Бүген, Бөек Җиңүне якынайтып, Илебез тынычлыгы өчен көрәшкән мөхтәрәм ветераныбыз Тәфкил абый Вәлиевның туган көне - 101 яшь тулды! Озак еллар җаваплы вазифалар башкарып, вакыт белән хисаплашмыйча, армый-талмый хезмәт куйган, ихтирам казанган Мактаулы райондашларыбызның берсе ул. Ныклы сәламәтлек, иминлек, якыннарының күңел җылысын, райондашларыбызның, үсеп килгән буынның рәхмәтен һәм хөрмәтен тоеп озак еллар яшәвен телибез!