Хөрмәтле мөгәллимнәр һәм мәгариф ветераннары! Чын күңелемнән һөнәри бәйрәмебез белән тәбриклим! Ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле һәм рәхәт тормыш, иҗади һәм һөнәри уңышлар телим! Якыннарыгыз һәрчак сөендереп торсыннар! Һәр көн шатлык һәм сөенечләр алып килсен! Беренче мәктәп Сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә районыбыз һәм республикабызда билгеле,алдынгы, ныклы белем һәм тәрбия бирүче мәктәп! Хезмәтегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм! Алга таба да сау-сәламәт, бердәм булып мәктәбебезне алдынгы урыннарла тотып хезмәт куярга язсын!Зур хөрмәт һәм ихтирам белән, Актаныш беренче урта мәктәбе директоры Альберт Мансуров!