MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
Официальный канал МБОУ "АСОШ №2"

2 Oct, 16:34

Открыть в Max Поделиться

Буыннан буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган, заман җилләре дә ала алмаган, кешелек тарихы өчен бик кадерле булган кыйммәтләр бар. Шуларның иң әһәмиятлесе әдәби хәзинә дип атала. Әлеге хәзинәне, үз иҗатларын башкаларга бүләк иткән, мәңгелек мирас итеп калдырган, Актанышта яшәп иҗат итүче шагыйрьләребез бүген мәктәбебезгә кунакка килде. Алар "Агыйдел дулкыннары" иҗат берләшмәсе әгъзалары: Лилия Гыйлем, Әлфисә Гыймазова, Фәймә Зәйнуллина, Алсу Галиева.
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан үткәрелгән әлеге очрашуда язучыларның чыгышлары, киңәшләре тыңланды, шигырьләре укылды, укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар алынды, күңелле җырлар, дәртле биюләр башкарылды, иҗат күргәзмәсе эшләде.
Ә икенче бүлектә исә кунакларыбыз классларда осталык дәресләре үткәреп, балалар күңелендә соклану, иҗатка, әдәбиятка мәхәббәт уяттылар.
Гомумән, кичә бик тәэсирле, эчтәлекле, кызыклы һәм файдалы булды. Милләтебезне саклауга керткән өлешләре өчен һәм безнең укучыларыбызны ихтирам итеп, вакыт табып килгән язучыларыбызга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Иҗат уңышлары телибез! Сау-сәламәт булыгыз! Сез – үз телебезгә, милләтебезгә гашыйк һәм йөрәгегездә халкыбызның көч-куәтенә, батырлыгына, аның якты киләчәгенә ныклы ышаныч йөртүчеләр. Киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын!
Ә безнең күңелләрдә бүген туган якты хисләр озак сакланыр, очрашу җылылыгы киләчәктә гел рухландырып торыр.

371 4
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat