MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям [new]
  • Мониторинг Max
Кукмор Татарстан | Хезмэт даны | Трудовая слава

22 Nov, 11:16

Открыть в Max Поделиться

Prev Next
💪Келәмдә — яшь батырлар: Кукмара районында көрәшчеләр бил алышты

Манзарастагы «Батыр» физкультура-сәламәтләндерү комплексында милли көрәш буенча Россиянең спорт остасы Галиев Нурсил Зиннәт улы призларына 2009 елда туган һәм аннан яшьрәк үсмерләр арасында район беренчелегенә ярышлар булды. 

Турнирны «Батыр» комплексы җитәкчесе, бәйгенең баш хөкемдары Нуретдин Зыятдинов ачып җибәрде. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин һәм ветеран көрәшче Нурсил Галиевлар яшь спортчыларга үзләренең хәер-фатыйхаларын бирделәр. 

🎉Түбәндәге көрәшчеләр үз үлчәү авырлыкларында чемпион калдылар:
28 кг — Нариман Нәбиев, Вахит.
32 кг — Әмир Рәхимянов, Купка.
36 кг — Тимур Максимов, Югары Чура.
40 кг — Салават Нәбиев, Байлангар.
45 кг — Раяз Рәхимҗанов, Кукмара 4нче мәктәбе.
50 кг — Арсений Димитриев, Пчеловод.
55 кг — Кирилл Кузьмин, Поч-Кучук.
60 кг — Илнар Фәттахов, Олыяз.
65 кг — Йосыф Ибраһимов, Олыяз.
70 кг — Ленар Егоров, Вахит.
75 кг — Рүзәл Гыйззәтуллин, Байлангар.
80 кг — Ильяс Исмәгыйлев, Ядегәр.
80 кг-нан югары — Илшат Сафиуллин, Күкшел.

🏆Җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны алучыларга медальләр, дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

🙏Яшь көрәшчеләрне турнирның даими иганәчесе, Зур Кукмарадагы «Урал» хуҗалыгы җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов һәм ветеран-көрәшчеләр Рәмис Фәхретдинов, Валерий Федоров, Мөдәррис Фәттаховлар котладылар, киләчәктә дә спортта уңышларга ирешүләрен теләделәр.

Рәшит МИНЕГАЛИЕВ, автор фотосы

589 4
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max Рейтинг публикаций
API
API статистики API поиска публикаций
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности Публичная оферта
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot MXStatBot
Made by TGStat