Грипптан вакцина ясатыр вакыт
Әңгәмәдәш – район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы
Чулпан Ситдыйкова.–
Чулпан Равиловна, көзгә кердек, кышка да озак калмады. Грипп турында сөйләшер вакыт.– Грипп киң таралган, вируслар китереп чыгара торган җитди чир. Ул көзге-кышкы чорда кискенләшеп китә. Гриппны башка салкын тиеп авырулардан аеруы кыен. Шуңа күрә аны күпләр гадәти бер салкын тию генә дип кабул итә.
–
Билгеләре? – Вирус йоктырган очракта температура югары күтәрелә, баш каты авырта һәм гәүдә, тән сызлана. Күп очракта каты итеп йөткертә. Коры йөткерү бу. Йөткергән вакытта күкрәк турысы авырта. Бит, күзләр кызаруы ихтимал. Авырту билгеләре 3-5 көн дәвам итә. Дәваланган очракта авыру савыга башлый.
–
Гриппның хәтәрлеге нидә?– Грипп төрле катлаулылыклар китереп чыгарырга мөмкин. Үпкә ялкынсынуы, йөрәк-кан юллары, хроник авырулар кискенләшеп китүе ихтимал.
–
Грипп ничек йога?– Грипп авырган кешедән йөткерү, төчкерүләр, якын килеп сөйләшкән, сулыш алган вакытта һ.б. аша йога. Вирус бик тиз тарала. Йоктырганның беренче көненнән үк вирусны башкаларга ияртү куркынычы туа.
–
Бүген Арча районында грипп белән авыру очраклары бармы?-- Әлегә районда грипп белән авыру очраклары теркәлмәгән. Ә авырмас өчен сакланырга, узеңне һәм якыннарыңны грипптан саклау өчен вакцина ясатырга ин кулай вакыт.
–
Бу турыда киңрәк.– Прививка ясау кампаниясе гадәттә сентябрь-октябрьдә башлана. Салкыннар башланганчы иммунитетны ныгыту өчен шулай эшләнә. Иң нәтиҗәле һәм исбатланган ысул бу.
–
Вакцинага шикләнеп караучыларга ни диярсез? – Заман вакциналары алар безнең иммунитетны ныгытучы иң куркынычсыз чаралар. Аларда вирусның бик аз күләмдә, актив булмаган фрагментлары бар. Бу исә вакцина ясаткан очракта грипп белән авыру куркынычы тудырмый. Барлык вакциналар да дәүләт сертификациясенә ия, куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә. Организмда вакцина вируска каршы торучы тәнчекләр эшләп чыгаруга ярдәм итә. Кышкы чорда организм грипп вирусы белән очрашкач, шул тэнчеклэр вирусны юкка чыгара яки кеше җиңелчә генә авырый. Барлык кешеләргә дә гриппка каршы вакцина ясарга киңәш итәбез.
–
Кемнәргә бигрәк тә вакцина ясатырга кирәк?Калганын моннан укыгыз.