MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
Газета "АЛГА"

1 Oct, 13:31

Открыть в Max Поделиться

Prev Next
💫✨ Олы буын вәкилләренә карата тирән хөрмәт, рәхмәт һәм игътибар күрсәтү бәйрәме уңаеннан район мәдәният йортында матур, эчтәлекле чара узды. Район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Марат Ахунов өлкәннәрне җылы тәбрикләде һәм аларның район өчен салган хезмәтләре бәһасыз булуына басым ясады. Артабан озак еллар бергә яшәгән матур парлар - Билаловлар, Гыйльмияровлар, Солтановлар, Хәмәтнуровлар һәм Хановлар гаиләләре бүләкләнде. Шулай ук бертөркем актив ветераннар да төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә ия булды. Район ветераннар советы рәисе Наил Мәрданов та өлкән буын вәкилләрен котлап, район тормышында актив катнашучыларны билгеләп, бүләкләр тапшырды. Бәйрәм чарасы концерт номерлары белән үрелеп барды.

📌 Күбрәк фотолар безнең сайтта: https://algaburaevo.ru/news/obshchestvo/2026-10-01/boray-rayon-m-d-niyat-yortynda-lk-nn-r-chen-matur-echt-lekle-chara-uzdy-4832425

Гөлназ Хуҗина

693 15
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat