MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
Газета "АЛГА"

9 Sep, 12:31

Открыть в Max Поделиться

Prev Next
Безнең казанышлар
Зур танылуга лаек якташыбыз
8 сентябрьдә Татарстан Язучылар берлегендә Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган чара үтте. Программада – шигырьләр, шагыйрьнең мирасы турында әңгәмә һәм аның тормышын искә алу. Чара әдипләрне, студентларны һәм классик иҗатын үз итүчеләрне берләштерде.
Чарада районыбызның шагыйрәсе, күренекле язучысы Мәсүфә Әюпова татар әдәбиятын үстерүгә керткән зур өлеше өчен Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы итеп кабул ителде. Шул ук вакытта аңа бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан чыгарылган истәлек медале тапшырылды. 
Бу югары бүләк – Мәсүфә Заһит кызының татар әдәбиятын пропагандалаудагы зур хезмәтләренең, иҗади казанышларының һәм Татарстан Язучылар берлеге үткәргән чараларда актив һәм нәтиҗәле катнашканлыгының чагылышы.
Мәсүфә Әюпованың иҗатында төп урынны туган тел, туган як, мәхәббәт һәм кешелеклек темалары били. Аның шигырьләре саф хисләр, күңел аклыгы белән сугарылган. Укытучы буларак, ул балаларда татар теленә һәм әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләүне үзенең изге бурычы дип саный. Чарада районыбызның бу талантлы якташыбызның югары бүләккә лаек булуы – туган як халкы өчен дә зур горурлык. Алда яңа иҗади уңышлар көтсен сезне, Мәсүфә Заһит кызы!

1.3k 36
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat