Зилә Яз


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Семья и дети


Балалар өчен татарча проектлар турында. Хыялланып! Илһамланып! Яратып!

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Семья и дети
Статистика

монда көзге кәеф бар. Рәхәтләнеп тыңлагыз!




бары тик 10 көн. Өлгерергә кирәк!


Репост из: Сабантуй журналы
Яраткан журналыгызга 2027 елның беренче яртыеллыгына ташламалы бәядән язылу башланды! 💚
📖 636 сум урынына - нибары 565 сум 56 тиен!
«Сабантуй» - кызыклы язмалар, файдалы киңәшләр, укучылар иҗаты.
🌿 «Сабантуй» белән бергә булыйк! 🌿
6-16 октябрь


Репост из: Салават купере журналы
Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Йосыпова Зифа әнисе белән Зилә Яз әкиятләрен яратып укый😍


Матур милли проектлар арасында булу – сөенеч. Җомга китапханәдә күрешербез!


Репост из: ПЕЧӘН БАЗАРЫ | СЕННОЙ БАЗАР
Әдәби фест кысаларында — әдәби маркет! 📚

Сезне китаплар, кызыклы өстәл уеннары һәм әдәбият дөньясын тагын да якынайта торган матур әйберләр көтә. Катнашучы нәшриятлар һәм брендлар белән таныша торыгыз, үзегезгә һәм якыннарыгызга бүләкләр сайлагыз!


Катнашалар ⬇️

▪️ТАТАР КИТАП НӘШРИЯТЫ

▪️ТВОИ КАЗАНСКИЕ ПОДАРКИ

▪️ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МИЛЛИ МУЗЕЕ

▪️ТАТАРЧА КОМИКСЛАР

▪️УРМАНАЙ

▪️ЮЛБАСМА

▪️ТАТПОСТЕР

▪️АЛИЯС ДИЗАЙН

▪️САЛАВАТ КҮПЕРЕ

▪️НАНЫМ

▪️ЙӨЗЕМИНКӘ

▪️СӘЛАМ, МИКРОБ!

▪️АЮ БАЛАСЫ

▪️БАЛАКАЕМ

▪️УЕН! КИБЕТ

▪️БАРСИКЛАР

▪️БАШТОЙ

▪️БЕЗ ҮСТЕРГӘН НӘСЕЛ АГАЧЫ

▪️АКЧА ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ

🔵 9-11 октябрь көннәрендә
🔵 Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә (Пушкин ур., 86)


Репост из: Салават купере журналы
Баланы балалар бакчасына ничек ияләштерергә?
Балалар бакчасына бару - бала тормышындагы зур үзгәрешләрнең берсе. Яңа мохиткә, тәрбиячегә һәм башка балаларга ияләшү өчен вакыт кирәк.
📌 Адаптация чорын җиңелрәк узарга ярдәм итүче киңәшләр - карточкаларда!


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Бүген «Балам бар» тапшыруының икенче чыгарылышы – психолог Люция Ибәтуллина белән әңгәмә барлык социаль челтәрләргә чыкты.

Бер сәгатьтән артык без балаларның үсеше, хисләре, тәрбиясе турында әти-әниләрнең сорауларына җавап эзләдек.

Үзегезгә җайлы ысул белән Сез дә карагыз яме))

Макс
https://max.ru/c/-71183449254495/AaELNxd-csY

ВКонтакте
https://vkvideo.ru/video-106119181_456240799

Рутуб
https://rutube.ru/video/89588fbe20d1676b132eb0f621758689/?r=plwm


Репост из: Рустам Минниханов
Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Кадерле укытучылар, бәйрәм белән котлыйм!
Сезнең хезмәтегез – чын горурлык!
 
Кыенлыклар килсә, әле дә ул:
«Бирешмә!» — ди гүя, эндәшә.
Күңелемдә шулай гомерем буе
Укытучым килә янәшә.

«Укытучыма», Резедә Вәлиева
 

От всей души поздравляю с праздником, дорогие учителя!
Спасибо за то, что даже спустя годы остаетесь рядом: ваши уроки продолжают вести по жизни.
Желаю счастья, крепкого здоровья и новых успехов!


Табигатьнең көзге матурлыгын сентябрьдә тоеп кала алгансыз дип ышанам. Мин дә тырыштым: узып киткәндә бер минутка булса да янып торган агачлар, алмадан сыгылып торган алмагач ботаклары, һаман да шаярышып шау чәчәктә утыручы гөлләр янында туктап тордым. Көч тупладым.
Аеруча хризантемалар сөендерде. Мин аларны май аенда ук утырткан идем. "Сабантуй"ның дизайнеры, бик оста бакчачы Минзилә апа туган көнемә бүләк итеп алып килгән иде. Җәй буе чәчәкләрен көттем мин аларның. Инде дөрес утырта белмәгәнмендер дип шикләнә ук башлаган идем. Дөрес...
Бүген кар бөртекләре генә әзрәк туңдырдылар үзләрен. Ләкин барыбер бирешмәдер, без дә суыкка бирешмик...


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Тавышларыгыз күңелгә үтеп керде! Афәрин! #шарипжановлар


"Татмедиа"ның туган көне бүген! Көч, белем җыйган кыю чагы – 19 яше!

Котлыйм сезне, хөрмәтле коллегалар!

Чөнки "Татмедиа" минем өчен ул, беренче чиратта, кешеләр. Көн саен без алар белән очрашып, аралашып, киңәшләшеп эшлибез.
Җитәкчебез дә – чын профессионал. Ләкин һәрвакыт Шамил Мөхәммәт улы кеше яклы.

Менә инде 17 ел – мин дә "Татмедиа"ның бер өлеше. Яшьлегем монда узды дип сөйләрлек))
Укучыбызга яратып чыгарган журналларны гына җиткерү елдан-ел авырлаша. Эшләми бит почта. Яздырган басмалар килми. Нишләп карыйк икән? Нинди альтернатив ысуллар эзлик дип баш ватып йөргән чаклар. Булыр, табылыр, эшләргә кирәк! Хәерлесе булсын!
#татмедиа

#салаваткүпере #сабантуй #сәхнә $упергеройлары, бәйрәм белән))

Фотоларда кемнәрне таныдыгыз?


Меньшовның "Москва слезам не верит" кинофильмыннан менә бу будильник соңгы айда бик еш искә төшә минем.

Әни дә, җитәкче дә булу йокы сәгатьләрен санаулыга калдырды.

Зарлану түгел. Һич. Аллаһы Тәгалә бар ниятләремә ишекләрне ачып тора. Шөкер генә.

Акланудыр бу. Сезгә карата игътибарсыз булуым өчен кичерегез.

#хәерлетөннәр


Репост из: Сабантуй журналы
Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
«Ул шундый!» сәхифәсендә - Данияр Хафизов!
«Сәләт-Алмагач» мәктәбенең 3 «Ә» сыйныф укучысы Данияр - һәрьяктан сәләтле егет! 📚♟️⚽
Акыллы - укуда алдынгы, тапкыр - шахмат һәм математиканы үз итә, шук - спортны ярата, уңган - туган телендә иркен сөйләшә! 👏
🎥 Мәликә Исламгалиева һәм Әминә Миргалиева сезне Данияр белән якыннанрак таныштыра.


Видеоны игътибар белән карагыз!
Ә сезнең сыйныфта да шундый сәләтле укучылар бармы? Алар турында видеоларыгызны безгә «Ул шундый!» сәхифәсенә җибәрегез! 💫


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
"АЛМА" төркемен тыңлап ләззәтләнәм.


Өч гәүһәрем.
Шундый сагындым!


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max


Хәерле эш атнасы телим! Барыгызга да🫶🏻

#зиннурхөснияр


Тәрбиячеләр көне бүген! Ихлас күңелдән бөтен гаиләм исеменнән дә, редакциябездән дә котлыйм үзегезне, изге кешеләр!

Бары тик ихлас, мәхәббәтле, олы йөрәкле кешеләр генә тәрбияче булып эшли ала, минемчә.

Минем әниемнең бертуган апа-сеңлесе Рәмзия апа да, Ильзия апа да тәрбиячеләр бит. Мин дә журналханәгә килеп эләкмәсәм, балаларга иң якын һөнәрне сайлар идем кебек. Дөресен генә әйткәндә, миңа янымда күүүп бала булганда бик рәхәт.

Әминәнең яраткан тәрбиячесен – Сәрия Исмәгыйль кызын аерып котлыйсым килә. Үз баласы итеп карый сабыйларны, җан җылысы биреп тәрбияли. Без аның янына шәһәрнең читеннән 3 ел буе килеп йөрдек һәм бер дә үкенмибез!

Сәламәт булыгыз, гаиләләрегез имин булсын, эшегездә кадер-хөрмәт күрегез! Бәйрәм белән!

"Салават күпере" журналханәсе алдагы елларда да сезнең белән дус булыр дип өметләнәбез!
#бәйрәмбелән
#әминәм


Репост из: Сәләт
Сәләт «Алмагач» мәктәбендә «Мәрҗән» мәктәпкә әзерлек дәресләре старт ала 📚

«Нигез» һәм «Тел һәм иҗат» программалары кысаларында балагыз әйләнә-тирә дөнья белән танышачак, язарга, исәпләргә һәм татар телен өйрәнәчәк, сөйләм күнекмәләрен үзләштерә алачак.

• Расписание һәм бәяләре
• Адрес: Сибгат Хәким ур., 49/8, «Ачыш» гимназиясе
• Язылу өчен сылтама

📌 3 октябрьдә беренче дәрес узачак. Тулырак мәгълүмат алу өчен уку һәм административ мәсьәләләр буенча директор урынбасары Динара Смагага мөрәҗәгать итә аласыз: +79178792926

Показано 20 последних публикаций.