MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского МР РТ

24 Sep, 18:29

Открыть в Max Поделиться

Prev Next
24 нче сентябрь көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Салават күпере" журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлназ Зиятдин кызы Ярмиева кунакта булды. Укучылар "Салават күпере" журналын сәхнәдән җыр-бию, уеннар аша "укыдылар", журналның серле ачкычын шулай ачтылар. Балаларның чыгышыннан күренгәнчә, 36 нчы ел чыгып килүче әлеге журнал матурлыкка, әдәпкә, тәрбиялелеккә өндәүче генә түгел, ә чын-чынлап дуслык күпере. Очрашу барышында Гөлназ Зиятдин кызы "Салават күпере" журналы тарафыннан фән һәм мәгариф министрлыгы белән берлектә, шагыйрь Г.Тукайның 140 еллыгы уңаеннан үткәрелгән
Республикакүләм бәйгедә лауреат булган укучыларга һәм аларның җитәкчесе Зөлфия Фәвәдис кызы Шәемовага дипломнар һәм бүләкләр тапшырды, мөгаллимнәр һәм балалар бакчасында хезмәт куючы педагогларга ярдәмлек булырлык заманча зәвыклы журналның мөмкинлекләре белән таныштырды. Музыкаль-әдәби очрашу укучыларның үзләрен кызыксындырган сораулары белән үрелеп барды. Кунаклар мәктәп тормышы, музей эшчәнлеге белән якыннан танышты. Чара татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

288 5
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat