MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
Арская центральная библиотека

24 Sep, 20:14

Открыть в Max Поделиться

Prev Next
💥 Татар әдәбиятының иң якты йолдызы.
Бүген китапханәбездә күренекле татар язучысы, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче, татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе, СССР Язучылар берлеге әгъзасы якташыбыз Мәхмүт Галәүнең туууына 140 ел тулу уңаеннан “Болганчык еллар җырчысы” дип аталган әдәби чара узды.

Әдәби кичәдә Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең Төхфәтуллина Ә.Г. җитәкчелегендәге 332 нче группа студентлары, китапханәчеләр катнашты. Кичәгә махсус кунак буларак якташыбызның туган ягы Ташкичү авылыннан “Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе” нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Алсу Тәфкил кызы чакырылган иде.

Чарада язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында бай мәгълүмат бирелде, “Болганчык еллар”, “Мөхәҗирләр” әсәрләреннән өзекләр укылды. Алсу Тәфкил кызы хөрмәтле якташыбызның гаилә тарихы, авылдашлары көче белән исемен мәңгеләштерү максатыннан башкарылган эшләр турында бай мәгълүмат бирде, кызыклы истәлекләр белән таныштырды. Чара кунаклары Мәхмүт Галәүнең дилогиясе буенча куелган “Болганчык еллар. Мөһаҗирләр” спектакленнән өзек карадылар.

📚 Әдәби кичә кунакларына китап күргәзмәсе тәкьдим ителде,әсәрләрен укып танышырга кирәклек әйтелде. Чарада катнашучылар кичәдән канәгать калдылар, бай мәгълүмат алдылар.
#АрскКультура #АрскаяЦентральнаяБиблиотека

83 13
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat