Бүген Пучы авылы мәктәбенең спорт залында Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан 2011 елда туган һәм аннан кечерәк яшүсмерләр арасында районара милли көрәш ярышы узды.
🤼 Ярышта Актаныш һәм Минзәлә районнары мәктәпләреннән килгән яшь спортчылар 11 үлчәү авырлыгында көч сынашты. Көрәшчеләр олимпия системасы буенча бил алышты.
🏆 Ярыш нәтиҗәләре буенча үз үлчәү авырлыкларында җиңү яулаган спортчыларга мактау кәгазьләре һәм призлар тапшырылды.
Мәктәбебезнең 9 нчы класс укучысы Гизетдинов Рүзәл 1 нче урынга лаек булды. Афәрин, котлыйбыз!
5 нче класс укучылары Кулиев Салават, Мингазов Айназ, Нурисламов Әмир үз категорияләрендә көрәшеп, чирканчык алдылар.