КУЛ ЭШЛӘРЕНДӘ-КҮҢЕЛ ҖЫЛЫСЫ
Бүген районыбызның "Казан арты" тарих-этнография музеенда Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында "Кул җылысы" дип исемләнгән күргәзмә-ярминкә узды. Биредә өлкәннәребезнең кул эшләре урын алды. Катнашучыларның иҗат җимешләреннән оештырылган күргәзмәдә нәрсә генә юк: чигелгән картиналар, урындыкларга япмалар, шәл, оекбаш һәм бияләйләр. Барысы да игътибарга һәм мактауга лаек. Фантазияне эшкә җигеп, бөтен булган осталыкны кулланып, зәвык белән башкарылганнар. Һәрберсен озаклап сокланып карап торырлык.
Өлкәннәребез яшь вакытларында аулак өйләрдә ничек итеп бәйләү ярышлары оештырулары һәм уйнаган уеннары турында кызык итеп сөйләделәр, киләчәктә дә мондый чараларны еш уздырырга кирәк дигән фикергә килделәр.
#АрскКультура #АрскийРДК