Күләгә (роман)
Фәрит ИМАМОВ
19. (Ахыры.)
Әллә каян гына пәйда булган шәрә кешеләрне күргәч, Вася баштарак чын-чынлап каушап калды. Тик Гомәрне таныгач, авызын ыржайтып көлде генә:
– Ә, Марканың саклаучы фәрештәләре менә кемнәр икән!
«Легавыйлар» ялчысыдыр, дип уйлаган идем аны, тәки дөрескә чыкты. Гнида, – дип, җиргә төкерде.
– Йә-йә, күп сөйләшмә, судта әйтергә сүзең калмас, – дип, Гомәр тегенең касыгына җиңелчә генә тибеп алды.
Вася кулына ни өчендер озын бау тоткан иде.
Рәшит кызыксынасы итте:
– Монысы нәрсәгә?
– Бозау арканларга, – дип хахылдады Кулак.
– Әлегә ул сине бәйләп куярга бик яхшы булыр, – дип, Васяны юан кәүсәле куакка аркасы белән терәп, бәйләп куйдылар да Женяның килгәнен көтә башладылар.
Ун минутлап узды микән, Женя белән Марат күренде. Алар башта янәшә атлап, сөйләшеп килгән шикелле иде. Иңкүлеккә төшеп, печәнчеләр күзеннән яшеренгәч, Женя берничә адым арткарак калды да куеныннан пистолет чыгарды.
Рәшит, моны күргәч, кулындагы пистолетын кысыбрак тотты.
– Нәрсә, атарга җыенамы әллә?
– Кулагин янына килеп җитмичә атмаячак, курыкма. Аннан соң, әнә бит, аны атып үтерергә түгел, ә асарга җыенганнар, – дип, Гомәр Васяны бәйләгән бауга ишарәләде.
Вася тагын хихылдады:
– Хәзер дускаегызга аллес капут булачак…
Гомәр Рәшиткә:
– Авызын берәр нәрсә белән томала әле шуның, юкса безнең монда икәнлегебезне сиздерүе бар, – диде.
Рәшит озак уйлап тормады, Васяның күлмәк җиңен умырып төшерде дә авызына келәп итеп тутырды, аннары үрмәләп Гомәр янына килде. Куаклык читенә якынлашкан Женя исә, үзен каршыларга чыгучы булмагач:
– Вася, Вась? Кая олактың син? – дип кычкырды.
Җавап ишетмәгәч шикләнде булса кирәк, Маратка туктарга кушты, аңа якынрак килде. Тагын шикләнеп як-якка карангалады. Хәзер Женяны Марат гәүдәсе каплап тора инде.
Гомәрнең теш арасыннан:
– Ах, шайтан, – дигән сүзләр кысылып чыкты.
Женяны һич кенә дә мушкадан ычкындырырга ярамый. Юкса болардан барысын да көтәргә була.
– Бар, син читкәрәк кит, кырыйдагы куак артына. Шуннан пистолетың белән Женяны мушкада тот. Атарга ашыкма.
Юкса Маратка тидерүең бар. Нәрсә булса да уйларбыз, – дип команда бирде ул.
Рәшит, бераз алгарак үрмәләп, куак төбенә ятты. Хәзер Женя аңа ачык күренә иде, ул Маратның уң ягындарак тора.
Женя тагын бер-ике мәртәбә Васяны чакырып кычкырды.
Аңа каршы Вася, «бу-бу-бу» килеп, нәрсәдер әйтмәкче булып маташты. Тик авызына тутырылган чүпрәк сөйләшергә кома чаулады, Женя берни ишетмәде, әлбәттә. Шулай да, предохранителен ычкындырып, пистолетын Маратның чигәсенә терәде.
Һәм акрын гына куаклыкка әйдәде. Гомәр дә пистолетын Васяның маңгаена терәде. Чөнки Женя аларны күреп алган иде инде. Шулай бертын карашып торгач, Женя телгә килде:
– Әһә, кунак бар икән. Тик коралың белән шаярсаң, менә бу тәти егетнең маңгаена тишек ясыйм. Аңладыңмы? Пушкаңны ташла һәм тизрәк бул, – диде.
Гомәр, чарасыз сыман кыланып, бөтен гәүдәсе белән күтәрелде дә пистолетын җиргә ташлады. Аның болай эшләвен күргәч, Марат:
– Саттаров, курыкма, ат! Миңа тисә дә әллә нәрсә юк… Син аттың ни, алар аттылар ни – барыбер. Исән калсам да…
Гомәр аның сүзләрен бүлде:
– Борчылма, егеткәем. Без синең белән мондыйларны гына күрдекме?! – дип сөйләнде.
Вася тагын «бу-бу-бу» килеп боргаланды, нидер кычкырырга теләде. Якында гына Рәшитнең качып ятуын әйтмәкчедер, күрәсең.
– Пушкаңны читкәрәк ыргыт та якынрак кил, – дип әмер бирде Женя.
Гомәр җирдә ятучы пистолетны читкә типте дә Марат каршысына килеп басты. Женя аның трусигында эленеп торган кул богавын алып, бер ягын Маратның беләзегенә эләктерде һәм, үз эшеннән канәгать калып:
– Хап, – дип куйды, ә икенче ягын Гомәрнең кулына эләктерде: – Хап! Менә шулай яхшырак булыр, – дип сөйләнде ул. – Ә хәзер икегез дә җиргә йөзтүбән, – дип команда бирде дә, янәшәдә яткан пистолетны алып, Кулагин янына китте.