яхшы фатир арендалап торырга акча җитә иде, әмма бернинди запас җыеп та булмый: бөтен акча «снимать итәргә» һәм яшәр өчен китеп бара. Ел башында ук әйбәт түләнә торган эштән китәргә туры килде, яхшы урын таба алмыйм, хатын белән икебезнең акчасы шәһәр читендәге бер бүлмәле фатирны арендаларга гына җитә. Ә бәяләр!Авылда яшисе килми. Авылда яшим, дисәң, безнең ничә ел буе шәһәрдә тырышуыбызның нинди мәгънәсе бар соң? Балаларны да авыл мәктәбенә бирәсе килми. Безнең балалар юк та. Фатир алгач, бала алып кайтабыз, дип планлаштырган идек. Ә фатирның булачагы да юк. Авылдан, бәлки, чыгып китәргә дә кирәкмәгәндер, чыгып китмәгән булсак, шунда тырышып яшәр идек. Әмма хәзер ничә еллар монда яшәгәч, кешенең иске йортына керәсе килми.
10 ел элек без яшь идек, көчле идек, өметләр дә бар иде. Әмма хәзер куллар салынды, дияргә була.
Ничә еллар беренче взнос өчен акча җыярга тырыштык. Социаль ипотека дигәч, шуның өчен мәктәпкә дә кереп карадык. Чират зур, акчасы юк, китәргә туры килде, коммерцияле ипотекага җыярга кирәк, дип уйладык. Вариантларны карыйбыз: безнең взнос шәһәр читендә бүлмә алырга гына җитә. Аннары аны ничек сатасың? Тагын бераз җыябыз, дип тырыша-тырыша, менә 10 ел узган да. Ипотека биргәннәр дә иде, яраклы фатирлар юк, начарны аласы килми, акча җитми. Ипотека сроклары да чыкты, кабат гариза биргәндә, илдәге хәлне үзегез беләсез – банклар безгә ипотека бирмәде. Без бөтен нәрсәне югалттык: фатир юк, ипотека юк.Хәзер инде фатир бәяләре дә, ипотекасы да якын килерлек түгел. Өйдә гел талаш шуның аркасында. Хатын, ачуланып, «Ялкау!» дип кычкыра. Әти-әниләр дә, канга тоз салып, «Булмады бугай шәһәрдә, кайтыгыз безнең янга» дип торалар. Хатынның әти-әни белән яшисе килми. Дөресен генә әйткәндә, картлар белән минем дә яшисем килми. Анда эш тә юк.
Менә без – начар гадәтләре булмаган нормаль гына гаилә – ни өчен гомер буе эшләп, бернигә ирешә алмадык?
«Эшче профессияләргә күп түлиләр», – диләр. Күп түли торган эшче профессияләр күп түгел, анда аерым белгечләр генә әйбәт ала. Гади эшче булсаң, берсе дә әйбәт түләми. Мин юл төзелешенә чыктым: берничә көн генә кайнар асфальтны иснәп йөрдем, аннары атна буе ангина белән чирләп яттым.
Без бары тик 2 тапкыр арзанлы путевкалар белән Төркиядә ял итә алдык. Өстәлдәге ризыклар да гади генә. Машинабыз да – кулдан алган, иске, арзан машина. Хатынга айфон сатып алдык, анысын да кредитка, әлегә кадәр кредитны түлибез. Бу – безнең гаиләдә сатып алынган бердәнбер «роскошь».
Икътисади кризис килә, диләр, кризис килгәч, нәрсә була икән? Монысы нәрсә алайса? Яхшы еллар дип саналган елларда да яшәп булмагач, кризис булгач, без нишлибез? Бөтен гомер буена фатир арендалап яшәячәкне уйласаң, төннәр буе йоклап булмый.Без хәзер айдан-айга гына яшибез. Аренда түлибез дә ай эчендә калган акчаны ашап бетерәбез. Яңа ай җитә – аренда түлибез, ашап бетерәбез. Бәяләр үскәннән чыгып караганда, киләчәктә тагын да начаррак фатирга күчәргә туры килмәгәе. Бернинди күңел ачу чараларына да барып булмый.
Кайбер танышлар фатир, яңа автомобиль сатып ала – берничек тә аңламыйм. Каян акча ала алар? «Урлыйлардыр» дигән идем, хатын, «син дә урла», ди. Мин нәрсә урлыйм? Асфальтны кесәгә тыгып кайтыйммы? Хатын үзе «Инде бер ел чәчәк алып биргәнең юк», диде беркөнне. Мин «Вахта белән чыгып китеп эшләп карыйммы?» дип талпынган идем, «Анда китсәң, син башкага ияләнәсең», дип, хатын риза булмады.
Минем ишеткән бар иде: 20 яшькә кадәр акылың булмаса, акыл керми, 35кә аякка басмасаң, инде баса алмыйсың, 40ка кадәр баемасаң, баеп булмый. Дөрес микән? Мин инде 2 пунктны уздым, кырыкка җитәсе калды.
Без – дөньядагы бердәнбер булдыксыз гаиләме әллә? Сездә ничек?анонимно

1.7k 25 49

Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max


Анонимно!
Куп кешенен язмасын укыгач, мин дэ узем турында язырга уйладым.
27 ел торганнан сон, ирем узенен беренче мэхэббэте белэн язышканын белдем. Мина шушы гомер торып, андый матур сузлэр эйткэне дэ булмады. Э мондааа сипкэн генэ.эле эйдэ сойлэшик, бик яраткач, ник торасын минем белэн,кит анын янына дим. Юк ,жаваптан кача, я тик утыра , дэшми. Сорасан, сине тынлыйм ди. Телефонда код, икебез ике булмэдэ яшибез.Инде нишлэргэ белмим, бар жыйган доньяны бер секундта бетерэсем килми. Шундый авырлык белэн ипотека тулэп бетердек, балалар зур, яшэ дэ яшэ рэхэтлэнеп. Юк, анын шундый ваемсызлыгы утерэ. Сойлэшмэгэн ирлэр яхшы дип язалар. Бик яхшы тугел шул, кинэшлэшеп, серлэшеп яшисе килэ. Аннары кай берлэр языр, эчкэн ир бн торып кара дип.эчэ, кен саен алып кайтып эчэ. Тавышланмый ул, сугенми дэ, тик кен саен анын телэсе нэрсэ сойлэгэне туйдыра, диван критигы дилэр андый кешене.Бар доньяны ташлап каядыр китэсем килэ. Аннары нишлэп мин китергэ тиеш сон?Бу яшьтэ доньяны пыран-заран да китерэсем килми, тик былай да яшэп булмый. Ник язышасын дигэч, ирлэрнен булырга тиеш андый хатыннары ди. Эгэр мин дэ языша башласам дигэч, дэшми. Беренче мэхэббэтен яратам и яратачакмын ди.Минем белэн яшэп, аны уйлап яшидер дигэн уй баштан чыкмый. Менэ шундый хэллэр

2.5k 26 46

Канал принимает донаты

Нажмите на кнопку, чтобы отправить донат и помочь каналу


Мина 42 яшь. Гаилэм бар. Шул ук вакытта 13 ел очрашкан бер кешем дэ бар иде, елдан артык очрашмыйбыз(анын яклап сэбэбе бар, авырый), лэкин сирэк кенэ булсада телефоннан аралашабыз. Анын да гаилэсе бар. Минем анын гаилэсен бозасым килми.
Ирем 1,5 ел гына эчми, гел эчте, шул эчуе аркасында берничэ айга куып чыгардым, куып чыгаргач айныды, шул арада очрашкан кеше бн араларыбыз нык якынайды, мин ризалык бирсэм минем янга гаилэсеннэн аерылып минем бн яшэргэ дэ эзер иде. Бер адым атламыйча калдым. 13 ел очрашу дэверендэ кыз бала сорады, мин кыюлык итмэдем. Анын да, минем дэ гел малайлар. Очрашу вакытында торле хэллэр булды талаша да идек, конлэшуен ничек басырга белмичэ чеметкэли иде, аннан инде саргылт булып эзе кала иде тэндэ. Аерылсыннар дип шулай эшлэде микэн белмим ансын. Мине гаилэдэн нык аерасы килэ иде конечно. Бер вакыт хэтта эйдэ икебез бергэ бэрелеп улик дигэн иде. Ирдэн дэ конли иде.
Бер ара узем дэ туйдым анын конлэшуеннэн.
Хэзер очрашмый башлагач нык кына сагынам, уземне кая куярга белмим. Сагыну хисенен ничек икэнен узем генэ анлыйм. Аны уйлап йоклап китэм, аны уйлап уянам. Жанымны бэргэлим. Нишлэргэ икэн? Ничек итеп тынычланыйм икэн. Кайчагында язасым килэ сагынам дип, кыюлыгым житми. Сез ни дип уйлыйсыз? Акылсыз сузлэр бн ачуланмагыз!Анонимно

2.9k 38 67

Бүген аптекадан аптекага чабып аягым калмады, каенана авырый, обычный терекөмешле градусник эзләдем. Мин үземнең күптән электрон градусник, шуңа андыйны сораганым да юк иде, аптекаларжа юк икән ул. Моның - каенананың иске, мәңгелек градуснигы ватылган икән, өсте-өстенә шалтырата, обычный градусник алып кил әле ди. Валлаһи 6-7 аптекага җиттем, юк! Ачуым чыкты, тоттым да электрон градусник алдым. Йөзен җыерды. "Менә әни терелгәч, аптекаларга үзең чабып карыйсың, беренчедән, шулай җәяү йөреп терелерсең, икенчедән бәлки обычный градусник табарсың" дидем. Яратмады инде, яратмаса исем китми. "Терекөмешле точно итеп үлчи, температура күтәрелү кыен бит ул" ди. Яман инде, 68 яшьтә температура да булмасын, хәленнән килсә 18 яшенә кайтыр иде. Бу гына авырый! Иремә - улына әйттем, "әниеңә терекөмешле градусник син табып бир, мин чаптым булды!" дидем.анонимно куегыз

2.9k 21 28

Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max


Нинди кияүләр китте соң хәзер! Кызның әти-әнисе булышканын көтеп яталар. Өйләнешкәндә туйның расходын яртылаш түләдек, (яртысы кияүнең җыйган акчасы бар иде, кыз да кушты). Ә безнең вакытта никахны, туйны үткәрү, туй күлмәкләре, балдаклар алу бөтенесе кияү өстендә иде. Квартирага алганда булыштык. Онык туды, аңа ирем белән икәүләшеп пенсия алган саен әйбер алып бирәбез. Кияүнең әнисе үзе генә, ире үлгән, елак кына бер хатын, "кодагый әйдә оныкка әйбер алып бирик" дисәк, тотына зарланырга! Аңа кредит алдым, моңа кредит алдым. Кызым кияүгә чыкканда ул кредитта иде, һаман кредит! Әллә чынлап, әллә юри сөйли шунда! Елак хатын, җенем сөйми елак хатыннарны! Аннары бөтен авыруына бер дару белеп алган - парацетамол эчә. Баш авыртса да, аякка да, буыннар сызлаганда да. Кызым әйтә аптекадан парацетамолны одноразовый пакетны тутырып ала ди. Быел кызым авырыды, шул вакытта квартирага ремонт ясарсыз дип теңкәләрен корытты. Минәйтәм малаен җибәр, ясасын. Бик назлы хатын, кунакларда очрашсак, каршыбызга утырып зарлана. Ирләр бит алар яшь бозау кебек миелдап торган йомшак сөйләүче хатыннарны яраталар, әй жәлли, әй жәлли аны ирем! Шундый хатын эләкмәгән сиңа, муеныңнан төшмәс иде дим. Апрель ахырында внучкабызның туган көне, без биш мең сум акча әзерләдек инде, плед одеял, күлмәк алдык. Елак кодагый да туган көнгә киләр инде, бер мең сум акчасын тотып. Әнисе кебек кияү дә алып килгәнне ярата. Ул авылдан килгән күчтәнәчне, акчаны биргәч, елмаеп җибәрә күрсәң! Хәзер кияүләр дә коррупционер, ришвәт биргән кебек кызың белән яшәтергә кирәк...Анонимно

2.9k 22 71

Изменилось закреплённое сообщение чата
Закрепленное сообщение


Кадерлем, сина фотомны жибэрэм.,бик яхшы ял итэм, путевка алып биргэнен очен рэхмэт сина.Сине сагынып улэм бугай инде.

3k 9 75

Күршегә ачуландым кызлар. Тол хатынны мыскыл итүедер инде. Икенче бер күршеләр белән Тура базарына бардык. Алда шул күршеләр үзләре ирле-хатынлы, арткы утыргычта без өчәү - мин, шул мин ачуланган ирле-хатынлы икәү. Шул күрше хатыны юл буе кулын иренең ботына куеп барды, бер-ике тапкыр ботыннан шап иттереп сөеп тә куйды.
Килешегез кызлар, син иреңнең ботыннанмы, аркасыннанмы, башка җиреннәнме, өйдә ярат, кылан! Ә ник кеше алдында кыланасың, артистланасың? Кемгә кирәк? Үзләре гомер буе талашып туймадылар. Ә монда шулай кыландылар. Мине шул ирсез, тол хатын дип мыскыл итүе булгандыр инде. Шуннан бирле яхшылап сөйләшкәнем дә юк.анонимно

3.1k 20 62

Канал принимает донаты

Нажмите на кнопку, чтобы отправить донат и помочь каналу


Иремнен 2025 елдан бирле сояркэсе бар! Башта аерыласы килгэн иде!Аннары уйлыйм!Хэзер мин аерылам икэн !Болар мин яшэгэн ойдэ,рэхэт итеп проблемасыз яшиячэк бит инде!Кеше баласын карап,узенен балаларына борылып та карамыйячак бит инде! Бу хатынга рэхэт тормыш бирэсе килми!Э ир яратадыр инде.Минем энилэргэ кайткач ,мине мунчада калдырып шуларга кереп китэ.Узем тоттым бергэ икесен!Ватсаптан мэш килеп язышалар!Фотолары телефонда!Мин китсэм бик рэхэт ясыйм бит инде мин боларга🙁Нишлим кызлар кинэш кирэк??Анонимно

3.3k 28 23

Миннән ташыган бөтен әйбер дә бикле ишекнең теге ягында калган. Аларны кире бирергә җыенучы да күренми. Үзеңнеке икәнлекләрен исбатла, дигән. Бигрәк шәп әйткән! Мин алай булдыра алмадым шул.
Кире керттеңме дип сорыйсыгыз киләдер инде, әйеме. Кертмәдем әле: нәрсә эшләргә икәнен ахыргача хәл итеп бетермәдем. Ул чыгып киткәч түккән күз яшьләрем өчен генә үкенәм. Сыңар яшемне дә төшерәсе булмаган икән. Гомумән, ир-атлар өчен еларга кирәкми икән. Мин сезгә шуны әйтмәкче идем. Анонимно

3.7k 22 108

Сезнең арада ире башка хатынга чыгып китүчеләр бармы? Булса, минем хәлне, әлбәттә, аңларсыз. Үз башыннан кичмәгәннәр барыбер ахыргача аңлап бетерә алмас. Шулай булуы хәерле дә – мондый көнгә калырга берәүгә дә теләмим.
Сезнеке ничектер, минеке гел көтмәгәндә чыгып китте. Бергә эшли торган бер хатынга барып йортка керде. Очрашып йөргәннәрен дә белмәдем. Бигрәк беркатлы булганмын инде.
Азаккы вакытларда эштән гел соңарып кайта иде кайтуын. Эш күп, өлгермибез, калып эшләмичә булмый дия иде. Ышана идем инде. Ир кеше «эш күп, соңарам» дигәнгә бөтен хатын-кыз да ышана бугай бит ул. Ирләргә бит аларга эштә тоткарлансалар да ярый, шулай тиеш кебек. Хатын-кыз соңга калса гына дөнья бетә.
Ял көне эшкә чыгуларына да сүз әйткәнем булмады. Кирәк булгач, чыкмый кая барсын, дип уйлый идем. Әле бит зарлана-зарлана китә иде, ял көнендә дә ял итәргә юк дип.
Баксаң, әнә ничек эшләгән икән ял көннәрендә, кичләрен – соңыннан барысы да ачыкланды. Ялларда гел дачасында булганнар. Машина белән алып барган тегесен, алып кайткан. Ә мин үзебезнекенә ул җәйдә гел автобуста йөрдем. Гел берүзем булгач, бакчада башны күтәрмичә эшләдем дә эшләдем. Ир һаман эштә дип чүп үстереп булмый бит инде.
Шул көзне өйдән чыгып китте ул.
Беркөнне эштән кайтты да, ашыгып-ашыгып әйберләрен җыя башлады. «Кая барасың, ни булды?» – дим аптырап. Эше командировкага йөри торган түгел аның. Атна уртасында авылга да кайтмый бит инде.
Китәм, ди бу. Анда да аңламыйм әле, кая китәсең, дим.
Мин синнән китәм, башка кешем бар, ди.
Менә шулай гап-гади генә итеп.
Дөньялардан үткәндәй булып, утырдым да калдым. Ашыга-ашыга иң кирәк киемнәрен генә җыйды да, калганнарын аннары килеп алырмын, дип, тиз генә чыгып та китте. Миннән качкан шикелле. Өстәл өстендә салып куйган ашы да калды.
Шундук елый да алмадым әле. Шаярткандыр, бераздан әйләнеп керер кебек тоелды. Кермәде.
Икенче көнне дә кайтмады.
Аннары мин юкта килеп өйдән әйберләр ташу башлады. Кием-салымны әйтмим дә инде, сыңар ноские дә калмады бугай. Йокы бүлмәсендәге телевизорга кадәр алып китте. Аны минем акчага алдык бит, диде.
Соң аның акчасына телевизор алсак, минекенә ашап торганбыз бит инде. Әйтеп-әйтеп карасам да, анысын аңларга теләмәде.
Телевизор гынамы соң, мясорубкага кадәр алып китте. Аны безнең туй көненә минем апалар бүләк иткән иде, диде. Туй көне булгач, ул бит инде икебезнең уртак бүләк булып чыга түгелме соң?
Бөтен алып киткән әйберләрен саный башласам, артык вакчыл булып күренермен дип куркам. Бакчадан алып киткән әйберләр үзләре бер озын исемлек булыр иде: барган саен гел нидер тапмый аптырадым. Көрәккә кадәр теге хатын бакчасына күчте.
Хәзер барысы да артта калгач кына сөйләп була шулай тыныч итеп. Ә ул көннәрдә?! Ташланган хатын исемен күтәрәсе бер дә җиңел түгел шул... Беркемгә кирәксез, кадерсез итеп тоясың үзеңне. Шулкадәр кимсенәсең – аны аңлатып та булмый. Сине яхшырак хатынга алыштырса бер хәл иде әле, ирдән иргә йөргән бер нәрсәгә бит.
Миңа башта ук ул хатынны белүчеләр: «Елап та азапланма, ирең барыбер кире кайта. Теге хатын үзен савып бетерүгә, йөгереп кайтып җитәчәк, күр дә тор», – дигәннәр иде.
Суга караган кебек булды!
Өч ел дигәндә «кайтыйм әле», дип килде әнә. Миннән чыгып киткәндә өстендә нәрсә булса, шуларны кигән. Хәтта аяк киеме дә шул ук! Аның киенергә яратуын белмәсәм, исем дә китмәс иде моңа.
Машина белән чыгып киткән иде, җәяү генә кайтып килде. Кая машинаң, дим. Саттым, ди. Әле яңасын алмадым, дип әйтүен көтәм, дәшми. Нинди машина алырга җыенасың соң, дим. Аның акчасы әллә кайчан кереп бетте инде, ди читкә карап.
Машина акчасы кая киткәне дә килеп иреште: теге хатынның өенә ремонт ясаганнар. Яңа кухня алып куйганнар.
Монысы яңа машинага акча җыям, дип, акчасын үзендә калдыра башлагач, тегесе тавыш чыгарган. Аннан өеннән үк чыгарып җибәргән. Шул көнне үк ишектәге замокларны да алыштырып куйган – монысы хәзер бик теләсә дә керә алмый.



Канал принимает донаты

Нажмите на кнопку, чтобы отправить донат и помочь каналу



Канал принимает донаты

Нажмите на кнопку, чтобы отправить донат и помочь каналу


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Оста бабай бу🤣🤣🤣

3.8k 19 53

Ирем белән кыйммәтле машинаны кредитка алдык, икебез дә кредит алдык шуның өчен. Мин күбрәк тә алдым әле. Шуны интегеп, 5 ел буе түләдек, бетердек. Бетергәч кенә ирем бер хатынны шул машинага утыртып йөри башлады. Минемчә, ул хатын белән кредит түләгәндә генә йөргән, миңа гына сиздермәгән. Мин шушы салкын октябрь аенда эштән җәяү кайтам, ә ул теге хатынны эшеннән барып ала, кайтарып куя. Нишләтим икән Буа кызлары, әллә машинаны чыгып балта белән ватыйм микән, аңа да, миңа да булмасын.

3k 16 31


Ирем белән кыйммәтле машинаны кредитка алдык, икебез дә кредит алдык шуның өчен. Мин күбрәк тә алдым әле. Шуны интегеп, 5 ел буе түләдек, бетердек. Бетергәч кенә ирем бер хатынны шул машинага утыртып йөри башлады. Минемчә, ул хатын белән кредит түләгәндә генә йөргән, миңа гына сиздермәгән. Мин шушы салкын октябрь аенда эштән җәяү кайтам, ә ул теге хатынны эшеннән барып ала, кайтарып куя. Нишләтим икән Буа кызлары, әллә машинаны чыгып балта белән ватыйм микән, аңа да, миңа да булмасын.

Показано 20 последних публикаций.