🧿🧿🧿Эшендә – хөрмәтле, гаиләсендә – үрнәкле ✅✅✅Гаилә ул кадерле һәм якын кешеләр гөлләмәсе дип бер дә юкка әйтмиләр. Чөнки һәр кеше үз гаиләсен ярата, хәстәрлек күрә. Мондый гаиләләр тирә-якка нур чәчеп, җитеш дөньялары белән үрнәк булып үзләренә җәлеп итәләр. Борай авылында яшәүче Гыймалтдиновлар гаиләсе дә әнә шундый. Гаилә башлыгы Рәсүл тыйнак, азсүзле, уңган, булдыклы ир-егет, тормыш иптәше Гөлназ да ире сыман ихлас күңелле, жор телле, итәгатьле, тәрбияле ханым. Чиләгенә күрә капкачы дип юкка гына әйтмиләр инде андый гаиләләр турында. Аларның яшьлек тормыш юллары да бер-берсенә охшаш дияргә була. Икесе дә төпләре белән Борай авылыннан. Рәсүл гимназиядә белем алганнан соң, Уфа аграр университетының ветеринария факультетына укырга керә. Гөлназ Ижау дәүләт медицина академиясен тәмамлый.
Тулырак:algaburaevo.ru/news/selsk...
Тулырак:algaburaevo.ru/news/selsk...