Репост из: Неизвестно
Районыбызның Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар мәктәбенең Алдынгылар хәрәкәте "Бөркет" командасы патриотик юнәлештә нәтиҗәле эшчәнлекләре белән республика слетына сайлап алынды. 25-27 сентябрь көннәрендә яшьләрне спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр әзерләү үзәге булган Патриот республика узәгендә узучы "Тарихны саклаучылар" региональ слеты төрле районнардан актив укучыларны үзенә җыйган иде. Алар үзләре алып килгән проектларын якладылар, төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар, үзләрен күрсәттеләр, бер-берсе белән аралашып, тәҗрибә тупладылар. Команда күкрәк билгесе, киемнәр һәм диплом белән бүләкләнде, ә Алдынгылар хәрәкәтенең җитәкчесе- мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Эльвира Даннур кызы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шушы алып барган эшчәнлекләре белән әле ике ай элек кенә рәсәйкүләм бәйгедә 200 мең сум Грант оту бәхетенә ирешкәннәр иде, бу уку елында да хәрәкәтне тагы да җанландырып, югары баскычларга менүләрен теләп калабыз.