Актаныш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең “Сердәш дулкыннарында” түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар чыгышы илкүләм мәгълүм дата – Укытучылар көненә багышлана. Ә сәхифәне исә лаеклы ялдагы мөгаллимә, Татарстанның атказанган укытучысы, иҗади җанлы күп сандагы шигырьләр, җырлар авторы Вәзилә Чинаева әзерләде.