Бүген, район үзәк хастаханәсендә 20 елдан артык хезмәт куйган олпат шәхесебез, Татарстанның атказанган табибы Камбәр Хәмидулла улы Хәбибуллинга истәлек тактасы ачтык. Бу изге эштә башлап йөргән, үткәннәрне хөрмәт белән барлаган Айдар Рафгать улына, хастаханә хезмәткәрләренә, мөхтәрәм ветераннарыбызга ихластан рәхмәт!