Бүген ТР Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов еллык Юллама белән чыгыш ясады. Район делегациясе һәм якташлар белән әлеге мөһим вакыйгада катнаштык.
Чыгышында Республика Рәисе социаль-икътисадый үсешкә йомгак ясады һәм киләчәккә төп бурычларны билгеләде.
2027 ел Татарстанда республикабызның беренче Президенты — Минтимер Шәрип улы Шәймиев елы булачак. Киләсе елда ил агасы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.
«Минтимер Шәрип улының илебез һәм республикабыз каршындагы казанышлары — бүгенге Татарстан уңышы нигезенә салынган фундамент. 2027 елны игълан итү — аның Россия дәүләтчелеген ныгытуга керткән тарихи өлешенә лаеклы бәя», — дип ассызыклады Рөстәм Нургали улы.
Горурланабыз!