MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
МУ "Управление культуры" Арского муниципального района РТ

29 Sep, 20:31

Открыть в Max Поделиться

01:32
Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
01:29
Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
04:06
Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Prev Next
Арчада милли моңнар яңгырады!🪗

Бүген Арча шәһәрендә күпкырлы шәхес, Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы, композитор Рамил Курамшин исемендәге Х нчы баянчылар һәм гармунчылар төбәкара бәйгесе, «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале гөрләп узды.

Ерак араларны якын итеп килгән милләттәшләребез, халкыбызның милли моңнарын яңгыратучы иҗатчылар җыелды.

Заманалар үзгәреш кичерә. Әмма гармунчы, баянчыларның абруе кимеми. Алар һәр бәйрәмнең, һәр чараның бизәге, мәңгелек кыйммәтләрне саклаучылар. Татар халкы элек-электән җырга, моңга бай халык. Бүген бирегә телебез, милли җырларыбыз, көйләребез, гореф-гадәтләребезне танытучылар җыелган, һәм аларның күп булуы бик куандыра. Әлбәттә, мондый иҗатчылар булганда, гармун, тальян моңнары тынмас.

Бик зур рәхмәт барлык катнашучыларга һәм аларга бәя биргән мәртәбәле жюрига!

Арча муниципаль районы башлыгы: @А.Г.Хисаметдинов

Рамил Курамшин исемендәге бәйгенең районыбызда 10 нчы тапкыр узуы аның әһәмияте турында ачык сөйли. Рамил Курамшин — татар баян музыкасын үстерүдә фидакарьләрчә хезмәт иткән шәхес. Аның баян өчен язган күпсанлы әсәрләрен бүген музыка мәктәпләрендә, консерваторияләрдә уйныйлар. Үзеннән соң никадәр зур байлык калдырган шәхеснең юлын дәвам итүчеләр, иҗатын үстерүчеләр булсын иде, дигән теләктә калам.

Бүгенге фестивальдә районыбыз кунакларын һәм үзебезнекеләрне зурладык. Сәхнәдә Арча, Балтач, Кукмара, Теләче, Балык Бистәсе, Биектау, Әтнә районнарыннан, шулай ук Казан, Киров өлкәсеннән, Йошкар-Ола һәм Башкортстан Республикаларыннан килгән милләттәшләребез чыгыш ясады.

Мондый очрашулар милләтебезне берләштерә, аңа көч һәм рухи ныклык өсти. Арча җире һәрвакыт талантларга бай булсын!

320 2 1 20
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat