Сабантуй журналы


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Семья и дети


Әти-әниләр һәм балалар каналы. Психолог киңәшләре, мастер-класслар, балалар өчен кызыклы видеолар ✌

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Семья и дети
Статистика
Фильтр публикаций


Мамадыш районының 5 кызыклы урыны - безнең карточкаларда🩶
Мамадышлар бармы монда? Кул күтәрегез😊


Көн саен без бик күп мәгълүмат алабыз: китаплардан укыйбыз, укытучыларыбыздан ишетәбез, яңалыклар белән танышабыз, кызыклы фактлар беләбез. 📚💡
Ә мәгълүмат нәрсә соң?
Ул - безгә дөньяны танып белергә, яңа нәрсәләр өйрәнергә ярдәм итә торган хәбәрләр һәм белемнәр.
Ләкин барлык мәгълүматка да ышанырга ярамый. Шуңа күрә укыган һәм ишеткән хәбәрләрнең дөреслеген тикшерергә, ышанычлы чыганаклардан файдаланырга кирәк.
Дуслар, күбрәк укыгыз, кызыксыныгыз, сораулар бирегез һәм яңа белемнәр туплагыз!
Белемле булу - бик зур байлык! 💚


🌍 Бүген - Бөтендөнья мәгълүмат көне!


Биатлон – иң кызыклы һәм авыр кышкы спорт төрләренең берсе. Аның белән якынрак танышасың килсә, безнең карточкаларны кара!


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Г. Курсави исемендәге лицей укучылары белән дуслаштык! ❤️

«Сабантуй» журналының укучылары тагын да артты! Данлыклы Арча төбәгендә урнашкан Г. Курсави исемендәге күппрофильле лицейда узган очрашудан соң 2027 елдан башлап, бирегә 20дән артык бала өчен ай саен «Сабантуй» журналы киләчәк!

Очрашу барышында укучылар журнал белән якыннан танышты: аның бай тарихына сәяхәт кылдылар, кызыклы рубрикаларын барладылар, мавыктыргыч видеолар карадылар. Викторинада актив катнашып, истәлекле бүләкләр дә алдылар.

Арча районы – «Сабантуй»ны иң күп укучы төбәкләрнең берсе. Моның өчен милли җанлы әти-әниләргә, тырыш укытучыларга һәм китапханәчеләргә зур рәхмәт!

Яңа дусларыбызны сәламлибез! Бәлки, тиздән аларның иҗат җимешләре дә журнал битләрендә урын алыр!



Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Г. Курсави исемендәге лицей укучылары белән дуслаштык! ❤️

«Сабантуй» журналының укучылары тагын да артты! Данлыклы Арча төбәгендә урнашкан Г. Курсави исемендәге күппрофильле лицейда узган очрашудан соң 2027 елдан башлап, бирегә 20дән артык бала өчен ай саен «Сабантуй» журналы киләчәк!

Очрашу барышында укучылар журнал белән якыннан танышты: аның бай тарихына сәяхәт кылдылар, кызыклы рубрикаларын барладылар, мавыктыргыч видеолар карадылар. Викторинада актив катнашып, истәлекле бүләкләр дә алдылар.

Арча районы – «Сабантуй»ны иң күп укучы төбәкләрнең берсе. Моның өчен милли җанлы әти-әниләргә, тырыш укытучыларга һәм китапханәчеләргә зур рәхмәт!

Яңа дусларыбызны сәламлибез! Бәлки, тиздән аларның иҗат җимешләре дә журнал битләрендә урын алыр!


☀️ Көнне яхшы кәефтән башла!
Дустым, бүген синең алдыңда яңа ачышлар, кызыклы сораулар һәм мавыктыргыч биремнәр көтә! 📚
Берәр яңа нәрсә белдеңме? Димәк, бүгенге көнең бушка узмаган! Берәр дустыңа ярдәм иттеңме? Димәк, син тагын да яхшырак кеше булдың! 💚
Мәктәпкә елмаеп кил, дәресләрдә актив бул, кызыксынудан туктама!
Бәлки, нәкъ бүген син үзең өчен бик мөһим яңалык ачарсың! ✨


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max


Ә без Арчаның 5 нче гимназиясендә тальян моңнарын тыңлап,Тукай якларыннан илһам туплыйбыз!🤗


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
🎉 «Әниемнән өйрәнәм!» бәйгесенең җиңүчесе билгеле! ❤️
Кадерле дуслар! Әниләр көне уңаеннан оештырылган иҗади бәйгебездә катнашкан һәр балага зур рәхмәтебезне белдерәбез! Сездән бик матур, кызыклы һәм эчтәлекле видеолар алдык. Афәрин! 🥰
Бәйгегә йомгак ясар вакыт та җитте! Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп лайк җыйган катнашучы - Сиринә Латыпова (Саба районы, Саба гимназиясе)! 🏆
Сиринәне чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз! Әниең белән бергә өйрәнгән һөнәрләреңне тагын да камилләштереп, яңа үрләр яулавыңны телибез! 💐
Бәйгедә катнашкан барлык балаларга, аларның әниләренә һәм тавыш бирүдә актив катнашкан дусларыбызга зур рәхмәт!
Әниләрегез белән бергә үткәргән һәр мизгел кадерле, һәр өйрәнгән һөнәрегез файдалы булсын! ❤️
Бергә булыйк, бергә өйрәник, бергә иҗат итик! 💚


Икенче локация - Арчаның 5нче гимназиясе


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Тукайлы Арча ягы сәләтле балаларга бай!


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Без бүген Арчада, дуслар🤗


🌟 Яңа көн - яңа мөмкинлекләр!
Кадерле укучылар! 📚 Һәр иртәне яхшы кәеф, матур хыяллар һәм зур максатлар белән каршы алыгыз!
Хыялланыгыз, укыгыз, эзләнегез һәм иң яхшы нәтиҗәләргә ирешегез! 💚


ФОТОБӘЙГЕ
Милли кием – милләтебез бизәге
«Сабантуй» журналы «Милли кием – милләтебез бизәге» фотобәйгесен игълан итә!
БӘЙГЕ ШАРТЛАРЫ:
1. Үзеңнең милли киемнән төшкән фоторәсемеңне, исем-фамилияңне һәм кайдан икәнеңне язып, sabantui@bk.ru адресына «Милли бизәк» дигән тамга белән 20 нче декабрьгә кадәр җибәр.
2. «Сабантуй» журналына 2027 елның беренче яртыеллыгына язылу квитанциясен дә беркетергә онытма.
3. 2027 елның 15 гыйнварында барлык катнашучылар арасыннан лототрон ярдәмендә бер җиңүчене сайлап алабыз. Җиңгән бала «Сабантуй» журналының апрель саны тышлыгын бизәп торачак.
СЕЗДӘН КИЛГӘН ИҢ МАТУР, ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ҺӘМ МИЛЛИ РУХЛЫ ФОТОЛАР «САБАНТУЙ» ЖУРНАЛЫ БИТЛӘРЕНДӘ ЕЛ ДӘВАМЫНДА ДӨНЬЯ КҮРӘЧӘК!

620 1 14

Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max

593 1 11

Укуга мотивация уянсын өчен нишләргә?
Җавап - карточкаларда!


🎁 «Сабантуй» бүләкләр бирүне дәвам итә!

Бу юлы «Бер хәрефтән әкият язам» бәйгесе җиңүчесен котладык һәм бүләген тапшырдык. Бәхетле җиңүчебез – Таһир Сираҗетдинов!

Таһир Казанның «Адымнар» мәктәбендә, 3 «И» сыйныфында белем ала. Әлеге сыйныф укучылары бәйгедә бердәм булып катнашты: берсеннән-берсе кызыклы, үзенчәлекле әкиятләр иҗат итте. Нинди генә матур хыяллар, кызыклы вакыйгалар юк иде аларның әкиятләрендә!

Әмма бу юлы уңыш Таһирга елмайды! Җиңүең белән котлыйбыз, Таһир! Бүләгең шатлык китерсен!

Ә сез, дуслар, кәефегезне төшермәгез! 😊 «Сабантуй»да кызыклы бәйгеләр еш үткәрелә. Бәлки, киләсе җиңүче нәкъ менә син булырсың?!

Бергәләп катнашыгыз, иҗат итегез, «Сабантуй»ны укыгыз! Яңа җиңүләр әле алда! ❤️

Показано 20 последних публикаций.