Тормыш җилләре


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Книги


Нинди генә җилләр исмәсен яныгызда терәк булырдай якыннарыгыз, җилдән саклап калырдай дусларыгыз булсын!😊🙏🌺
Төркемдә сез бик күп шигырьләр, хикәяләр һәм төрле язмалар күрә алачаксыз. Рәхим итегез🤗
Сораулар һәм реклама буенча
👇
https://max.ru/u/f9LHodD0cOJckj8vttFH0fclPZysG6uHC1RLemLPbW2DcqE3kkxQKLmZ0FU

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Книги
Статистика

Барлык укытучыларны да бәйрәм көне белән котлыйбыз. Укытучы булу — гади һөнәр генә түгел, ул — һәр укучының күңеленә яхшылык нигезе салучы, киләчәккә дөрес юл күрсәтүче изге миссия. Сез укучыларга фәкать фәнни белемнәр өйрәтеп кенә калмыйсыз, ә чын кеше булып үсәргә, дөньяны танырга һәм кыенлыклардан курыкмаска өйрәтәсез. Сезнең һәр җылы сүзегез, сабырлыгыгыз һәм юмарт йөрәгегез тормышта якты маяк булып балкып тора.

Кадерле укытучылар сезгә какшамас сәламәтлек, иҗади рух, бетмәс-төкәнмәс сабырлык һәм гаилә бәхете телибез. Башлаган һәр эшегез олы уңышлар китерсен, ә укучыларыгыз үз җиңүләре белән сезне гел шатландырып торсын.


Сәйләндәй сибелгән үткәнгә күңелем,
Һәр көнем, һәр елым эчендә мин үзем.
Җанымнан сузылган җепләрем тартыла,
Гомерләр һәрвакыт үткәнне сагына.
Оныттым дигәч тә, исемә төшәләр,
Җанымда уелып сызылган үткәннәр.
Һәр мизгел эчендә калганмын өзелеп,
Үтә шул гомерләр еллардай тезелеп.
Иң якын дигәннәр танышка әйләнә,
Мең газиз исемнәр хәтергә бәйләнә.
Кузгалмам дигәндә, йөгертә язмышлар,
Табышмак икән ул без көткән тормышлар.
Үткәнгә чакырып, йөдәтә күңелләр,
Бәхетле булса да бүгенге гомерләр.
Тамчылап хәтергә җыелган һәр мизгел,
Шатлыклы, сагышлы кабатланмас гомер!

Алинә Хисамиева


"Йөрәгеңә якын алма!"дисең
Ничек алмыйм...Мин йөрәксез түгел ләбаса
Һәр әйткән сүз йөрәк аша үтә
Авырлары,хаксыз булганнары
Яралый да аны елата...
Көтелмәгән чакта башкаларның
Мәгънәсез,саксыз гамәле
Тормышыңның астын өскә каплый
Ышанычың таптый бер мәлне..
Ә ышаныч инде кими бара
Кешеләрне күпкә якын белә башлагач..
Бу дөньяда яшәү авырлаша
Икейөзле була алмагач....
Тормыш юлын үтү бигрәк кыен
Нәкъ башкалар төсле булмагач...
Үз дигәнгә ирешерлек итеп
Намус төшенчәсен сатмагач...
Югарыга менү бигрәк читен...
Күңел сафлыгыңны җуймагач.
Синең дөреслегең кемгә кирәк?
Барбер аны ялган каплагач...
Күңелеңнең моңын кем ишетсен
Юк күзеңә карап әйтүче.
Борылып киткәч кенә синең арттан
Сөйләнергә ярата бит кеше...
Йөрәккә бик якын алына
Уйландыра тормыш,яшәеш...
Дөрес яшим дигән кешеләргә
Кыен икән яшәү шул рәвеш...

В.Мәхмүтова


Ихлас уйларым

Бу беркатлы диеп уйламагыз,
Аңламый дип һичбер нәрсәне.
Кемгә ничек,артык кыйланмыйча-
Миңа ошый шулай яшәве.

Сез дусларга шәрран ачык дөньям-
Юктыр яшерәсе серләрем.
Дуслык хисе,самимилек белән
Сугарылган минем йөрәгем.

Ургып торган чишмә суы төсле
Саф,эчкерсез минем уйларым.
Алдашусыз,ихлас аңлашуда
Яме дә бит аның дөньяның.

Сезнең өчен,дуслар,күңелемдә
Ниятем юк алай яшерен.
Уйлаганны сөйләп,әртистләнми
Сезнең арагызда яшимен.

Ф.Давлетбаев


СИН ҺӘМ МИН

АЧЫК ЧЫРАЙ КҮРСӘТСӘЛӘР ,
АЧЫЛЫП КИТӘМ ,

КЫРЫН КАРАШ КӨЙДЕРӘ КҮҢЕЛНЕ .

АВЫРЛЫКНЫ ҖИҢЕП , ҖИҢЕЛ
ҮТӘМ ,

СИРАТ ДИГӘН КЫЛДАЙ КҮПЕРНЕ .

МИН СӨЙЛӘГӘНДӘ СЕЗ СҮЗЕМНЕ БҮЛДЕРГӘНДӘ ДӘ , СӨЙЛӘВЕМНЕ ДӘВАМ ИТКӘН ӨЧЕН , ГАФУ ИТЕГЕЗ ...

АЛАЙ УК. КЫЧКЫРМАСАГЫЗ ДА БУЛА , МИҢА БИТ СЕЗНЕ ТЫҢЛАМЫЙ МӨМКИН ТҮГЕЛ ...

АКЫЛДАН ЯЗУ ӨЧЕН , АНЫҢ БУЛУЫ ДА КИРӘК БИТ ӘЛЕ .

КҮҢЕЛЕҢ САФ , БАРМАКЛАРЫҢ ҮЗЕҢӘ КӘКРЕ ТҮГЕЛ ИКӘН , СИН КЕШЕЛӘРНЕ ТҮГЕЛ , АЛАР СИНЕ ЮГАЛТА ...

КАЙВАКЫТ КЕМНӘРДӘНДЕР ЧИТЛӘШҮ ДӘ ЗЫЯН ИТМӘС . СИҢА БАРЫБЕР БУЛГАН ӨЧЕН ТҮГЕЛ , Ә БӘЛКИ АҢА БАРЫБЕР БУЛГАНГА .

МИН БАРЫГЫЗГА ДА ЯРАП БЕТӘ АЛМЫЙМ ИНДЕ . НИГӘ ДИСӘГЕЗ , ҺӘРКЕМНЕҢ ДӘ РУХИ ХИСЕ , ЗӘВЫГЫ ТУРЫ КИЛМИ БИТ ...

РАМАЗАН КӘБИРОВ.


Йөрәгеңдә ниләр барын
Сөйләмә, син, беркемгә,
Яхшы! - диеп җавап кайтар
Хәл сораган кешегә...

Роберт Шәймәрданов




МАХта ислам дине турында эчтәлекле канал. Догалар, сорауларга җаваплар, вәгазьләр. Сез дә язылыгыз!👇
https://max.ru/doga_islam




Кем бүлешә уңыш, шатлыклары белән,
Борчуын да кайчак әрнеп әйткәли.
Булешмәстәй көннәр була, еллар хәтта,
Күңелнең дә була шулай так гаме...
Илшат Сибагатов






Семьи, которые заказывают в Кладовой, платят за ту же корзину на 20–25% меньше.

Это до 10 000 ₽ в месяц, которые останутся вам — на кружки, ремонт, технику, отпуск.

Не верите? Установите приложение и сравните цены


Очрашуга килгән яшьлегем.

Бүген шундый матур бер төш күрдем,
Очрашуга килгән яшьлегем.
Кара - каршы басып, озак тордык,
Куркытырмын дидем, дәшмәдем.

Уяндым да, бер - бер артлы үтте,
Күз алдымнан үткән елларым.
Шул үткәнне уйлап, уйландым да,
Күңелем тулып, сагынып еладым.

Их, кайтасым килеп китте шул чак,
Яшьлегемә кире әйләнеп.
Башларыма төрле уйлар килде,
Бер - берсенә тезелеп, бәйләнеп.

Кайтарасым килде үткәннәрне,
Вакытларны куеп туктатып.
Мөмкин булса әгәр, бүгенгемә
Кайтыр идем бераз соңлатып.

Тиз үтә шул көннәр, айлар, еллар...
Мизгел кебек кенә бу вакыт.
Шул вакытны үтми торсын, диеп,
Сәгатъне дә булмый туктатып.

Матур яшьлек – бездә кунак кына,
Күрмисең дә кайчан киткәнен.
Аңламыйсың ... һәр үткән көн синең
Гомер йомгагыңны сүткәнен.

Төшләремдә күргән яшьлегемне,
Өннәремдә уйлап сагынам.
Андый матур, саф һәм самими
Булган чаклар башка юк сыман.

Тик шулай да, һәрбер мизгелнең бит
Була инде төрле чаклары.
Күңелемә бер рәхәтлек өсти,
Бүгенгемнең матур яклары.

Яшьлек вакыт – тиле вакыт диләр,
Үткән инде тиле чакларым.
Бүгенгесе миңа кадерлерәк,
Ә яшьлекне...
Ә яшьлекне истә саклармын.

Гүзәл Галимова.


Мең төрле мәшәкать арасыннан үзенә яңа юл ачучылар сокландыра. Яңа танышым — ике кечкенә бала тәрбияләүче Рәзинә, гаилә мәшәкатьләре тулып ятса да, бер урында гына утырмый: өеннән чыкмый гына, телефон аша онлайн табыш ала. Шәп бит, әйеме? Өстәвенә, безнеңчә, күңелгә җылылык бирә торган татарча канал да ачып җибәргән.

Декретны яңа мөмкинлекләр вакыты иткән Рәзинәнең каналына язылып, үзегез танышыгыз әле. Монда сезгә дә ошаячак, файдалы да булыр 👇

https://max.ru/join/osmLuTp2RFBAy9uAHy0GAF87J9PgFh9HQxB5eD9FokM


Угет Нэсихатем.

Тимэгэнгэ - тимэдем,
Тигэнгэ - тигермэдем.
Боекларга кулым бирдем,
Эрсезлэргэ бирмэдем.

Узем тартып алмадым,
Уземнекен бирмэдем.
Хужасызга кызыкмадым,
Минеке бу димэдем.

Ялган дуска юлыкма,
Чын дусларны онытма.
Сукмакларын корытма,
Табынынны суытма

Ачка учак яктырма,
Тукка казан астырма.
Бирэ бел син жавапны,
Дошманыннан бастырма.

Нахак сузне уткэрмэ,
Эйтсэлэр дэ уртэлмэ.
Бирэ белсэн жавапны,
Булырсын син саваплы.

Туганынны - туган ит,
Низаглардан ерак кит.
Аллахыма онытма,
Син узен жаваплы бит.

Ильгизэ Гарайшина






Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Дуслар, күңел ача торган төркем таптым! ТАТАР КЛИП! ❤️

Анда сез теләгән җырларны куялар:

✅ Яңа җырлар
✅ Ретро хитлар
✅ Шоу бизнес яңалыклары!

Кушылыгыз рәхәтләнеп җырлар тыңлагыз! ❤️

https://max.ru/tatarmusiclove


Бермәлне сагынып сөйләрмен,
елмаеп багарлар күзләрем.
Ул чакта уйлар да, фикер дә,
йөзем дә, үзем дә үзгәрер.

Бермәлне сагынып сөйләрмен
уйламый юләрлек кылганны.
Киң дала буенча йөгереп
мәш килеп кууым кылганны.

Бермәлне сагынып сөйләрмен
битәрләп елавым үземне.
Шулкадәр юләргә сабышып,
кешедән соравым түземне.

Бермәлне сагынып сөйләрмен
язмышның иң үткен камчысын.
Күңлемә йотуым (мең тапкыр!)
яңгырның иң эре тамчысын.

Бермәлне сагынып сөйләрмен
җилләрнең ыжгырып искәнен.
Яшереп саклаган иң ихлас
әйтмичә калдырган хисләрне.

Энҗе Хөсәенова

Показано 20 последних публикаций.