🍁Татарстанда ял көннәрендә җылы һава торышы көтелә
Татарстанда ял көннәрендә җылы, әмма дымлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразында әйтелә, дип яза «Татар-информ» МА.
Бүген, 11 октябрьдә, кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгыр явачак. Төнлә температура +4..+9 градус тәшкил итәчәк. Явым-төшем туктый, ә һава моннан алдагы көн белән чагыштырганда салкынчарак (+11..+16 градус) булачак.
Метеорологларның якынча мәгълүматларыннан күренгәнчә, киләсе атна башында Татарстанда җылы һәм тыныч һава торышы саклана, сизелерлек явым-төшем көтелми. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +12..+17 градуска кадәр күтәреләчәк.