24 сентябрь көнне Күҗәкә мәктәбендә ата-аналар комитеты әгъзасы Ахмадуллин Руслан укучыларның ашатуларын оештырылуын тикшерде. Әзерләнгән ризыкның сыйфатлы, меню буенча булуын күрде. Тәмен тикшерде. Ашханәдә чисталык булуыннан, балаларның ризыкларны яратып ашавыннан канәгать калды.