MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям [new]
  • Мониторинг Max
Кукмор Татарстан | Хезмэт даны | Трудовая слава

22 Nov, 13:08

Открыть в Max Поделиться

📝Шигъри мизгелләр

🌺Сагыну

Авылыма кайтсам исем китте:
Юкка чыккан атлы сарайлар.
Без үскәндә, шул тирәгә җыелып
Гапләшәләр иде агайлар.

Атлар да юк инде, яннарымда
Чабышмыйлар җитез колыннар.
Шул атларны, колыннарны сагынып,
Моңсуланып калган болыннар.

Ат саклаган, учак яккан чаклар
Калды инде сагынып сөйләргә.
Таңнар атып, көннәр җылынганда
Таралыша идек өйләргә.

Ишетелми гармун тавышлары
Авылымда айлы кичләрдә.
Әбиләр дә хәзер ипи салмый
Истәлекле кирпеч мичләрдә.

Кайда соң сез, таудан шаулап шуган
Чая кызлар, шаян малайлар?
Нигә бүген кызыкмыйлар сезгә
Көмеш чәчле әби-бабайлар?

Ишетелми балта тавышлары,
Тынып калган авыл урамы.
Алга барабыз дип сөйләнүләр
Әллә инде шушы буламы?!

Равил Фәттахов, Салтык-Ерыклы

594 6
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max Рейтинг публикаций
API
API статистики API поиска публикаций
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности Публичная оферта
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot MXStatBot
Made by TGStat