Актаныш районында Татарстан Республикасының беренче Президенты кубогына яшүсмерләр арасында узган төбәкара милли көрәш ярышында 50 кг үлчәү авырлыгында Смәел авылыннан Галимуллин Рүзәл 3 нче урын яулады. Рүзәлне һәм остазы - Миннеханов Альберт Алимас улын ихлас күңелдән котлыйм, алга таба да уңышлар, җиңүле ярышлар телим!