Яшел Үзән Медиа


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Новости и СМИ


Новости Зеленодольского района Республики Татарстан

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Новости и СМИ
Статистика

🌦️ 5 октябрьгә һава торышы

Бүген, 5 октябрьдә республикада болытлы, аязучан һава торышы көтелә.

🌧️ Төнлә: урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендә аз явым-төшемнәр булырга мөмкин.
☀️ Көндез: явым-төшемнәр көтелми.

💨 Җил төньяк-көнбатыштан, секундына 6–11 метр, урыны белән көчәйеп 16 м/ска кадәр җитәчәк.

🌡️ Һава температурасы:
🌙 төнлә — -3...+2°;
☀️ көндез — +6...+11°.

⚠️ Игътибар! Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Юлларда сак һәм игътибарлы булыгыз!

🍂 Көзге көннәрегез имин һәм җылы узсын!


Репост из: Михаил Афанасьев
Дорогие учителя, ветераны педагогического труда!
От всего сердца поздравляю Вас с Днём учителя!
💐

В Зеленодольском районе более 2 тысяч педагогов, и ежедневно каждый из вас, дорогие учителя, вкладывает силы в воспитание наших детей. Дарит не просто знания, а частичку своей души. Благодаря вашему труду наши юные таланты открывают мир науки, искусства, музыки, творчества. Их успехи – тому доказательство.

Желаю самых добрых и искренних эмоций, крепкого здоровья, благодарных учеников и профессиональных достижений!

Укытучылар көне белән котлыйм! Сәламәтлек, уңышлар һәм бәхет телим!


❤️Олы йөрәкле, фидакарь җанлы укытучыларыбызга игелекле һәм мактаулы эшләрендә зур уңышлар, яңадан-яңа үрләр, ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс сабырлык телибез.

Сез биргән белем-тәрбияләр, бу катлаулы заманда туры юлдан читкә тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итсен! Күркәм бәйрәмегез белән сезне!

📌📌Дуслар, әйдәгез әле, шушы пост астында, үзебезнең яраткан, хөрмәт иткән укытучыларыбызны котлыйк. Алар биредә үз исемнәрен күреп сөенсеннәр әле.😍Киттек...🖌️


☀️🍂Сөенеп яшик, дуслар!
Бу дөньяны яратыйк! Матур булып аткан көзге таңнарга сокланыйк! Авыр тойгылар белән яшәмик... Ачу сакламыйк... Бары тик тыныч күңел, саф йөрәк белән яшик...

🥞🫖☕️Дүшәмбе иртәсе хәерле булсын!


«Тере тел – сүздән башлана» исеме астында тәкъдим ителгән мәкаләләрне, видеоязмаларны, карточкаларны, әңгәмәләр һәм башка төрле чараларны күзәтеп барыгыз. Кызыклы да, файдалы да булачак!

#ТатарчаБерСөйләшик
#Карточки


ХӘЕРЛЕ КИЧ, КАДЕРЛЕ ДУСЛАР!🌙

Якшәмбе киче тынычлык һәм җылылык бүләк итсен. Иртәгә — яңа атна, яңа мөмкинлекләр һәм яңа башлангычлар көтә.


ЯЛ КӨННӘРЕГЕЗ НИЧЕК УЗДЫ, ДУСЛАР?👋

    • Искиткеч! Яхшылап ял иттем һәм көч җыйдым
    • Өй эшләре белән узды, ардырды әле 🧹
    • Берни эшләмәдем, диванда яттым
    • Бик актив: дуслар белән очраштык/сәяхәт иттек
    • Ял булдымы ни, булмадымы ни — сизелми дә калды 🤷‍♂️


🍓 Бишнә авылыннан даими укучыбыз Айгөл Гыйләҗиева безнең белән кызыклы күренешне уртаклаша!

Көз уртасы җитсә дә, Айгөлнең бакчасындагы җир җиләге һаман да чәчәк атып, җимеш биреп утыра. 🌸🍓 Ә җимешләре — чын җәйне хәтерләтә!

💬 Айгөл үзе болай дип яза:

«Җир җиләге яңадан чәчәк атып, җимеш биреп утыра. Ноябрьгә кадәр шулай дәвам итә ул 😁 Урманнан алып кайтып утырткан җир җиләге бу. Ике ел элек утырттым».

Табигатьнең үз могҗизалары бар шул! 😊 Ә сезнең бакчаларда көз көне дә җимеш бирүче җиләкләр бармы? 🌿


🐔🥚Тавыкларның йомырка салуын ничек арттырырга?

Һәрберебез йомырка сарысының әфлисун төсле булуын ярата. Әмма хәзер, көзен һәм кышын тавыклардан да моны таләп итеп булмый, ике көнгә бер салсалар рәхмәт әйтерсең, сарысының лимон төсендәгесенә дә риза.

Шулай да, хәлне уңай якка үзгәртергә безнең кулдан килә, җәмәгать. Укыгыз👇👇

https://yashel-uzan.ru/news/kirklekishlr/tavyklarnyn-iomyrka-saluyn-nicek-arttyryrga


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
🍁3 октябрь көнне Күлбаш авылы мәчетендә Өлкәннәр көненә багышланган матур очрашу узды.

Әлеге күркәм чарадан Чулпан Гыйсмәтуллина видеоязмасын тәкъдим итәбез. 🎥✨

#очлыкүзлекамерам
#Татмедиа


Сагындыра шул чаклар...💔

✍️Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллинның социаль челтәрдәге язмасыннан:

«Бу үләннең исемен дә белмим. Без бала-чага вакытта әнием (мәрхүмә инде, урыны җәннәттә булсын) безне өч литрлы бидоннар белән Ишек чаты чишмәсенә суга җибәрә иде. Шул вакытта бу үләнне дә җыеп кайта идек.

Аның белән буялмаган идәннәрне ышкып юа идек. Идән сап-сары төскә керә, өй эченә шундый хуш ис тарала иде... Сагындыра шул чаклар. Әниле балачакны, авылның гади дә кадерле мизгелләрен сагындыра...

❓Дуслар, сез бу үсемлекнең исемен беләсезме?»


ПОДПИСКА – 2027 ❗️❗️❗️
Бүген языл – иртәгәгә калдырма!


Көзнең ничек үтеп киткәнен дә сизми калырбыз, яңа ел да озак көттермәс. Шуңа күрә язылуны соңга калдырмыйк – «Яшел Үзән» газетасына 2027 елга бүген үк язылып куегыз!

🔥🔥🔥 6–16 октябрьдә АБУНӘЧЕЛӘР УНКӨНЛЕГЕ ҮТӘ!
Шушы көннәрдә газетабызга 1238 сум 28 тиенгә язылырга мөмкин.
🔥🔥🔥

Әйе, 2027 елдан газетаның күләме дә үзгәрә. Район яңалыклары 8 биттә, республика яңалыклары тупланган «Атна вакыйгалары» 4 биттә басылачак. Шулай итеп, газета укучыларыбызга 12 битле булып килеп торачак.

Битләр саны азрак булса да, сезнең белән арабыз ераклашмасын! ❤️
Безнең белән калыгыз, дуслар!

«Яшел Үзән»гә язылыгыз – район тормышындагы яңалыклардан хәбәрдар булып торыгыз!


🌷 Өлкәннәр көне — хөрмәт һәм ихтирам бәйрәме! 🌷

Илебездә Өлкәннәр көне уңаеннан төрле чаралар үткәрелә. Бу матур традициядән без дә читтә калмадык. Бакырчы авылы клубында өлкән буын вәкилләре өчен бәйрәм концерты оештырылды. 🎶

Социаль хезмәткәрләр белән берлектә җылы чәй табыны әзерләдек. Өлкәннәребез яшьлек елларын искә алып, таныш-белешләре, элекке хезмәттәшләре белән аралашып, матур хатирәләрен яңарттылар. ☕️❤️

Мондый очрашуларның төп максаты — өлкән буынга хөрмәт һәм ихтирам күрсәтү генә түгел, ә аларның тормыш тәҗрибәсен, хезмәт юлын, гореф-гадәтләрен һәм кыйммәтләрен яшь буынга җиткерү дә.

Өлкәннәребез — авылыбызның олы терәге, тарихыбызны һәм традицияләребезне саклаучылар. Аларга күрсәткән игътибарыбыз, хөрмәтебез һәм җылы сүзләребез һәрвакыт дәвамлы булсын! 🌸

Бәйрәмебез күңелле һәм күтәренке рухта узды. Бу матур очрашу мизгелләре өлкәннәребез күңелендә якты истәлек булып саклансын! 💐

Бәйрәм белән, кадерле өлкәннәребез! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер һәм һәр көнегездә җылылык-куаныч телибез! ❤️

Мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева


Дуслар, «Каенлык аланында» нинди матур чәчәкләр! Күз явын алып, балкып, гүзәл булып чәчәк атып утыралар. 🌸

Шушы искиткеч матурлыкны тудырып, саклап торучыларга зур рәхмәт! Хезмәтегез өчен рәхмәт, сокланып туймаслык! ❤️


Репост из: Неизвестно
Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max


🌸 «Эх, яшьлеккә кайтып килсәң иде...» 🌸

Олы Ачасыр мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан «Эх, яшьлеккә кайтып килсәң иде» дип исемләнгән матур бәйрәм кичәсе булып узды.

Бәйрәм бик җылы, күңелле атмосферада үтте. Кичә дәвамында җыр-моң, бию һәм ихлас аралашу бер-берсен алыштырып торды. 🥰

Өлкәннәребез үзләренең матур теләкләрен, изге сүзләрен җиткереп, бәйрәмгә тагын да ямь өстәделәр.

Аларга ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер һәм һәр көннең шатлык-сөенечләр белән үтүен телибез! ❤️

- Шушы матур бәйрәмне оештыруда үзләренең өлешләрен керткән барлык авылдашларга зур рәхмәтебезне белдерәбез,
— дип яза мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.


🌥 4 октябрьгә Татарстанда һава торышы

☁️ Бүген болытлы, аязучан һава торышы. Кайбер урыннарда аз һәм уртача күләмдә явым-төшем көтелә. Көндез аерым районнарда кар, юеш кар һәм яңгыр явачак.

💨 Җил төньяк-көнбатыштан, секундына 6–11 метр, урыны белән 15–17 м/с тизлеккә кадәр көчәячәк.

🌡 Төнлә һава температурасы -1...+3°, көндез +2...+7°, Татарстанның көнбатыш районнарында +10° кадәр.

⚠️ Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Сак булыгыз, юлларда игътибарлы йөрегез! 🚗


☀️«Хәерле иртә!».. Һәр көнне ишетә торган гади генә ике сүз!

Чыннан да, бүгенге якшәмбе иртәсе хәерле, шатлыклы, якты, өметле булсын! Һәм бүген барыбызны да яхшы хәбәрләр, куанычлы мизгелләр, ихлас елмаюлар, күңелле аралашулар көтеп торсын!

💛Хәерле иртә, кадерле дуслар! Сау-сәламәт булыгыз!


🌙Хәерле тыныч төннәр барчабызга

🙏Кояшлы иртәне исәнлектә күрергә язсын🙏🙏


👵 Татарстанда пенсионерлар эшсезлек буенча пособиене ничек ала ала?👇👇

https://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/tatarstanda-pensionerlar-essezlek-buenca-posobiene-nicek-ala-ala

Показано 20 последних публикаций.