Тулпар журналы каналы


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Новости и СМИ



Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Новости и СМИ
Статистика

Көзен суганны кайчан утыртырга?

Кайчан? Кайда? Ничек? Бу сорауларга җавап: https://tulpar.info/articles/ki-sh-bazary/2026-10-06/k-zen-suganny-kaychan-utyrtyrga-4837340


4 октябрьдә Стәрлетамак шәһәр мәдәният сараенда истәлекле очрашу узды. Ике балалар коллективы — "Дан" театр студиясе (җитәкчесе Айгөл Юлъякшина) һәм "Иркен" үрнәкле гармунчылар ансамбле (җитәкчесе — Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Радик Галимҗанов) очрашты. Әлеге чараны оештыру хакында коллективлар май аенда ук, Уфада "Гармун уйнатыйк әле!" чарасы узган вакытта килешкән иде. Бик җанлы очрашу килеп чыкты. Яшь гармунчылар гармун уйнады, кунак кызлар-егетләр һәм ата-аналар кушылып җырлады, биеде. Кабул итүче як чәй табыны әзерләгән иде. Айгөл Закир кызы "Иркен" коллективына, аның көчле җитәкчесенә, Шәһәр мәдәният сарае җитәкчесе Флюр Садыйковка милли моңнарны саклауда, яшь буынны тәрбияләүдә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт әйтте. Ә Радик Иркен улы, үз чиратында, әлеге чараның әһәмиятен билгеләде һәм иҗади дуслыкның дәвамлы булачагына ышанычын белдерде. Әйткәндәй, татар җанлы, сәләтле балалар Уфада эшләп килуче "Дан" театр студиясенә әле дә кушыла ала.


Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Яугир, мөгаллим, остаз
Бөек Ватан сугышы ветераны, отставкадагы подполковник Степан Петрович Королев 1962 елдан 1979 елга кадәр Кандраның 2 нче урта мәктәбендә тарих укытты. Укучылары хәтерендә ул таләпчән, гадел һәм кешелекле мөгаллим булып саклана. https://tulpar.info/articles/pobeda-80/2026-10-06/irek-f-thelislamov-yaugir-m-gallim-ostaz-4836809


3 октябрьдә Татарстанның Әлмәт шәһәрендә күренекле шагыйрә Саҗидә СӨЛӘЙМАНОВАның тууына 100 ел тулуга багышланган төбәкара әдәби конкурсның финалы узды. Журналыбызның тугры дусты, "Илһам/Вдохновение" әдәби берләшмәсенең җитәкчесе Нурия ВӘЛИӘХМӘТОВА анда җиңү яулап, Гран-прига лаек булды. Бу уңайдан каләмдәшебезне ихлас тәбрик итеп, аңа яңадан-яңа иҗади үрләр, сәламәтлек теләп калабыз!


Репост из: Журнал "Аллюки"
Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Мәктәпләрне җитәкләүче директор абый-апаларны бәйрәм белән!📕🍁🍂
🎬✨ «ДИРЕКТОР АБЫЙ» ✨🎬

📝 Люция Әблиева сүзләре

🎭 Клипта катнашалар:

🌟 Равил Рифгать улы Идрисов
🏫 Уфа шәһәренең 84 нче Татар гимназиясе директоры

🎭 «Символ» үрнәкле балалар театр студиясе
🎓 Җитәкчесе: Лениза Мәүләви кызы Гайнетдинова
(Башкортстанның атказанган артисткасы)
🎬 Режиссёры: Символ Сәлим улы Гайнетдин-Агыйделский
(Татарстанның атказанган артисты)

🎓 5 Е сыйныфы укучылары
👩‍🏫 Сыйныф җитәкчесе: Айгөл Рәшит кызы Ахунова

🎬 Режиссёр: Илдар Еникеев


2027 елда социаль түләүләр артачак
Кесәләрегезне әзерләгез! Төгәл саннар – төп мәкаләдә! https://tulpar.info/news/-mgyyat/2026-10-05/2027-elda-sotsial-t-l-l-r-artachak-4835499


Укытучыларны бәйрәм белән котлыйбыз!🌹


Бик җиңел әзерләнә торган торт!

Кирәкле ингредиентлар: https://tulpar.info/articles/ash-su/2026-10-04/bik-i-el-zerl-n-torgan-tort-4834803


Дилә ХӘЙРЕТДИНОВА (МӨХӘРРӘМОВА). Сары чәчкәләр салды сары сагышка. Булган хәл
Кызганычка каршы, бу кызчыкның язмышы турында хәбәрдар түгелмен. Әмма язын чәчкә аткан тузганак күрсәм, аны исемә төшерәм. Тузганаклар чәчәк аткан гүзәл мизгелдә без сөекле нәнәебезне соңгы юлга озаттык. Сары чәчкәләр сары сагыш булып күңелдә уелды... https://tulpar.info/articles/d-nya-bu/2026-10-03/dil-h-yretdinova-m-h-rr-mova-sary-ch-chk-l-r-saldy-sary-sagyshka-bulgan-h-l-4834376


Бүген Бүздәк районы үзәк китапханәсендә күренекле шагыйрә Фәния Чанышеваның тууына 100 тулуга багышланган истәлек кичәсе үтте. Район мәдәният бүлеге, район Мәдәният сарае, Балалар сәнгать мәктәбе катнашлыгында оештырылган чара "Сезгә кайта сагыну җырларым" дип аталды. Анда шагыйрәнең кызы — Акмулла университеты профессоры
Гөлназ Гыйлемдар кызы Рамазанова, Уфа университеты доценты, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Альбина Габит кызы Хәлиуллина, Башкортстан "Китап" нәшрияты мөхәррире Дилбәр Әхтәмова да катнашты.


Иман көчсезлеге – үзенә күрә бер чир, йөрәк чире. Йөрәккә чир кагылды икән, җан да, тән дә зыян күрә. Яшерен-батырыны юк, без бөтенбез дә гади кешеләр – кайчак саулыгыбыз турында хәстәрләргә оныткан кебек, иманыбыз турында да онытып китәбез шул. Ә инде һәрбер чирнең симптомнары, ягъни ниндидер тышкы билгеләре булган кебек, иман көчсезлегенең дә «симптомнар»ы була. Алардан беребез дә азат түгел. Тик дөрес «диагноз» куеп, тизрәк дәвалану чарасын күрә башларга гына кирәк. https://tulpar.info/articles/iman-nury/2026-10-02/iman-k-chsezlege-n-rs-d-chagyla-4832859


Вакыт тукымасында – рапсодия
 
25 сентябрьдә Башкортстанның Милли музеенда күренекле рәссам Васил Ханнановның тууына 70 ел тулуга багышланган “Башкорт рапсодиясе 2. Вакыт тукымасы” дип аталган күргәзмә ачылды. Ул март аена кадәр эшләячәк. https://tulpar.info/articles/r-semkhan/2026-10-02/vakyt-tukymasynda-rapsodiya-4832818


Хөрмәтле өлкәннәребез!
Сезне күркәм бәйрәм — Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз!
Гомер көзләрегез алтын муллык белән балкып торсын, ак кышлар пакьлек һәм тынычлык алып килсен, ягымлы язлар яшәү дәрте өстәсен, ә кояшлы җәйләр җылысы күңелегезне җылытсын. Һәр мизгелегез шатлык-куанычлардан гына торсын.
Кадерле якыннарыгызның игътибарын тоеп, бары тик яхшы хәбәрләр генә ишетеп, бәхеттә һәм сәгадәттә озын-озак гомер итәргә насыйп булсын!




Һаваларда сагыш эленгән

Көннәр шундый җылы торалар,
Әйтерсең дә кабат яз килгән!
Тик күңелне көзгә кайтара
Яфраклардан чиккән чук келәм.

Көннәр шундый матур торалар,
Әйтерсең дә бары җәй башы.
Чынбарлыкка бик тиз кайтара
Сентябрьнең саран кояшы.

Көннәр шундый чуак торалар,
Миләш дәшә көзге сыена.
Алтын төскә урман манылган,
Яфрак белән дөнья коена.

Көннәр шундый матур торса да,
Көзге моңнан күңел боега...

Фәния Габидуллина.
Фото: Бүген иртән Уфада шундый һава шарын күрергә мөмкин иде.


Ул китте...
Бүген “Тулпар” журналы редакциясенең алыштыргысыз рәссамы Искәндәр Нигъмәтҗановның вафатына төгәл бер ел тулды... https://tulpar.info/articles/sh-khes/2026-09-27/ul-kitte-4827684




Мин бардым да: “Нурия, синең сипкелле булганың өчен мин синнән гафу үтенәм”, – дидем. https://tulpar.info/articles/d-nya-bu/2026-09-26/s-riya-vahitova-bez-kapchykta-yatmyy-4827123


«Әгәр шөкер итсәгез, Мин сезгә тагы да арттырырмын. Әгәр дә рәхмәтсез булсагыз, – чынлап, Минем бит газабым көчле» (Коръән, «Ибраһим» сүрәсе, 14:7). https://tulpar.info/articles/iman-nury/2026-09-25/mullyk-bel-n-synau-4826135
Муллык белән сынау
Муллык белән сынау


Дилә ХӘЙРЕТДИНОВА (МӨХӘРРӘМОВА). “Опа, менә сиңа попа!” Булган хәл
Ничек аягым таеп киткәнен дә сизми, шул ук сул ягыма егылып, бу юлы терсәгемне авырттырып, аска туп шикелле сикерә-сикерә төшә башладым. https://tulpar.info/articles/d-nya-bu/2026-09-25/dil-h-yretdinova-m-h-rr-mova-opa-men-si-a-popa-bulgan-h-l-4826008

Показано 20 последних публикаций.